Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 746 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 43 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Һади Такташ исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар игътибарына!
02.03.2024
Хөрмәтле конференциядә катнашучылар!
Сезнең игътибарга түбәндәге мәгълүмат җиткерелә:
2 март 2024 ел. Эш тәртибе:
8.00-9.20 – Регистрация узу
9.20-10.00 – Конференцияне ачу тантанасы
10.00-13.00 – Секцияләрдә эш
13.00-14.00 – Нәтиҗәләр ясау.
-
Һади Такташ исемендәге республикакүләм конференция 02.03.2024
2 март көнне безнең гимназиядә Һади Такташ исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде!
Казан шәһәренең, республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар, укытучылар төрле секцияләрдә үзләренең фәнни эшләре белән нәтиҗәле чыгыш ясадылар.
Беренче ел республика дәрәҗәсендә үткәрелгән әлеге конференция катнашучылар һәм мәртәбәле кунаклар исеменнән бик югары бәя алды.
Һади Такташның иҗатына, аның хезмәтен дөньяга таныту максатына юнәлдерелгән конференциянең эше дәвамлы булыр дип ышанып калабыз!
-
"Фән дөньясы" фәнни-гамәли конференциясе 02.03.2024
1 һәм 2 март көннәрендә Казан шәһәре Идел буе районының 24нче мәктәбе базасында XXVIII шәһәр фәнни-гамәли конференциясе узды. Безнең укытучылар һәм укучылар төрле секцияләрдә актив катнаштылар, призлы урыннар яуладылар.
-
"Фән дөньясы' фәнни- гамәли конференциясе 02.03.2024
2 март көнне 5 В сыйныфы укучылары “Фән дөньясы”(“Мир науки”) исемле фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар һәм җиңү яуладылар. Зиганшина Руфина- 1 урын, Гафуров Мәлик -3 урын (җитәкчеләре Мубаракшина Л.Г.), Хаирова Риана – 2 урын (җитәкчесе Рахимова З.З.) алдылар.Бу укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Есть такая профессия - Родину защищать 01.03.2024
Выбирая вуз Министерства обороны Российской Федерации для получения высшего образования, Вы выбираете широкие возможности для самореализации, достойный уровень жизни, высокий социальный статус.
Вы выбираете профессию офицера, а офицерский корпус - главный стержень Вооруженных Сил России. Нравственные качества, умственные и физические способности, которые Вы приобретете во время учебы, позволят Вам стать ценным специалистом в своем деле и занять достойное место в обществе.
Смотрите тактже информацию в доске объявлений!
-
Каюм Насыйри исемендәге XXII Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе 01.03.2024
1 март көнне гимназия укучылары Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференция (Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясе базасында) эшендә катнаштылар һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 8А сыйныфы укучысы Җәләлиева Азалия (Җитәкчесе: Бикметова Р.И.) - “Әдәбият белеме” секциясендә 1 урын, 11А сыйныфы укучылары Каюмов Камил һәм Гибатова Амалия (Җитәкчесе: Гыйльмиева Г.З.) 1 нче һәм 2 нче урыннар. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен эшләренә югары бәя алулары белән котлыйбыз! Иҗади илһам һәм уңышлар телибез!
-
1 сыйныфлар Әлифба бәйрәмендә 29.02.2024
28 -29 февраль көннәрендә 1 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Юсупова З.Р., Шигабутдинова Л.А., Мубаракшина Л.Г. белән Габдулла Тукай музеенда Әлифба бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмдә Г.Тукай әкиятләренең геройлары балалар белән уйнады, җырлады, табышмаклар, кроссвордлар чиште. Аннары музей буйлап экскурсия оештырылды. Бәйрәм балаларга бик ошады, истә калырлык булды.
-
Широков исемендәге математика буенча халыкара турнир 28.02.2024
2024 елның 23 февраленнән -25 февраленә кадәр П.А. Широков исемендәге математик уеннарның халыкара турниры узды. Безнең гимназияне 5 а сыйныф укучылары лаеклы тәкъдим иттеләр. Алар Мингалеев М., Кисляков А., Сибгатуллин И., Халиков А. 340 дән артык команда, шул исәптән Кипрны да кертеп, әлеге математик уеннарда катнашты. Казаннан 52 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча укучылар Казанның иң көчле командалары арасында 16 урынны яуладылар һәм аларның укытучылары Гыйльмиева Г.Г. укучыларны математик яктан бик яхшы әзерләгән өчен рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
-
"Әти-гаилә терәге" 24.02.2024
21 нче февраль көнне гимназиябездә , 23 февраль — Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Әти-гаилә терәге" дип аталган тантана булып узды. Әлеге кичәгә укучыларның әтиләре чакырылды.
-
Лихачев исемендәге НПК йомгаклары 22.02.2024
Лихачев исемендәге НПК йомгаклары 9 а сыйныф укучысы Багыровны Лихачев исемендәге шәһәр конференциясенең йомгаклау этабында уңышлы чыгыш белән котлыйбыз. Илдар аның эшенә югары бәя алды һәм II дәрәҗә дипломга лаек булды.