МБДОУ «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420022, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
E-Mail: | mbdou24vahit@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
Год основания учреждения: | 1962 |
У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 4 педагога |
МБДОУ «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Безнең балалар радиода! 08.09.2022
Бакчабыз балалары тавыш яздыру студиясендә булып кайтты.
Сәбәбе - "САФ" балалар радиосы өчен "Туган тел" жырын яздыру!
Тиздән, нәни жырчыларыбызны радио ешлыклары аша ишетеп булачак.
Түземсезлек белән көтәбез -
Милли китапханәгә экскурсия. 07.09.2022
Милли китапханәдә булып кайттык.⠀
Яхшылык атнасы кысаларында балаларны китаплар белән якыннанрак таныштырдык.⠀
Китап бастырып чыгару өчен күпме көч һәм хезмәт куелганлыгы хакында белдек.⠀
Экология, табигатькә зыян салмас өчен кулланылышка яраксыз китап, кәгазьләрне махсус кабул итү урыннарына тапшырырга кирәклеген искә төшердек.Балаларда китапларга карата сакчыл караш һәм кызыксыну уяту максатына ирештек дип саныйбыз!⠀
Алынган белемнәр өйдә дә ныгытылса, яхшы үзләштерелеп, озак вакытка истә калачак!⠀ -
Яхшылык атнасы. 05.09.2022
5-10нчы сентябрь - мәктәп һәм бакчаларда яхшылык атнасы дип игълан ителде.⠀
Бу атна безнең бакчабызда да яхшы эшләргә багышланачак.⠀
Берничә ел рәттән бакчабыз Баһаветдиновлар гаиләсенә матди ярдәм күрсәтә. Әлеге гаиләдә 3 бала, шуларның икесендә ДЦП һәм аутизм авырулары.Баһаветдиновларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен бакчабызда махсус тартма урнаштырылачак.⠀
Бердәмлек - таулар күчерергә сәләтле -
Белем бәйрәме! 01.09.2022
Белем бәйрәме гөрләп үтеп китте.
Фотоларда бакчабызның чыгарылыш укучылары
Белемле укытучылар, ышанычлы дуслар, күңелле уку елы телибез сезгә, балалар!
Куйган максатларыгызга ирешергә язсын! -
Информация для родителей!
29.08.2022
Уважаемые родители!
По вопросам устройства ребенка в детский сад Вахитовского и Приволжского районов, вы можете обратиться по номеру горячей линии: 224-33-80.
-
"Саф" балалар радиосы бездә кунакта 26.08.2022
Яңа көчләр белән, яңа уку елына атларга да күп калмады. Бакча тормышына ничек жиңелрәк кереп китәргә, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген телеграм каналыбызда бераз яктырттык.⠀ Ә кичә безнең бакчабызга "Саф" балалар радиосы килеп, әлеге темага багышланган туры эфир да үткәрде.⠀
-
Футбол берләштерә! 21.06.2022
Бакчабызда Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты белән берлектә, балалар футболы көне билгеләп үтелде.
3 курс студентлары Никита Силюнус һәм Евгений Данилов чын футболист булып үсәр өчен ниләр кирәклеген сөйләделәр.Балалар өчен иң кызыгы очрашуның практик өлеше булды. Балалар белән разминка ясалды, уенның төп алымнары өйрәнелде һәм футбол уйналды. Кунакларыбыз кечкенә футболистларга туплар һәм яхшы кәеф буләк итеп киттеләр.
-
Сабантуй бәйрәме! 16.06.2022
Милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрдек.
Безгә кунакка Габдулла Тукай музее хезмәткәрләре килде. Сабантуйда уйнала торган милли уеннарны уйнадык, күңел ачтык. Музей хезмәткәрләре балаларны татар халкының милли киемнәре белән якыннан таныштырдылар..
Бәйрәм күз ачып йомганчы үтеп тә китте.
-
Педагогик практика үтүче студентлардан күңел ачу чарасы 06.06.2022
Бакчага килгән посылканы хәйләкәр төлке урлап китәргә өлгергән.
Балалар посылканы эзләп юлга чыктылар һәм аны бакчага алып кайтып җиткерделәр.
Күңен ачу чарасында балаларның:үзара ярдәмләшү, коллективта эшләү, авырлыкларны җиңеп чыгу, логик фикерләү, җитезлек кебек сыйфатларын формалаштыру өстендә дә эш алып барылды.
-
Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениелары житәкчеләре семинары. 03.06.2022
Семинар 73нче балалар бакчасында булып узды.⠀
Катнашучылар үзләрен балалар ролендә сынап карадылар: пазллар жыйдылар, төсләрне кабатладылар (яңа технологияләр нигезендә).⠀
Мондый семинарлар үзара тәжрибә уртаклашырга, булган белемнәр белән бүлешергә, эш тәжрибәсен тагын да баетырга һәм үстерергә ярдәм итә!