Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 746 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 43 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларының бронза призеры 01.02.2024
17 яшькә кадәрге категориядә катнаш һәм парлы разрядта «Зөбәрҗәт кубогы » Бөтенроссия рейтинг ярышларында призер булган 7 сыйныф укучысы Исмәгыйлева Илдананы котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
«Онегин укулары» фәнни-гамәли конференциясе 31.01.2024
Яшел Үзән шәһәрендә узган “Онегин укулары” XIV республика фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, безнең гимназия укучылары призлы урыннарга лаек булды. «Сәнгать» секциясендә Самарина Дарья (1 урын), Мальцева Злата (2 урын) (укытучы Яруллина Г.Р.) һәм «19-20 гасырлар әдәбиятында Пушкин традицияләре» секциясендә Җәләлиева Азалия (2 урын) (укытучысы Р. И. Бикметова) яуладылар. Иҗади илһам һәм яңа казанышлар телибез!
-
“Җимлек” акциясе 30.01.2024
Безнең гимназиядә кошларга җимлекләр ясау буенча «Җимлек» дип исемләнгән экологик акция узды. Акциянең максаты-укучыларда әйләнә-тирәлеккә һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Әлеге акциядэ башлангыч сыйныф укучылары бик актив катнашты. Укучылар ясаган җимлекләр мәктәпнең әйләнә – тирәсендәге агачларга урнаштырылды. Укучыларга, укытучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәт.
-
"Балалар бакчасында кунакта" 29.01.2024
Бүген "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары Алсу Маратовна җитәкчелегендә 24 нче балалар бакчасында кунакта булдылар. Укучылар балаларга кошлар, җимлекләрнең төрләрен, аларга нинди җим салырга яхшырак икәне турында сөйләделәр. Соңыннан бергәләшеп ишегалдына чыгып бергә җимлекләргә ярма салып, элеп тә куйдылар. Балалар бик кызыксынып тыңлап утырдылар. 24 нче балалар бакчасындагы коллективка һәм балаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
М Җәлил исемендәге "Шагыйрь һәм музыка" фестивале 28.01.2024
28 гыйнварда 6 нчы сыйныф укучысы Залина Нәҗипова (җитәкчесе А.М.Каюмова) М.Җәлил исемендәге "Шагыйрь һәм музыка" музыкаль - шигъри фестивалендә катнашты, моның өчен оештыру комитетыннан Рәхмәт хаты һәм Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең концерт залында "Кызыл ромашка"шигыре белән концертта катнашырга чакыру алды. Залина 28 гыйнварда узган бу концертта уңышлы чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде.
Алинәне котлыйбыз һәм аңа киләчәктә яңа уңышлар телибез!
-
К 80 летию снятия блокады Ленинграда 26.01.2024
26 нчы гыйнвар көнне сыйныфларда Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел уңаеннан батырлык дәресләре узды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград халкының тиңдәшсез батырлыгын укучыларга җиткерделәр.
-
Блокада икмәге 26.01.2024
1944 елның 27 гыйнварында Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале эпизодларының берсе тәмамлана. 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы тулысынча төшерелә. Дөнья тарихында 900 көнлек чолганышны саклап кала алган Ленинград-бердәнбер шәһәр.
Бүген гимназиядә "Блокада икмәге" Бөтенроссия хәтер акциясе узды.Аның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүчеләрнең батырлыгын искә төшерү. Акция кысаларында укучыларга Ленинград блокадасы турында сөйләнелде һәм "блокада икмәге" нең символик кисәкләре таратылды. -
Студентлар көне 25.01.2024
25 гыйнвар - студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Директор киңәшчесе Набиуллина Алсу Маратовна 7-8 сыйныфлар өчен «Студентлык чоры» интеллектуаль уенын үткәрде. Уен Россия студентлары тарихы һәм кызыклы фактлар турында 20 сораудан тора. Балалар якынлашып килүче Россия студентлары бәйрәме тарихы белән таныштылар, студентларның гореф-гадәтләре турында кызыклы фактлар белделәр.
-
НПК ,, Литературоведение и эстетика в XXI веке" 24.01.2024
23 января в КФУ прошла Всероссийская научно-практическая конференция,, Литературоведение и эстетика в XXI веке" , в работе которой приняли участие ученицы 8а класса Залялиева Азалия ( научный руководитель Бикметова Р.И.) и 8в класса Халикова Залия ( научный руководитель Яруллина Г.Р.). Наши ученицы представили свои работы и удостоены сертификатов МО и Н РТ.
-
“КОШЛАРГА ҖИМЛЕК” акциясе. 24.01.2024
Кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менэ ачлык аларның иң явыз дошманы. Салкын кышларда кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик. Шул уй белән “КОШЛАРГА ҖИМЛЕК ” акциясен ачып җибәрәбез. Әйдәгез дуслар бездә кышлаучы кошларга җимлекләр ясыйбыз.