Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 746 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 43 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Көзнең матур бизәкләре
30.10.2024
Гимназиябездә 30 нчы октябрь көнне башлангыч сыйныфлар арасында «Көзнең матур бизәкләре» исемле кул эшләре күргәзмәсе узды. Мондый күргәзмәләрдәге эшләргә карагач, үзең дә илһамланасың.
Быел көз бигрәк ямьле булды: бакчаларда җиләк-җимешләр дә матур булып өлгерде, кояшлы җылы көннәр дә озакка барды. Шушы матур көннәрне тагын да ямьләп, гимназиябездә көзгә багышланган төрле бәйгеләр узды. Укучылар берсеннән-берсе матур эшләр алып килделәр.
-
Без “РОБО ПАРК”та экскурсиядә
27.10.2024
Робототехника – балалар өчен бик кызыклы өлкә. Аларның күбесе роботлар турында фильмнар һәм мультфильмнар карарга ярата. Нинди бәхет бит ул, әгәр бала үзе роботны кулына алып, аны хәрәкәткә китерә белә башласа?!
Әлеге максаттан чыгып, без, 2 нче А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Юсупова З.Р.), 27 нче октябрь көнне “РОБО ПАРК”ка экскурсиягә бардык. Анда укучылар унлаган яңа робот белән таныштылар, аларны хәрәкәтләндереп карадылар, алар белән әңгәмә кырдылар. Шулай ук балалар робототехникадагы яңа технологияләр белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар.
-
«Уку техникасы» («Техника чтения») олимпиадасындагы уңышлар
25.10.2024
19-20 октябрьдә Казан шәһәренең «Сәләтле балалар үзәге» оештырган «Уку техникасы» («Техника чтения») республика ачык олимпиадасы узды. 2 В сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Мубаракшина Л.Г.), бу олимпиадада актив катнашып, уңышлы нәтиҗәләргә ирештеләр. Белова Ника, Низамутдинова Азалия, Гардиханов Аяз призёр дипломына лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Шахмат турниры
17.10.2024
17 нче октябрьдә 4 Б сыйныфы укучылары Гатин Кәрим, Габитова Камиля 3-4 нче сыйныф укучылары арасында шәһәр күләмендә уздырылган “Шахмат патшабикәсендә кунакта” исемле шахмат турнирының район этабында 3 урынны яуладылар.
Бу укучыларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
«Сабантуй» журналына 100 ел була
10.10.2024
100 ел 2024 елның 10 октябрь көнне «Сабантуй» журналына 100 ел була. Бик күп шәхесләрне үстергән, тәрбияләгән бай тарихлы басма белән бүген Казан шәһәрендә урнашкан Һади Такташ исемендәге 27 гимназиядә очрашуда булдылар. Бәйрәм вакытында «Яшь ленинчы» һәм «Сабантуй» газеталарында 29 ел иҗат иткән, журналист, танылган шагыйрә Йолдыз Шәрапова, «Сабантуй» журналында бүгенге көндә хезмәт куючы баш мөхәррир урынбасары Мөхетдинова Руфия, журналның smm-белгече Айсылу Сибгатуллина чакырулы иде.
Очрашу барышында Йолдыз апа Шәрапова үзе эшләгән еллардагы кызыклы вакыйгалар белән бүлеште. Укучыларга үзе иҗат иткән өр-яңа шигырьләрен укыды. Руфия Мөхетдинова исә журналның тарихын барлап, бәйрәмгә килүчеләргә кызыклы сораулар биреп, бүләкләр тапшырды. -
Дендрариумга сәяхәт
06.10.2024
Без 6 октябрь көнне 3А сыйныфы укучылары белән Дендрарийга сәяхәт ясадык. Дендрарий Раиф монастыреннан ерак түгел урнашкан. Башта без музейга кердек, аннан соң заповедникка экскурсияга чыктык. Мондагы гүзәллек, хуш ис, чиста һава. Укучыларга бик тә ошады, сәяхәт белән канәгать калдылар.
-
РАЯН-ҖИҢҮЧЕ
05.10.2024
7А сыйныфы укучысы Мухаметгалиев Раян, Казан шәһәре беренчелегенә, Россиянең атаклы спорт мастеры Сергачёв Александр Васильевич истәлегенә үткәрелгән, грек-рим көрәше турнирында 1 урынны яулады. Раянны җиңүе белән котлап, уңышлар телибез!
-
Тинчуринда кунакта
30.09.2024
27 нче һәм 30 нчы сентябрь көнне 2б, 4в сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драма һәм комедия театрында кунакта булдылар. Укучыларны театр һәм музей белән таныштырдылар. Музей хезмәткәре театрның үткәне, бүгенгесе, бай һәм кызыклы тарихы турында сөйләде. Моннан тыш балалар Тинчурин театрының мәшһүр артистлары киеп уйнаган киемнәрне киеп карады, төрле әкият геройлары белән истәлеккә фотога да төштеләр.
Иң мөһиме – балаларга тәкъдим ителгән экскурсия берәүне дә битараф калдырмады! -
Дотянуться до неба
26.09.2024
26 сентября 2024 г. в ITпарке Рамеева в Казани прошел первый день всероссийского фестиваля беспилотных авиационных систем «Дотянуться до неба».В фестивале приняли участие ученики 8 в класса(классный руководитель Гильмиева Г.Г.).Ученики погрузились в мир беспилотного будущего, попробовали себя в управлении дронами, а также приняли участие в играх, развивающих командный дух.
-
Олимпиада җиңүчесен котлыйбыз
26.09.2024
26 нчы сентябрь көнне Уникс концертлар залында КФУ да уздырылган winkid олимпиадасында катнашып, абсолют җиңүче булган укучыларны бүләкләү тантанасы узды. 2В сыйныфы укучысы Насибуллин Мурат- математикадан үткәрелгән олимпиадада абсолют җиңүче, диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды. (Сыйныф җитәкчесе Мубаракшина Л.Г.) Муратны зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!