Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 746 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 43 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
ВСТУПАЙ В АРМИЮ ПОБЕДЫ! 09.07.2024
ВСТУПАЙ В АРМИЮ ПОБЕДЫ!
-
Победа в конкурсе 03.07.2024
Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премия бирү конкурсы кысаларында җиңүче хөрмәтле коллегабыз Гильмиева Гөлназ Гаптельзаветовнаны котлыйбыз! Гөлназ Заветовна өченче тапкыр әлеге бәйгедә җиңү яулый һәм лаеклы рәвештә Республиканың иң яхшы укытучылар исемлеген җитәкли. Киләчәктә дә Сезгә югары уңышларга ирешүегезне теләп калабыз!
-
Победа в олимпиаде 02.07.2024
Бүген Туган телләр буенча уздырылган Төньяк- Көнчыгыш Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Әлеге олимпиада Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган олимпиадалар исемлегендә. Укучыларыбыз Исхаков Әмирхан, Фатихова Миләүшә, Шагалеева Анелияне Һәм аларның укытучылары Нурмиева Гөлгенә Вазыховнаны, Абдульманова Наза Абдулхаковнаны чын күңелдән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз. Укучыларыбызга җиңүче медальләрен ТР Рәисе каршындагы Туган телләрне үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ИФМК директоры Рәдиф Җамалетдинов тапшырды.
-
Россия көненә багышланган чаралар 10.06.2024
10 нчы июнь көнне тантаналы рәвештә Россия көне билгеләп үтелде. Укучылар шул уңайдан бәйрәм чарасында катнаштылар, гимнны һәм "Пусть всегда будет солнце" җырын җырладылар, биеделәр. Акбурлар белән патриотик рәсемнәр ясадылар. Шулай ук, Ватаныбыз турында белгән мәгълүматларны ныгыту максатыннан квиз уйнадылар.
-
Татар җырлары һәркемдә кызыксыну уятты 07.06.2024
7 нче июнь көнне лагерьга йөрүче балаларга Мәдәният институты студент-практикантлары Ренат Ибраһимов турында кызыклы чыгыш әзерләп килделәр. Укучылар җырчының танылган җырларын тыңладылар. Аннан соң саф һавада "Веселые старты" уенын уйнадылар, барлык укучылар да канәгать калдылар. Шулай ук, балалар файдалы казылмалар, аларның төрләре турында әңгәмә кордылар, мәгълүматлар алдылар.
-
Гимназия яны лагерында Сабантуй 06.06.2024
6 нчы июнь көнне лагерь укучыларына татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, чүлмәк вату, капчык киеп сикерү кебек уеннарын уйнадылар. Иң ахырдан,
"Дуслык" әйлән-бәйләнен биеделәр, төрле бүләкләр оттылар. Шулай ук, балалар А. С. Пушкинның туган көнен билгеләп үттеләр, шул уңайдан мультфильм карадылар, язучының әкиятләре буенча квиз уйнадылар. -
Талантларны барлыйбыз 05.06.2024
5 июнь көнне балаларга "Великие русские ученые и их открытия" исеме астында студент-практикантлар танылган галимнәр, аларның фән өлкәсендәге казанышлары, ачышлары хакында кызыклы әңгәмә алып бардылар. Укучылар алынган мәгълүматлар нигезендә "Эврика! " уенын уйнадылар. Аннан соң, балалар пластилиннан төрле фигуркалар ясадылар, рәсемнәр ясадылар һәм өстәл уеннарын уйнадылар.
-
"Россия бөркетләре " программасын тормышка ашырабыз 04.06.2024
4 июнь көнне студент- практикантлар "Танцуем вместе" программасы нигезендә укучыларга төрле халыкларның милли биюләре турында кызыклы мәгълүмат җиткерделәр, "Казачок", Чачача", "Полька" көйләре ритмында биюләр өйрәттеләр. Шулай ук лагерьга йөрүче балалар китапханәдә кунакта булдылар, аларга А.С. Пушкинның тормыш юлы, иҗаты сөйләнде, аннан соң викторинада катнаштылар, төрле бүләкләр оттылар.
-
Мәктәп яны лагерына 4 нче көн 30.05.2024
Гимназия базасында оештырылган лагерь 4 нче көнен уңышлы гына эшли. Укучылар лагерьда "Россия бөркетләре " программасын тормышка ашыралар. Буген телдән халык иҗаты белән таныштылар. Отрядларда Театр сәгатьләре узды.
-
Укучыларның мәктәп яны җәйге яллары башланды 27.05.2024
27 нче май көнне гимназиядә "Жемчужина - Энҗе бөртекләре " җәйге ял лагере эшли башлады. Быелгы лагерь "Россия бөркетләре" программасы буенча эшен башлап җибәрде. Ачылу тантанасы Россия, Татарстан гимны башкарылу, флаг кутәру белән башланып китте. Җыр-бию, төрле уеннар балаларны бер коллектив итеп туплады.