Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 8 |
У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Китапханәгә экскурсия 05.02.2021
Проект кысаларында һәрбер төркем китапханәгә экскурсиягә барды. Ә китапханәбез үзебездә. Кечкенә генә булса да, балаларның әдәби үсешенә үзенең өлешен кертә.
-
Туган телебез 01.02.2021
Бакчабызда Туган телләр елына багышланган чаралар башланып китте. Иң беренче итеп 21 февральдә бәйрәм ителүче Халыкара Туган телләр көненә багышланган проект эшли башлады. Өч атнага сузылган проектта бик күп чаралар каралган. Иң мөһиме, балаларны әдәбият белән, язучылар иҗаты белән таныштыру.
-
Әкият илендә 30.01.2021
Бакчабызда "Әкият илендә" дип аталган кардан сыннар ясау конкурсы бара. Һәрбер төркем үзенә бер әкият сайлап, аның геройларыннан сыннар ясарга тиеш иде. Балалар да, әти-әниләр дә кушылдылар. Хәзер һәрбер төркемнең мәйданчыгы әкият иленә ошап калды.
-
"В гостях у бабушки" 29.01.2021
В рамках изучения русского языка с воспитателем Габдрахмановой Фирдаус Талгатовной, были проведены итоговые мероприятия в младших группах по теме домашние животные и птицы. Детям очень понравилось путешествие в деревню. Были поставлены следующие цели: учить детей называть домашних животных, расширять словарный запас, развивать память,речь, воспитывать любовь к животным, которые были успешно достигнуты.
-
Звездный билет
25.01.2021
Минлебаева Эмилия, "Звездный билет" конкурсында катнашып 1нче урынга лаек булды. Бу конкурс бик авырлардан санала, чөнки шигырь түгел, проза сөйләргә кирәк. Эмилия өчен без А.Волковның "Волшебник изумрудного города" әсәреннән Гингема образы сайладык. Ул аны чын артистларча башкарып чыкты. Без аны котлыйбыз!
-
2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак 11.01.2021
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. «Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм», — диде Президент. «Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — диде Президент.
-
Яңа еллар белән!!! 01.01.2021
Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын!
-
Яңа ел бәйрәмнәре 25.12.2020
Һәрбер төркемдә үзенчәлекле матур, кызыклы итеп Яңа ел бәйрәмнәре үтте. Кызганычка каршы, билгеле сәбәпләр аркасында, әти-әниләр бәйрәмнәргә килә алмадылар. Ләкин бу балаларның кәефен бер дә төшермәде. Рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, бүләкләнделәр!
-
"Кыш матурлыгы" 22.12.2020
Бу елны матур конкурс белән төгәлләргә булдык. Төркемнәрдә Яңа ел почмаклары булдырдык. Балаларга Яңа ел кәефе, ә безгә кызык һәм матурлык! Әти-әниләрнең активлыгына исебез китте: алар тырышмаса, моның хәтле матурлык булмас иде.
-
Шигырь сөйләүчеләр конкурсы "Кыш-кышкай" 10.12.2020
Бүген бакчабызда "Кыш-кышкай" дигән шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды. Балалар кечкенәләрдән алып зурларга кадәр бик актив булдылар. Сабыйлар өчен мондый конкурслар башкару осталыгын яхшыртырга, аралашырга мөмкинлек бирә, аудитория каршында чыгыш ясау, оялу гадәтен басу өчен дә бик яхшы.