Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 746 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 43 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
"Без тарихта эзлебез " республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңучеләре
14.11.2024
11 нче ноябрь көнне гимназиянең Ахатовлар гаиләсе "Без тарихта эзлебез" республика бәйгесенең муниципаль этабында җиңу яулады. Аларга зона этабында да уңышлар телибез.
-
«Исәпләү магистры» («Магистр счёта») олимпиадасы җиңүчесе
11.11.2024
2 В сыйныфы укучысы Насибуллин Мурат, Казан шәһәренең «Сәләтле балалар үзәге» оештырган «Исәпләү магистры» («Магистр счёта») республика ачык олимпиадасында катнашып, җиңүче булды. Муратка һәм сыйныф җитәкчесе Мубаракшина Ләйсән Гаптелхәмитовнага киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
«Татарча диктант-2024» акциясендә катнашу
09.11.2024
8, 9, 10 ноябрь көннәрендә бөтен дөнья буйлап сибелгән татарлар һәм татар теленә битараф булмаган башка милләт вәкилләре – олысы, кечесе татарча диктант яза.
Татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, туган телгә игътибар җәлеп итү, ана телендә сөйләшүчеләр санын арттыру максатыннан оештырылган әлеге чарада безнең гимназия укучылары һәм укытучылары да катнашты. Барлыгы гимназия кысаларында 60тан артык кеше татарча диктант язды.
Диктант өчен Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек тәкъдим ителде. Катлаулы дәрәҗәдә әлеге диктанты язу катнашучылар өчен тагын да кызыклы булгандыр дип ышанып калабыз. Дөньякүләм акциядә катнашу өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Проект уены «Тат - Рус» булып узды
09.11.2024
9 - нчы ноябрь көнне шәһәр күләм 28 - нче проект уены «Тат - Рус» булып узды. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч уенда география укытучысы Рахимова З.З. белэн берлектә 11- нче сыйныф укучылары: Аккузина А, Ибниева Д, Зиятдинов Н, Шамаева Д үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Winkid математика буенча старт олимпиадасы нәтиҗәләре
08.11.2024
Казан федераль университетында математика фәненнән старт олимпиадалары узды. Олимпиада җиңүчеләре-Халиков А., 6 А, призерлары- Шамгунов Д., 8 В,Халиков Т., 8 В. (укытучыГыйльмиева Г. Г.) Укучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Экология буенча «Чиста Мирас» республика олимпиадасы йомгаклары
08.11.2024
Көзге каникулларга Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы икенче ел рәттән бөтен Татарстаннан яшь экологларны - чиста мирас олимпиадасының беренче турында җиңүчеләрне һәм призерларны чакыра. Безнең гимназияне 8 В нче сыйныф укучылары Гибатуллина А. һәм Исмәгыйлева И. (җитәкчеләре Гыйльмиева Г. Г.) тәкъдим иттеләр.Берничә көн дәвамында укучылар мастер-классларда,интеллектуаль уеннарда,экскурсияләрдә катнаштылар һәм олимпиаданың икенче туры мәсьәләләрен хәл иттеләр. Олимпиада йомгаклары буенча Исмәгыйлева Илдана республикада 8 нче сыйныфлар арасында 4 нче урынны ,Гыйбадуллина Азалия 7 нче урынны алды.Укучыларыбызны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Математик марафон
06.11.2024
4а сыйныфы укучысы Шумбутов Тимур (Сыйныф җитәкчесе – Ахметова Г.Х) “Математик марафон” дип исемләнгән республика олимпиадасында җиңү яулады. Тимурны җиңүе белән котлап, алга таба да уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз!
06.11.2024
4а сыйныфы укучысы Пименова Софияне (Сыйныф җитәкчесе – Ахметова Г.Х.) антикоррупция юнәлешенә багышланган республикакүләм конкурсының район этабында “Бел һәм булдырма” номинациясендә җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
-
"Татар кызы, татар егете-2024" бәйгесендә Гран-при
01.11.2024
1 ноябрь көнне "Татар кызы, татар егете-2024" шәһәр бәйгесенең район этабы узды. Безнең гимназия данын яклап чыгыш ясаган Сәбирҗанова Алия (9в сыйныфы) белән Денисов Нурисламны (11 сыйныфы) Гран-при яулаулары белән чын күңелдән котлыйбыз! (Җитәкчеләре- педагог-оештыручы Ахатова Э.Р.)
Шәһәр финалында укучыларыбызга уңышлар һәм зур җиңүләр телибез!
-
“Көз сылуы - Сөмбелә” бәйгесендә Гран-при
30.10.2024
Көзге каникуллардан соң беренче уку көнендә “Көз сылуы - Сөмбелә” дип исемләнгән шәһәр бәйгесенең район этабы узды.
Милли үзаңны үстерү, сәләтле балаларны ачыклау, аларның иҗади аралашуы өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган әлеге бәйге традицион рәвештә белем бирү оешмаларының 5-6нчы сыйныф кызлары арасында үтә.
Гимназиянең 5б сыйныфы укучысы Хасанова Сәмирә әлеге бәйгедә катнашып Гран-при яулады ( җитәкчесе-педагог-оештыручы Ахатова Э.Р.). Алга таба 12 ноябрьдә шәһәр этабында гимназия, Вахитов районы данын яклап чыгыш ясаячак.
Сәмирәгә уңышлар телибез!