Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 8 |
У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
25 апрель-бөтен Рәсәй Эколяталар көне 25.04.2023
Бүген, 25 апрель- бөтен Рәсәй Эколяталар көне. Безнең бакчабыз да Эколяталар көнен бик теләп үткәрде. Икенче төркем балалары экологик акциядә катнашса, зурлар төркеме яшь чыршылар утыртты, Эколята геройларын рәсемгә төшерде. Уртанчылар төркеме тәрәзә төбендәге үзләре утырткан бакчаны тәрбияләде. Ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалалары тәрбиячеләренә үз мәйданчыкларын (участокларын) җыештырырга булышты.
-
Ләбиб Лерон белән очрашу 19.04.2023
Бүген бездә кунакта Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон. Ул балаларыбызга узенең күңелле шигырьләрен укыды. Балаларыбыз да җавапсыз калмады: аның шигырьләрен сәньгатьле итеп сөйләделәр.
-
Яхшылык дәресе 17.04.2023
Бездә кунакта "Песи һәм эт" ("Кот и пёс") приютының директоры Альберт Галиев. Ул балаларга яхшылык, кешелеклелек дәресе уздырды. Балалар һәм әти-әниләр ярдәме белән ике ай дәвамында җыелган кормны, кирәк-яракларны "Песи һәм эт" ("Кот и пес") приютына тапшырдык.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2023
Иң беренче булып галәм киңлекләрен яулаган кеше – Ю.А.Гагарин. Шуннан бирле 12нче апрель һәр елны Космонавтика көне билгеләп үтелә.
Бакча баласы булсам да
Юрий Гагарин кебек
Очасым килә күккә.
Галәмнең барлык серләрен
Ачасым килә минем
Илебезнең батыр улы
Буласым килә минем.
-
Юлда йөрсәң, бул өлгер! Юлның кагыйдәләрен бел! 06.04.2023
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә бүген юл йөрү хәрәкәтләренә багышланган йомгаклау кичәсе узды. Балаларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен уеннар һәм җырлар ярдәмендә тагын бер кат искә төшереп кабатладылар. Юллардагы иминлек өчен аларның никадәрле кирәкле икәнлегенә инандылар.
-
"Язгы кояш" күргәзмәсе 21.03.2023
Бакчабызда язгы кояш темасына кул эшләре конкурсы үтә: нинди генә кояшлар җыелмады бездә, бакчабызга яз килде. Ул Нәүрүз бәйрәменә багышланган. Нәүрүз бәйрәмендә барлык катнашучыларны котлап үтәбез.
-
Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын! 21.03.2023
Балаларыбыз бүген бакчабызда Нәүрүз бәйрәмен каршы алдылар.
-
Тәрбиячеләр өчен методик берләшмә 16.03.2023
Бүген бакчабызда татар төркемнәрендә эшләүче һәм татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр өчен методик берләшмә эшен уздырды. Безнең тәрбиячеләр алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашты. Бакчабызда эшләп килүче "Идел буена сәяхәт" проекты белән якыннанрак таныштырдык, мастер-класслар үткәрдек: халык уеннары, драматизация, йолалар, халык кул эшләре аша ничек сөйләм үстереп була?
-
8нче март бәйрәме белән ӘНИЛӘР! 08.03.2023
Бакчабызда 8нче март - Хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмнәр узды. Һәрбер төркемдә бәйрәм атмосферасы аерылып торды. Бигрәк тә әниләрнең актив катнашулары куандырды.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2023
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне
. Барлык төркемнәр дә бу бәйрәмне уеннар белән каршы алды. Безнең саклаучыларыбыз кебек уңган-булган
, җитез-өлгер
, нык-көчле
булып үсәчәкләр балалар!