Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 8 |
У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Шигырь укучылар бәйгесе 18.11.2022
Бүген бакчабызда Халык бердәмлеге көненә багышланган шигырь укучылар бәйрәме узды. Балалар туган илгә, халык дуслыгына багышланган шигырьләр сөйләделәр. Иң актив төркем мәктәпкә әзерлек төркеме булды. Иң матур сөйләүчеләрне видеолар арасында табып була. Без алар белән горурланабыз!
-
Эстафета "Кабаклар Алмаларга каршы" 09.11.2022
Өлкәннәр һәм өлкәннәр логопедия төркемендә бүген әти-әниләр белән берлектә эстафета булды. Рус телендә узган бу чарада балалар рус телендә сөйләм үстерү һәм логопедия шөгыльләрендә "Фрукты-овощи" темасына өйрәнгән белемнәрен күрсәттеләр. Командалы уен кызыклы узды, кунакка Помидора Томатовна һәм разбойник Лимонстр килде. Әти-әниләр дә актив катнашты: балаларга яшелчә һәм җиләк-җимештән креатив ашамлыклар әзерләделәр.
-
Халык бердәмлеге көне 09.11.2022
В рамках мероприятий, посвященных Дню Народного Единства, старшая группа под руководством педагога по обучению русскому языку Фирдаус Талгатовны приготовила развлечение "Матрешка - душа России". Зрителями стали старшая и подготовительная группа.
-
Халык бердәмлеге көне белән! 04.11.2022
Аерылганны - аю, бүленгәнне бүре
Ашар дигән безнең әбиләр.
Бердәм булып, тату яшик, дуслар,
Ашамасын безне "бүреләр".
Бердәм булыйк, дуслар, кайгыларда,
Шатлыкларда бергә кайнашыйк.
Нинди генә хәлдә калсак та без,
Дуслар булып калыйк, аңлашыйк.
Төрле милләт халкы булсак та без
Илебезгә телик тынычлык.
Тормышыбыз рәхәт, өстәлләр мул,
Яшик, дуслар, күрми кыенлык.
Диннәр төрле, ләкин теләкләр бер,
Без тынычлык кына телибез.
Һәр туар таң бәхет алып килсен,
Чәчәк атсын туган илебез.
Р. ФӘТТАХОВА
-
"Көзге матурлык" күргәзмәсе 19.10.2022
Балалар һәм әти-әниләр бик яратып бакчабызда үтүче төрле күргәзмәләрдә катнашалар. Менә көз темасына да күргәзмә искитәрлек килеп чыкты. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт!
-
"Театр йолдызлары" конкурсында катнашабыз 14.10.2022
Ел саен районкүләм үтүче театр конкурсы "Театр йолдызларында" катнашабыз. Бу ел Резеда Валиеваның "Кыңгырау чәчәге" әкиятен куйдык. Шулай ук эшебез республика конкурсы "Сәйяр"гә дә китте.
-
"Халык мәрҗәннәре" проекты 12.10.2022
Бакчабызда күптәннән "Халык мәрҗәннәре" исемле проект эшләп килә. Бу проектта әти-әниләр белән бергәлектә туган ягыбызның күренекле шәхесләре белән танышу, аларның иҗатын өйрәнү бара. Проектның җимеше булып тере очрашулар тора. Шулай безнең балалар янына очрашуга композитор Наилә Яхина килде. Наилә ханымның җырлары искиткеч җиңел һәм матур. Балалар ул җырларны хисләнеп башкаралар. "Ел фасыллары буенча сәяхәт" дип исемләнгән кичәдә тулаем композиторның җырлары кулланылды.
Шулай ук кичәбезнең кунаклары булып Мәгариф Министрлыгыннан Минзәлия Загреевна һәм Йолдыз Шамилевна килделәр. -
Олылар көне 01.10.2022
Ел саен бу көнне без олы хезмәттәшләребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Без аларны күрергә бик шатбыз.
Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.Өлкәннәр көне белән кадерлеләребез!!!
-
Мәрхәмәтлек атналыгы 13.09.2022
Бакчабызда Мәрхәмәтлек атналыгы узды. Бигрәк тә актив кечкенәләр төркеме булды - йортсыз хайваннарга азык җыюда тырышып катнаштылар.
-
Бөҗәкләрне өйрәнәбез 10.08.2022
Табигатьне яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә омтылучы балалар төрбияләр өчен бөҗәкләр дөньясы белән таныштыруны дәвам итәбез.