МБДОУ «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420022, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
E-Mail: | mbdou24vahit@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
Год основания учреждения: | 1962 |
У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 4 педагога |
МБДОУ «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Бәйгедә жиңдек! 26.10.2022
"Тормыш иминлеге фәнни үзәге" Дәүләт бюджет учреждениесы (ГБУ "Научный центр безопасности жизнедеятельности") үткәргән интернет бәйгедә катнаштык.⠀
-
Мәктәпкәчә белем бирүче учреждение хезмәткәрләре форумы 19.10.2022
Бүген Россия күләмендә мәктәпкәчә белем бирүче учреждение хезмәткәрләре форумы булды. Форум Казан федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалында үтте.Форумда түбәндәге интерактив эш төрләре булды: дискуссионмәйданчыклар, интерактив сессияләр (түгәрәк өстәлләр, тренинглар һәм мастер-класслар), белем бирү программалары авторларының практик эшләнмәләре, форумда катнашучыларның инновацион тәжрибәләре экспертизасы.⠀
Форум - яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру, булган белемнәрне камилләштерү һәм системалаштыру өчен яхшы чара булды дип саныйбыз⠀ -
Эшкә чакырабыз! 19.10.2022
Сәләтле балалар бакчасы «Энҗекәй»гә эшкә чакырабыз!
Тәрбиячегә карата таләпләр:
балалар белән ФГОС стандартларына туры китереп һәм һәрберсенең шәхси үзенчәлекләрен күз уңында тотып эшләү
балаларны карау һәм төркемдә аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү
эшчәнлекнең төрле төрләрен оештыру
белем һәм шәхси сыйфатлар буенча мониторинг үткәрү
бәйрәм чаралары оештыру
Хореографка карата таләпләр:
хореографик белем
аралашучанлык
татар телен камил белү
балалар белән эшли белү,мәрхәмәтлелек
График: 15.00-17.00 атнага ике тапкыр
Сораулар өчен телефон 89272435019 -
"Цифровая дидактика: от инсайтов до реальных технологий" конференциясе 19.10.2022
Россия күләмендә үткәрелүче "Цифровая дидактика: от инсайтов до реальных технологий" конференциясендә булып кайттык.⠀
Конференция Казан федераль университеты бинасында үтте.Белем бирүдә IT технологияләр, балалар бакчасында программирование, робототехника һ.б. кызыклы һәм файдалы темаларга чыгышлар тыңладык.⠀ -
Бәйгедә катнашабыз! 18.10.2022
Шешә бөкеләре кулланып ясалган костюмнар белән "ЭкоМода" бәйгесендә катнашабыз!
Костюмнар бар, ләкин аларны ничек атарга дип баш ватабыз.
Ә катнашучыларыбызга уңышлар телибез! -
Көзге фотозона 17.10.2022
Бакчабызның үз фотозонасына чакырабыз сезне!
Агачлардагы яфраклар көннән-көн кими, көннәр дә суынганнан-суына.Ә бездә һәрчак жылы. Фотога төшәр өчен еракка барып йөрисе дә юк.Көзнең матур мизгелләрен бергәләп үткәрик! Уңышлы, имин эш атналары булсын! -
"Алтын көз!" 14.10.2022
Бакчабызда "Көзге муллык" темасына багышланган кул эшләнмәләре (поделки) бәйгесен игълан итәбез.Вакыты: 14-25 октябрь.Балаларыгыз белән бергә ясаган эшләнмәләр көтеп калабыз сездән!⠀
Үз чиратыбызда, без дә тик ятмыйбыз.Тәрбиячеләребез Гүзәл Альбертовна һәм Диләрә Марселевна балалар белән бергә "Мин һәм Кызыл китап" кул эшләнмәләре бәйгесендә катнашып та өлгерделәр. Бәйгенең төп шарты - Кызыл китапка кертелгән үсемлек, бөжәк, хайваннарны сурәтләргә, ясарга кирәк иде.Нәтижәләрне түземсезлек белән көтәбез.Ә сезгә ижади уңышлар телибез -
Мобилизациягә багышланган киңәшмә 14.10.2022
Кичә ашыгыч рәвештә мәктәп, бакчаларның житәкчеләрен киңәшмәгә жыйдылар.
Киңәшмәнең темасы - мобилизацияләнгән ирләрнең гаиләләренә ярдәм итү чаралары белән таныштыруга багышланган иде. Андый гаиләләргә нинди ярдәм итү юллары, нинди ташламалар каралганлыгын түбәндәге фотолардан карап, укып, танышып була.Әгәр сезнең арада яки танышларыгыз арасында шундый хәлдә калучылар бар икән бу мәгълүмат белән бүлешә аласыз.Безнең ата-аналар арасында мобилизацияләнгәннәр булса, сезгә каралган ташламалардан куллану өчен гариза яза аласыз.Без сезгә булышырга, ярдәм кулы сузарга әзербез.Сораулар туган очракта бакчабыз мөдире Айгөл Ганиевнага мөрәжәгать итә аласыз! -
Шахмат түгәрәге 10.10.2022
Шахмат - кызыклы, мавыктыргыч, файдалы уен.⠀
Логик, аналитик, ижади һәм абстрактлы фикерләүне үстерергә сәләтле.⠀
Шахмат уены - балаларда (шулай ук олыларда да) бер урында утырып тору, алдан фикер йөртү, планлаштыру кебек кирәкле күнекмәләрне формалаштыра.Шахмат уены белән кызыксынган балаларның мәктәптә өлгерүчәнлекләре дә башкалардан югарырак була.Шахмат түгәрәген - Родченкова Валентина Александровна алып бара.⠀ -
Нейрологоритмика түгәрәге 05.10.2022
Бакчабызда түгәрәкләр эшли башлады!⠀
Бүген нейрологоритмика түгәрәге белән таныштырырбыз сезне!⠀⠀Нейрологоритмика - үз эчендә логопедия һәм нейропсихология юнәлешләрен берләштерә. ⠀Аның максаты - балаларның сөйләм телләрен камилләштерү, музыканы тоемлау һәм ишетү сәләтләрен үстерү, иң гади бию күнегүләре белән таныштыру. ⠀Балалар шөгыль барышында музыка, хәрәкәт, сүзләр ярдәмендә төрле күнегүләр эшлиләр.⠀
Түгәрәкне - Гомәрова Лилия Вәкил кызы алып бара!⠀