Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрякинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423963, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Байряка, ул. Ютазинская, д. 5А |
| Телефон: | +7(855)-936-25-54 |
| E-Mail: | Bayryaka.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байрякинская СОШ" Ютазинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Абдуллин Ильнур Ильясович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 51 учащихся(иностранные граждане отсутствуют) /51 укучы белем ала |
| У нас учат: | 17 учителей /аларга 17 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрякинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе” - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Телефон доверия 31.03.2015

-
Ярминкә
06.03.2015
Бәйрәм алды ярминкәсе узды. Укучылар нинди генә тәмле ризыклар алып килмәгәннәр. Шунысы куандыра: күбесен үз куллары белән пешергәннәр, бизәгәннәр. Төрле печенье, кабартма, "кырмыска оясы", торт, пирог, пирожкилар - төрлесеннән. Әниләре белән әзерләгән мактаулы чәкчәк, кыстыбый, коймак, кош теле, тәбикмәк кебек татар халык ашлары мәктәп өстәлләренә күчкән. Тик монда да озак тормадылар - бик тиз товарга әйләнделәр. Әлеге бәйрәмдә укучылар үзләренең товар тәкъдим итү, сатулашу осталыкларын да күрсәттеләр. Ярминкәдән балалар күтәренке кәеф белән өйдәгеләргә күчтәнәчләр алып таралыштылар.
-
Укытучылар ГТО тапшыра 06.03.2015

Бәйрәкә мәктәбе укытучылары чаңгы спорты буенча ГТО нормалары тапшырды. Алар үзләренең хезмәткә һәм илне саклауга әзер икәнлекләрен расладылар.
-
Военизированные эстафеты 26.02.2015

-
"Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!" 25.02.2015

8,9нчы сыйныф укучылары өчен әлеге исемдәге әдәби кичә үтте. Кичәне татар теле укытучысы Сабирова В. С. әзерләде.
-
Башваткыч 24.02.2015

8 нче сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан алган белемнәренә таянып зирәклектә көч сынаштылар.
-
“Туган телем – татар теле” 21.02.2015

Гомуми линейкада 2нче сыйныф укучылары туган телгә багышланган шигырьләр һәм җырлар белән чыгыш ясадылар.
-
Лексик КВН 20.02.2015

Халыкара туган тел көне декадасы кысаларында 5, 6 нчы сыйныф укучылары арасында "Тел - күңел көзгесе" дип аталган лексик КВН узды. Укучылар туган тел байлыгын белүләре һәм матур сөйләм күнекмәләре буенча тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар.
-
Ветераннар белән очрашу 20.02.2015

Ул елларны ничек онытасың -
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Алып көче тоеп үзендә.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Шаулап калды иген өлгереп.
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше, карты - барысы өзелеп.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды, ятимнәр, - дип яза авылыбыз шагыйрәсе Саҗидә Гомәрова.
Бала-чагы авыр сугыш елларына туры килгән, әтисе яу кырында ятып калган Саҗидә апаны 7, 10нчы сыйныф укучылары очрашуга чакырды. Саҗидә апа үзенең Бөек Ватан сугышы елларына һәм әтисенә багышлап язган шигырьләрен укыды. 10 сыйныф укучылары “Әтием - ил сакчысы” темасына әзерләгән иҗади эшләре белән таныштырдылар.
-
Татар теле инфо сайтында татар теленнән халыкара олимпиада 19.02.2015

5-7 сыйныф укучылары олимпиадада катнаштылар.










