Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрякинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423963, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Байряка, ул. Ютазинская, д. 5А |
| Телефон: | +7(855)-936-25-54 |
| E-Mail: | Bayryaka.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байрякинская СОШ" Ютазинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Абдуллин Ильнур Ильясович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 51 учащихся(иностранные граждане отсутствуют) /51 укучы белем ала |
| У нас учат: | 17 учителей /аларга 17 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрякинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе” - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Весенняя неделя добра
20.04.2015
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы башланды. Бүген Мәрхәмәтле башлангычлар көне. 5нче сыйныф укучылары иртән гомуми линейкада яхшылык, игелеклелек турында шигырьләр укыдылар, авыл үзәгендә флэшмоб оештырдылар һәм авыл халкына Мәрхәмәтлелек атнасы турында игълан иттеләр. Урта сыйныф укучылары башлангыч класс кабинетларын җыештыруда ярдәм күрсәттеләр.
-
Чисталык дәресе 18.04.2015

8, 10, 11 сыйныф укучылары катнашында Чисталык дәресе үтте. Дәресне биология укытучысы Әһлиуллина Д. М. әзерләде.
-
Бердәм батырлык дәресе 09.04.2015

Бүген мәктәптә һәр сыйныфта "Ул елларга баш иик", "Онытырлык түгел", "Мәскәү янындагы сугышлар" һ.б. исемнәр астында батырлык дәресләре үтте.
-
Прогноз безопасности
09.04.2015
Физика укытучысы Ямаев Ф. Ф. 8 сыйныфта "Һава шартларының юл хәрәкәте иминлегенә тәэсире" темасына дәрес үткәрде. Укытучы томан, бозлавык, яңгыр һ. б. табигать күренешләренең юлда йөрүчеләр өчен куркыныч тудыруын физик экспериментлар аша исбатлады.
-
Будь готов! Скажи, нет! 07.04.2015

Акция "Будь готов! Скажи, нет!" проведена в центре села. Участники пректа разъяснили что любые действия с наркотиками являются уголовно наказуемыми: приобретение, продажа, изготовление, хранение, употребление. Собрали с жителей села подписи "С извлечениями из Закона ознакомлен".
-
Субботник 04.04.2015

Бүген укучылар мәктәп һәм мәктәп яны территориясен җыештырдылар, кар тараттылар.
-
Батырлык дәресе 03.04.2015

10нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Әһлиуллина Диләрә Миннерахмановна җитәкчелегендә "Җиңүче-укытучылар" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Алар сугыштан җиңү яулап кайткан һәм хезмәт юлын мәктәптә дәвам иткән хезмәткәрләр турында презентация әзерләгәннәр. Очрашуга чакырылган кунак - ветеран укытучы Халикова Галия Идиятовна үзе күреп белгән, бергә эшләгән укытучылар турында тулырак мәгълүмат бирде.
-
Зарница - 2015
03.04.2015
Наша команда заняла I место в соревнаваниях по строевому смотру в военно-спортивной игре "Зарница - 2015"
-
Дару үләннәре җыю 02.04.2015

Мәктәп укучылары дару үләннәре әзерләүдә катнашалар. Бүген 5нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән авыл читендәге наратлыкка экскурсиягә бардылар. Саф һавада уеннар белән файдалы эшне аралаштырып ял итеп кайттылар.
-
Профориентация 01.04.2015

Баулы аграр көллиятеннән вәкилләр 9нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Алар әлеге уку йорты турында мәгълүмат җиткерделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.










