Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 8 |
У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Тукай әкиятләренә сәяхәт! 27.04.2021
Г.Тукай әсәрләре буенча төзелгән музыкалы күңел ачу чарасына бүген кунаклар килделәр. 98нче мәктәпнең укучылары һәм укытучылары мәктәп белән арадашлык эше кысаларында бәйрәмебездә чыгыш ясадылар.
-
Бүген Г.Тукайга - 135 ел! 26.04.2021
Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен үзенчәлекле итеп үткәрергә уйладык. Әти-әниләребез белән бергәләшеп Тукай һәйкәленә чәчкәләр куеп, шигырь сөйләп, җырлап, бөек шагыйребезгә баш иер өчен экскурсиягә юл тоттык.
-
"Тукай - мәңге йөрәкләрдә" проекты 22.04.2021
"Тукай - мәңге йөрәкләрдә" проектын башладык. Бөек шагыйрьнең әсәрләрен уку белән рәттән, иҗатын үзебезнең технологияләр аша өйрәнәбез - интеллект карталар, Пропп карталары һәм күзаллап модельләштерү аша.
-
Тукайны гаилә белән укыйбыз 19.04.2021
Г.Тукайның 135еллык юбилей датасына багышланган проектны акция белән ачып җибәрәбез. Балалар әти-әниләр белән Г.Тукайның әсәрләрен укыйлар. Әти-әниләр социаль челтәрләрдә укуның язмасын куялар.
-
Космик фантазияләрнең нәтиҗәләре 16.04.2021
"Космик фантазия" дип аталган кул эшләре конкурсын нәтиҗәләдек. 47 бала һәм гаилә катнашты. Кул эшләре белән күргәзмәдә танышып китә аласыз.
-
Космонавтика көне белән! 12.04.2021
Бүген бакчабызда Космонавтика көне үтте. Бу елны юбилей - кешенең галәмгә чыгуына 60 ел. Бәйрәмне билгеләп китү максатыннан бакчада мавыктыргыч, кызыклы, спорт уеннары белән аралаштырган күңел ачу чарасы оештырылды. Балалар космоска юл алдылар: аларга Космонавт булышты, юлда инопланетянин Бимбимны очраттылар.
-
Космик фантазияләр 10.04.2021
Бакчабызда кешенең галәмгә очуына 60 ел булуы уңаеннан кул эшләре конкурсы бара. Балалар космик галәм темасына үзләре теләгән кул эшләрен ясыйлар.
-
Тәрәз төбендә бакча 22.03.2021
Бүген бакчабызда "Тәрәз төбендә бакча" исемле акция башланып китте. Язга әзерлек эше итеп чәчәкләр үстерәбез. Суган утыртып, үсемлекнең ничек үсүен күзәтәбез.
-
Комплектование детского сада на новый 2021-2022 учебный год
22.03.2021
Уважаемые родители!
01 апреля 2021 года начинается комплектование детского сада на новый 2021-2022 учебный год.
Комплектование учреждения осуществляется через республиканскую систему АИС «Электронный детский сад».
Запланирован прием в детский сад детей следующих возрастных категорий:
по адресу ул. Сары Садыковой,3 (основное здание)
Возрастная категория
Количество свободных мест
2-3
0
3-4
46
4-5
0
5-6
0
6-7
0
по адресу ул. Нариманова д.70 (филиал)
Возрастная категория
Количество свободных мест
2-3
0
3-4
12
4-5
4
5-6
2
6-7
0
Напоминаем о необходимости отслеживания очередности ребенка на Портале государственных и муниципальных услуг РТ.
Срок действия статуса «направлен в ДОУ№273»- 30 дней.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 21.03.2021
Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә. Нәүрүз бәйрәме дөньядагы иң борынгы бәйрәм санала. Бакчабызда Нәүрүз бәйрәмен уздырдык. Балалар милли бәйрәмнәрне белергә тиешләр.