Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 746 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 43 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Афганистаннан чыгаруга 35 ел!
15.02.2024
Бүген 15 февраль - Совет гаскәрләрен Афганистаннан чыгаруга 35 ел!
8 а сыйныфы укучылары- гимназия укучыларын информацион яңалыклар белән таныштырдылар. Алар сөйләгән мәгълүмат укучылар хәтерендә озак сакланыр һәм дәресләрдә кулланылыр дип өметләнәбез.
-
Театрга бару
15.02.2024
Бүген 15.02.2024 көнне 8а һәм 10 а сыйныфы укучылары ( сыйныф җитәкчеләре Галиева Г.Р., Яруллина Г. Р.) Г.Камал исемендәге татар дәүләт театрына, Лев Толстой әсәре буенча куелган "Алаша" ("Холстомер") спектаклен карадылар. Әсәр үзенең кызыклылыгы, тирән эчтәлеклелеге белән, артистларның уйнавы укучыларны һәм укытучыларны таң калдырды.
-
"Шагыйрь-герой Муса Җәлил" III Республика укучылар конкурсында җиңү
15.02.2024
15 февральдә 6 нчы сыйныф укучысы Залина Нәҗипова (җитәкчесе А.М. Каюмова) «Кызыл ромашка» шигыре белән "Шагыйрь-герой Муса Җәлил" III Республика укучылар конкурсында катнашты. Залина бу конкурста уңышлы чыгыш ясап II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Алинәне котлыйбыз һәм аңа киләчәктә яңа уңышлар телибез!
-
Йомгаклау әңгәмәсе
14.02.2024
14 февраль көнне Россиянең барлык 9нчы сыйныфларында рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе (Итоговое собеседование по русскому языку) булып узды.
Йомгаклау әңгәмәсе IX сыйныф укучыларының коммуникатив компетенциясен тикшерүгә юнәлдерелгән — төрле темаларга монологик фикерләр булдыру, диалогта катнашу, текстны сәнгатьле уку, текстка өстәмә мәгълүмат кертеп сөйләү күнекмәләрен тикшерү.
Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе ГИА-9га керү шартларының берсе булып тора.
Оештыручы һәм сынауга әзерләүче укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерәбез! Барлык 56 укучыбыз да дәүләт йомгаклау аттестациясенә үткәрелде.
-
Республика семинары
14.02.2024
Бүген 14 февраль көнне гимназиябездә “Туган (татар) телне һәм әдәбиятны укытуны камилләштерү аша нәтиҗәле белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү процессын проектлау” дип исемләнгән темага республикакүләм семинар үткәрелде. Татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары тарафыннан әзерләнгән чараларны Казан шәһәре һәм республика районнарыннан килгән укытучылар бик югары бәяләде. Татар теле укытучылары ассоциясе җитәкчесе Рузилә Фирдавесовна Фәттахова әлеге семинар һәм гомумән гимназия эшчәнлеге турында интернет челтәрендә язып чыкты.
-
Россия галимнәре белән танышу
14.02.2024
14.02.2024 көнне табигый - математика атналыгы кысаларында 9А сыйныфында дәрес-конференция узды (укытучы: Муллаянова З.К.). Укучылар химия өлкәсендә зур казанышларга ирешкән Россия галимнәре белән таныштылар, алар турында бик күп мәгълүмат тупладылар.
-
"Йолдызлы сәгать" интеллектуаль уены уткәрелде
12.02.2024
Математика атналыгы кысаларында 6б сыйныфында "Йолдызлы сәгать" интеллектуаль уены уткәрелде. Укучылар табигый математикак фәннәреннән кызыклы, тирән эчтәлекле мәгълүмат белән таныштылар, төркемнәргә бүленеп көч сынаштылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз.
-
А.С. Пушкинны хәтерләү көне
10.02.2024
Бүген гимназиядә әдәбият дәресләрендә истәлекле дата турында сөйләделәр: 1837 елның 10 февралендә бөек Россия шагыйре А. С. Пушкин вафат була. Шагыйрьнең исеме һәм иҗаты бөтен дөньяда билгеле. Балалар язучының тормышы, дуэль, аның соңгы көннәре турында кызыклы фактлар белделәр.
-
"Яшь герой антифашистлар көне"
08.02.2024
Ел саен 8 февраль көнне "Яшь герой - антифашистларны" искә алу көне билгеләп үтелә. Дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булган.
Бүген гимназиябездә «Яшь герой - антифашистлар көне» дигән батырлык сәгате үткәрелде. “Алдынгылар хәрәкәте “ активистлары укучыларга Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләделәр. Укучылар үзләренең яшьтәшләре: Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик һәм башка герой-пионерлар турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Мондый чаралар яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә, ил тарихы һәм узган сугыш вакыйгалары белән таныштыра, гаделлеккә, җаваплылыкка өйрәтә. -
Татар теле буенча республика семинарын үткәрү
02.02.2024
Бүген 2 февраль көнне гимназиябездә Казан Федераль университетының Төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү үзәге белән берлектә республикакүләм семинар узды. Темасы: "Милли гимназия шартларында рухи-әхлакый тәрбия". Семинар барышында уку-укыту һәм аеруча тәрбия бирү өлкәсенә караган проектларны, дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне тәкъдим итү максаты куелды. Укытучылар тирән эчтәлекле һәм мәгьнәле чаралар күрсәтте, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Республика укытучылары тарафыннан әлеге семинар бик югары бәяләнде.