Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | ds24.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Белем бәйрәме! 01.09.2022

Белем бәйрәме гөрләп үтеп китте.
Фотоларда бакчабызның чыгарылыш укучылары
Белемле укытучылар, ышанычлы дуслар, күңелле уку елы телибез сезгә, балалар!
Куйган максатларыгызга ирешергә язсын! -
Информация для родителей!
29.08.2022
Уважаемые родители!
По вопросам устройства ребенка в детский сад Вахитовского и Приволжского районов, вы можете обратиться по номеру горячей линии: 224-33-80.
-
"Саф" балалар радиосы бездә кунакта 26.08.2022

Яңа көчләр белән, яңа уку елына атларга да күп калмады. Бакча тормышына ничек жиңелрәк кереп китәргә, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген телеграм каналыбызда бераз яктырттык.⠀ Ә кичә безнең бакчабызга "Саф" балалар радиосы килеп, әлеге темага багышланган туры эфир да үткәрде.⠀
-
Футбол берләштерә! 21.06.2022

Бакчабызда Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты белән берлектә, балалар футболы көне билгеләп үтелде.
3 курс студентлары Никита Силюнус һәм Евгений Данилов чын футболист булып үсәр өчен ниләр кирәклеген сөйләделәр.Балалар өчен иң кызыгы очрашуның практик өлеше булды. Балалар белән разминка ясалды, уенның төп алымнары өйрәнелде һәм футбол уйналды. Кунакларыбыз кечкенә футболистларга туплар һәм яхшы кәеф буләк итеп киттеләр.
-
Сабантуй бәйрәме! 16.06.2022

Милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрдек.
Безгә кунакка Габдулла Тукай музее хезмәткәрләре килде. Сабантуйда уйнала торган милли уеннарны уйнадык, күңел ачтык. Музей хезмәткәрләре балаларны татар халкының милли киемнәре белән якыннан таныштырдылар..
Бәйрәм күз ачып йомганчы үтеп тә китте.
-
Педагогик практика үтүче студентлардан күңел ачу чарасы 06.06.2022

Бакчага килгән посылканы хәйләкәр төлке урлап китәргә өлгергән.
Балалар посылканы эзләп юлга чыктылар һәм аны бакчага алып кайтып җиткерделәр.
Күңен ачу чарасында балаларның:үзара ярдәмләшү, коллективта эшләү, авырлыкларны җиңеп чыгу, логик фикерләү, җитезлек кебек сыйфатларын формалаштыру өстендә дә эш алып барылды.
-
Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениелары житәкчеләре семинары. 03.06.2022

Семинар 73нче балалар бакчасында булып узды.⠀
Катнашучылар үзләрен балалар ролендә сынап карадылар: пазллар жыйдылар, төсләрне кабатладылар (яңа технологияләр нигезендә).⠀
Мондый семинарлар үзара тәжрибә уртаклашырга, булган белемнәр белән бүлешергә, эш тәжрибәсен тагын да баетырга һәм үстерергә ярдәм итә! -
Курчак театры 07.04.2022

"Әкият" курчак театрында кунакта????
@teatr_kukol_ekiyat
Балалар белән "Су анасы" әкиятен карадык.
Кызыксынып, артистларның уенын яратып күзәттеләр.
Күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр белән чыктык тамаша залыннан.
Балалар янәдән курчак театрына барасылары килгәнлеген әйттеләр.
Димәк, спектакль күңелләренә үтеп кергән.
"Әкият" курчак театрына рәхмәтебезне житкерәбез????
-
Салават кәпере бездә кунакта 28.03.2022

Балаларыгыз белән вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәрәсегез киләме?⠀
⠀
Балалар өчен кызыклы булырдай татар телле мәгълүмат чыганаклары эзлисезме?⠀
⠀
Сезнең күңелегезгә "Салават күпере" журналы һәм аларның You tube каналлары хуш киләчәк.⠀
Журналда басылган әкиятне укыганнан соң QR код аша турыдан-туры аларның каналларына эләгеп була. Каналда, журналдагы материалга өстәмә мәгълумат һәм кызыклы фактлар китерелә.⠀
⠀
"Салават күпере" журналының You tube каналында берничә сәхифә эшләп килә:⠀
???? Беләсем килә⠀
???? Бәби сүз⠀
???? Хайваннар⠀
???? Кул эшләре⠀
???? Кышка сәлам⠀
⠀
Безнең бакчабызга "Салават күпере" журналы хезмәткәрләре килеп алда язып үтелгән мәгълүмат белән бүлештеләр. Тәрбиячеләргә журнал, You tube канал белән ничек уңайлы итеп эшләп була икәнлеген аңлаттылар.⠀
⠀
Балалар белән эшләгәндә кулланыр өчен кирәкле, кызыклы мәгълүмат бер урынга жыеп тупланган????⠀
Ата-аналарга, тәрбиячеләргә кулланыр өчен жайлы чыганакларның берсе.
https://m.youtube.com/channel/UCDavMIvcbwQw0b2GKoWha6g
@salavatkuper
-
Нәүруз 22.03.2022

Кичә кыш үзенең соңгы бураннарын уйнатып, саубуллашты безнең белән.⠀
Табигатьтә чын яз хакимлек итә башлады☀️⠀
Бүген бакчабызга кунакка Нәүрүз бикә үзе килде????⠀
Жылы кояш, язгы кәеф белән бергә бер кочак котлау хатлары, тәбрикләмәләр дә алып килгән иде ул.⠀⠀
Нәүрүз балаларны инде онытылып баручы эпистоляр стиль (хатлар язу стиле) белән таныштырды. Чын, кулдан язылган хатларны укыгач, балаларның үзләренең дә хат язып карыйсы килде.⠀⠀
Барысы бергә утырып, әти-әниләренә, якыннарына атап тәбрикләмәләр тутырдылар, хатлар яздылар.⠀
Берсеннән берсе матур, жылы эчтәлекле тәбрикләмәләр тәкъдим иткәннәре өчен Хатлар йортына @hatlarru рәхмәтебезене житкерәбез.⠀⠀
Хатларыбызны күрсәтелгән адреслар буенча жибәрдек. Бүген кич килеп житәргә тиешләр✉⠀
Әти-әниләр!⠀
Котлау хатын кулыгызга алгач, эчкерсез сөенеп, сабыегызны кочагыгызга алып, рәхмәт әйтегез????⠀
Кулыгызда балагызның күңел жылысын биреп, чын йөрәктән язылган хаты.⠀
Сезгә дип аталган тәүге бүләкләренең берсе????⠀










