Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 746 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 43 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Чыршы ачу тантаналары дәвам итә... 25.12.2018
25 декабрь көнне гимназиябезнең 1-4 сыйныф укучылары Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга Г.Тукай ис. филармониянең скверына сәяхәт тоттылар. Мавыктыргыч Яңа ел маҗарасына танык булып, укучыларыбыз Яңа ел чыршысының утларын яндырырга бөтен көчләрен куйдылар. Әлбәттә, чыршының утлары янып, шәһәребезне тагын да матурайтып җибәрде, ә безнең күңелләргә бәйрәм хисе кертте!
-
Гимназиябезгә Кыш бабай килде 25.12.2018
Бүген гимназиябезгә укучыларны котлау максаты белән Кыш бабай юлын тотты! Үзенең дуслары, батыр керпе малае Көрән, төлке кызы Төләнтай һәм барлык җәнлекләр белән, матур театр күренеше куеп, һәрберебезне куандырды, Яңа 2019 ел белән котлап, укучыларыбызга бүләкләр тапшырды!
-
"Тылсымлы Кыш бабай" 25.12.2018
25.12.2018, 2 б сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе Костюнина Г. Р.) Балалар иҗат үзәк йортында "Тылсымлы Кыш бабай" дигән тамашада катнаштылар.
-
Чыршы ачу тантанасы 24.12.2018
Бүген гимназиябезнең 5-11 сыйныф укучылары Черек күл паркында урнашкан Яңа ел чыршысын ачу тантанасында катнашты. Кыш үзенең буранлы холкын күрсәтүгә карамастан, чара бик күңелле узды!
-
"Уймак" тапшыруына рәхим итегез! 24.12.2018
Бүген гимназиянең 6а сыйныфы укучылары командасы FUN24 күңел ачу үзәгендә ШАЯН ТВ телеканалында чыгучы "Уймак" тапшыруын төшерүдә катнаштылар. Әлеге тапшыру хәрәкәтчән, җитез, бер урында тик торырга яратмаучы тамашачылар өчен! Укучыларыбыз командаларга берләшеп, төрле спорт төрләре буенча ярышты. Физик активлыктан тыш, «Уймак»та егет-кызларыбызның зирәклеге һәм төрле хәлләрдән чыгу юлын таба алу осталыклары да сыналды.
-
Укучыларыбыз “Сәләт ВикиМәктәбе” проектының йомгаклау конференциясендә катнашты 21.12.2018
Бүген 21нче декабрь көнне гимназия укучылары “Сәләт” яшьләр үзәге һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла торган “ВикиШкола Сәләт” (“Сәләт ВикиМәктәбе”) проектының йомгаклау конференциясендә катнаштылар.
-
"Такташ укулары" V гимназия фәнни-практик конференциясе 21.12.2018
Бүген гимназиябездә язучы, шагыйрь Һ.Такташ тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган, "Яңарыш" мега-проекты кысаларында "Такташ укулары" дип аталган фәнни-практик конференция узды.
-
Республикакүләм "Безнең фикер" проектында укучыларыбыз көч сынашты 20.12.2018
19нчы декабрь көнне гимназиябез укучылары Валиева Азалия (8а), Галимова Айзилә (8а), Гарифуллин Ринал (8б), Шакиров Рүзәл (8б), Корбангалиев Денис (8б) Республикакүләм "Безнең фикер" проектында катнашты. Әлеге татар телендәге дискуссион клуб яшьләр арасында активлыкны арттыру, тәнкыйди һәм аналитик фикерләүне үстерү, халык алдында чыгыш ясау осталыгына өйрәтү, татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру максатын күз алдында тотып үткәрелә торган проект. Монда татар милләтенең иң алдынгы яшьләре дискуссиядә катнашалар. Төрле проблемалы ситуацияләргә үз фикерләрен белдерәләр, аларны чишү өчен отышлы юллар тәкъдим итәләр. Үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре буенча 8а сыйныфы кызлары Азалия һәм Айзилә җиңүче булдылар, ә инде 8б сыйныфы егетләре Рүзәл, Денис һәм Ринал 3нче урынны яуладылар. Укучыларыбызга алга таба да шундый актив, максатчан булып калырга телибез!
-
ПОЗДРАВЛЯЕМ ПОБЕДИТЕЛЕЙ ГОРОДСКОЙ ОЛИМПИАДЫ! 18.12.2018
Поздравляем призера городской олимпиады «Духовно-нравственная культура народов России: Единство и Согласие» Самарину Екатерину (ученицу 10 класса) и её учителя - наставника Фахрутдинову Файрузу Раефовну - учителя истории. В Олимпиаде приняли участие 240 школьников 5-11 классов образовательных организаций города Казани.
-
Ч. Айтматов исемендәге Халыкара конференция 17.12.2018
Совет районының 121 нче номерлы лицеенда күренекле язучы Ч.Айтматов исемендәге Халыкара конференция үткәрелде. Әлеге чарада гимназиябезнең 8б сыйныфы укучысы Шакиров Рүзәл, татар әдәбияты секциясендә чыгыш ясап, 2 урынга лаек булды. Рүзәлнең фәнни җитәкчесе Г.В.Нурмиевага Рәхмәт хаты һәм Диплом тапшырылды.