Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 746 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 43 педагога |
Новости гимназии №27
Инглиз теле атналыгы дәвам итә
Опубликовано: 27.11.2019
Бүген инглиз теле атналыгы кысаларында безнең гимназиядә кызыклы чара – “Great Britain” исемле квест үткәрелде. Укучылар “Бөек Британия” темасына багышланган төрле биремнәр үтәделәр һәм сорауларга җавап бирделәр. Биремнәр гимназиянең төрле җирләренә яшерелгән иде. Укучылар маршрут битенә таянып, билгеләнгән тәртип буенча барлык биремнәрне дә табып эшләргә тиеш иде. Һәр төркемгә куратор билгеләнде. Алар биремнең дөрес үтәлешен тикшереп, һәр эшләнелгән бирем өчен жетон биреп бардылар. Укучылар бик кызыксынып катнаштылар, һәр биремне җиренә җиткереп башкардылар. Башка темаларга караган тагын шундый квестлар үткәрелгәнен көтәбез диделәр.
Нәтиҗә буларак уен ахырында командаларга грамота һәм бүләкләр бирелде.
К списку новостей