Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | ds24.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
"Цифровая дидактика: от инсайтов до реальных технологий" конференциясе 19.10.2022

Россия күләмендә үткәрелүче "Цифровая дидактика: от инсайтов до реальных технологий" конференциясендә булып кайттык.⠀
Конференция Казан федераль университеты бинасында үтте.Белем бирүдә IT технологияләр, балалар бакчасында программирование, робототехника һ.б. кызыклы һәм файдалы темаларга чыгышлар тыңладык.⠀ -
Бәйгедә катнашабыз! 18.10.2022

Шешә бөкеләре кулланып ясалган костюмнар белән "ЭкоМода" бәйгесендә катнашабыз!
Костюмнар бар, ләкин аларны ничек атарга дип баш ватабыз.
Ә катнашучыларыбызга уңышлар телибез! -
Көзге фотозона 17.10.2022

Бакчабызның үз фотозонасына чакырабыз сезне!
Агачлардагы яфраклар көннән-көн кими, көннәр дә суынганнан-суына.Ә бездә һәрчак жылы. Фотога төшәр өчен еракка барып йөрисе дә юк.Көзнең матур мизгелләрен бергәләп үткәрик! Уңышлы, имин эш атналары булсын! -
"Алтын көз!" 14.10.2022

Бакчабызда "Көзге муллык" темасына багышланган кул эшләнмәләре (поделки) бәйгесен игълан итәбез.Вакыты: 14-25 октябрь.Балаларыгыз белән бергә ясаган эшләнмәләр көтеп калабыз сездән!⠀
Үз чиратыбызда, без дә тик ятмыйбыз.Тәрбиячеләребез Гүзәл Альбертовна һәм Диләрә Марселевна балалар белән бергә "Мин һәм Кызыл китап" кул эшләнмәләре бәйгесендә катнашып та өлгерделәр. Бәйгенең төп шарты - Кызыл китапка кертелгән үсемлек, бөжәк, хайваннарны сурәтләргә, ясарга кирәк иде.Нәтижәләрне түземсезлек белән көтәбез.Ә сезгә ижади уңышлар телибез -
Мобилизациягә багышланган киңәшмә 14.10.2022

Кичә ашыгыч рәвештә мәктәп, бакчаларның житәкчеләрен киңәшмәгә жыйдылар.
Киңәшмәнең темасы - мобилизацияләнгән ирләрнең гаиләләренә ярдәм итү чаралары белән таныштыруга багышланган иде. Андый гаиләләргә нинди ярдәм итү юллары, нинди ташламалар каралганлыгын түбәндәге фотолардан карап, укып, танышып була.Әгәр сезнең арада яки танышларыгыз арасында шундый хәлдә калучылар бар икән бу мәгълүмат белән бүлешә аласыз.Безнең ата-аналар арасында мобилизацияләнгәннәр булса, сезгә каралган ташламалардан куллану өчен гариза яза аласыз.Без сезгә булышырга, ярдәм кулы сузарга әзербез.Сораулар туган очракта бакчабыз мөдире Айгөл Ганиевнага мөрәжәгать итә аласыз! -
Шахмат түгәрәге 10.10.2022

Шахмат - кызыклы, мавыктыргыч, файдалы уен.⠀
Логик, аналитик, ижади һәм абстрактлы фикерләүне үстерергә сәләтле.⠀
Шахмат уены - балаларда (шулай ук олыларда да) бер урында утырып тору, алдан фикер йөртү, планлаштыру кебек кирәкле күнекмәләрне формалаштыра.Шахмат уены белән кызыксынган балаларның мәктәптә өлгерүчәнлекләре дә башкалардан югарырак була.Шахмат түгәрәген - Родченкова Валентина Александровна алып бара.⠀ -
Нейрологоритмика түгәрәге 05.10.2022

Бакчабызда түгәрәкләр эшли башлады!⠀
Бүген нейрологоритмика түгәрәге белән таныштырырбыз сезне!⠀⠀Нейрологоритмика - үз эчендә логопедия һәм нейропсихология юнәлешләрен берләштерә. ⠀Аның максаты - балаларның сөйләм телләрен камилләштерү, музыканы тоемлау һәм ишетү сәләтләрен үстерү, иң гади бию күнегүләре белән таныштыру. ⠀Балалар шөгыль барышында музыка, хәрәкәт, сүзләр ярдәмендә төрле күнегүләр эшлиләр.⠀
Түгәрәкне - Гомәрова Лилия Вәкил кызы алып бара!⠀ -
Яхшылык җирдә ятмый! 05.10.2022

Баһаветдиновлар гаиләсенә барып кайттык.
Мәктәп һәм бакчаларда игълан ителгән яхшылык атнасы кысасында, әлеге гаиләгә матди ярдәм жыю оештырган идек.
Күмәк тырышлык белән жыелган акчаларны, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләгә тапшырып кайттык. Үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтләребезне белдерәбез! Изгелек жирдә ятмый! Кулдан килгәнчә яхшы эшләр эшләргә тырышыйк! -
Өлкәннәр көне! 03.10.2022

Өлкәннәр көненә багышланган күңел ачу чарасы оештырдык.
Рәхәтләнеп жырладык, биедек, кунакларның һәм балаларның чыгышларын карадык.
Кадерле өлкәннәр! Сезнең тормыш - үзе бер тарих! Күпне күргәнсез, күпне кичергәнсез! Яшь буынга мирас итеп калдырырлык тәжрибәгез бар. Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Һәр иртә шатлык-куанычлар гына алып килсен! Тагын бер мәртәбә, бәйрәм белән сезне! -
Бәйрәм кунагы 03.10.2022

Килгән кунагыбыз - Әхмәтгалиев Фәрит Сәетхан улы чыгышы.
Фәрит Сәетхан улы - Алимәбезнең бабасы була.
Шигырьләр дә сөйләде, гармунда уйнады, үзе жырлады, безне дә жырлатты!










