Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”.
Визитная карточка
| Адрес: | 423965, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старый Каразерик, ул. Тукая, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-934-22-68 |
| E-Mail: | Shkola.Karazerik@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каразерикская СОШ им.Г.Вильданова" |
| Руководитель: | Шакирова Миляуша Миннеяровна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 39 обучающихся (иностранные граждане отсутствуют) 39 укучы белем ала |
| У нас учат: | 12 педагогов 12 укытучы белем бирэ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”. - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Поздравление ветеранов 06.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган концертта Каразирек мәктәбенең бар классы да бик актив катнашты. Авылдаш - тамашачылар укучыларның матур җырларын, дәртле биюләрен, эчтәлекле шигырьләрен яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. Калимова Г.Р.
-
Әдәби-музыкаль монтаж. 06.05.2017

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, 7 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Г.Р.Котдусова) Көрәш-Бүләк, Бәйрәкә-Тамак һәм Иске Каразирек авылларында “Тик була күрмәсен сугышлар, җирдә булсын бары чын дуслык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль монтаж белән чыгыш ясадылар . Укучылар барлык кешеләрне бәйрәм белән котладылар, аларга сәламәтлек, озын гомер теләделәр. Бу бәйрәмгә сугыш чоры балалары, авылдашлар, кунаклар, укучылар чакырылды. Сугыш чоры балалары үзләренең күргән авырлыклары, истәлекләре белән уртаклаштылар, илләребезнең тыныч булуын теләделәр. Яу кырында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәлгә венок салынды һәм бер минут тынлык белән искә алынды. Укучылар сугыш темасына, сугыш чоры кешеләренең фидакарь хезмәтенә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм кичәсе ветераннар күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар укучыларга рәхмәт сүзләре әйтеп саубуллаштылар.
Әлфинә Гарипова.
-
Очрашу кичәсе. 06.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Каразирек укучылары бик күп чараларда катнашалар. 5 нче май көнне авыл китапханәсендә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашу уздырылды.Чарада 2 нче классс укучылары да катнашты. Чараның максаты булып өлкән буынга ихтирам һәм дәһшәтле елларда хезмәт күрсәткән буынга хөрмәт тәрбияләү иде.Чара бик җанлы һәм бай эчтәлекле булды. Класс җитәкчесе Касимова Л.К.
-
Конкурс чтецов, посвященный 72 - летию Победы 05.05.2017

4 мая в РДК "Энергетик" прошел районный конкурс чтецов "Этих дней не смолкнет слава". 6 обучающихся нашей школы участвовали в данном конкурсе . Ученик 6 класса Галиуллин Алинур занял 3 призовое место (педагог Ф.Р.Гарафиева), а остальные участники награждены сертификатом участника. Желаем дальнейших успехов и побед!
--
Рита Файзрахманова -
«Правнуки ветеранов рисуют победу!».
04.05.2017
Подведены итоги муниципального этапа Республиканского конкурса рисунков «Правнуки ветеранов рисуют победу!».
Цель рисунка:
Формирование у детей и подростков патриотических чувств, взглядов и убеждений, уважения к культурному и историческому прошлому России.
В возрастной категории 7-9 лет, ученик 3 класса Марданов Динар (педагог А.М.Гарипова) занял 3 призовое место. Мы поздравляем Динара с этой победой!
-
Бәйрәм алды очрашулары 03.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә Каразирек мәктәбендә зур очрашу үткәрелде. Укучылар белән очрашырга мәктәптә озак еллар эшләгән ветеран укытучылар һәм хезмәткәр абый-апалар чакырылды. Күбесенең балачак еллары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән бу өлкән буын - безнең өчен чын тормыш үрнәге. Үзләренең сабый чакларын күз яшьләрсез сөйли дә алмаган апалар укучыларны бүгенге тормышның кадерен белергә, тормышта үз урыннарын табу өчен тырышып укырга өндәде . Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Мәктәптә эшләгән чорда булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерү, авыл тормышыннан истәлекләрне яңарту, бер-беребезне исән-сау күрү шатлыгы күңелләребезне җылытты. Бу очрашуларның дәвамлы булуын теләп саубуллашты өлкәннәребез. Кабат очрашырга насыйп булсын.
Калимова Г.Р. -
Истәлекле очрашу 03.05.2017

8 сыйныф укучылары сугыш чоры балалары Валькаева Резеда Равилевна һәм Әнисә Ахсановна белән очраштылар. Алар үзләренең балачак хәтирәләре, кичерешләре, сугыштан соңгы вакыйгалар белән уртаклаштылар.
--
Алия Шакирова -
“Сугыш уты белән үрелгән балачак” 03.05.2017

3 нче май көнне без, башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары, мәктәптә сугыш чоры балалары белән “Сугыш уты белән үрелгән балачак” дигән исемдә әдәби – музыкаль кичә уздырдык. Бу кичәнең төп геройлары 1933 – 1945 елда туган, әтиләре сугышта үлеп калган, я булмаса хәбәрсез югалган сугыш чоры балалары иде. Без аларның һәрберсенә чакыру кәгазе язып, өләштек.
Кичәбез, ветеран укытучы Әлфия Галим кызы чыгышы белән башланып китте. Шулай ук техник хезмәткәрләр Доха апа, Әнисә апа Нуруллина, Нәсимә апалар укучыларга төпле фикерләр, файдалы киңәшләрен бирделәр
Кичәне башлангыч сыйныф укытучысы Л.К.Касимова алып барды, музыкаль яктан бизәлеш өчен җаваплы А.М.Гарипова . Кичәдә 41 тамашачы катнашты.
А.М.Гарипова, Л.К.Касимова
-
" Алиш эзләреннән"конференциясе нәтиҗәләре 02.05.2017

Каразирек мәктәбе укучылары " Алиш эзләреннән" исемле 4 нче республика фәнни-гамәли конференциядә катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 7 нче сыйныф укучысы Альмир Закиров "Шигърият бакчасы" номинациясендә мактаулы 2 нче урынга лаек булды. Аның хезмәте "Алиш эзләреннән" дигән җыентыкта урын алды. 8 нче сыйныф укучысы Азат Гәрәев та дипломга лаек булды. Җиңү көне якынлашкан көннәрдә батырлык турында сөйләшү укучыларга бик файдалы булды. Алган тәэсиратлар күңелләрдә озак сакланыр.
Гүзәлия Котдусова -
Неделя доброты 28.04.2017

Каразирек урта мәктәбенең 4 класс укучылары, Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында , авылның һәйкәл территориясен җыештыру эшен башлап җибәрделәр. Алар бик тырышып былтырдан калган үсемлек сабакларын, коелган яфракларны тырмалап бер урынга җыйдылар. Балалар тырышып эшләделәр, бу изге эштән канәгать калдылар.
--
Рита Файзрахманова







