Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
И. А. Крыловка багышлана 17.10.2020

17 октябрь көнне 5 б сыйныфында (укытучы Толстова В.И.) А. Крылов иҗаты буенча презентацияләр яклау булды. Балалар бик тырышып эшләделәр, кызыклы һәм танып-белү материалларын тәкъдим иттеләр.
-
Көзге шәфкатьлелек атнасы 16.10.2020

Гимназиядә “Көзге шәфкатьлелек атнасы” уңаеннан хәйрия акциясе узды. Хәйрия чаралары бездә даими рәвештә үтә. Бу юлы укучыларыбыз Анжела Вавилова исемендәге фондка ярдәм иттеләр. Бары бердәм булганда тормышның иң авыр мизгелләре җиңеллерәк үтелә. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барын онытмыйк!
-
Бөтенроссия иншалар конкурсында җиңү 14.10.2020

5 б сыйныф укучысы Бурганов Ранэль Бөтенроссия иншалар конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды. Җиңүче дипломы белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 13.10.2020

"Векториада 2020" Бөтенроссия конкурсында "Авторлык шигырьләре һәм проза" номинациясендә 1 урын алган рус теле укытучысы Толстова Валентина Ивановнаны котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез!
-
Казанда «Милләт кроссы» узды 12.10.2020

10.10.2020 Казанның «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә бөтенроссия йөгерү көне - «Милләт кроссы» узды. Беренчел мәгълүматлар буенча, ярышларда 18 меңгә якын кеше катнашты. Бәйрәмдә катнашучылар арасында яшь спорт сөючеләр, спортчы-ветераннар һәм безнең гимназия укучылары да бар иде. Бу чарада катнашучыларга активлыклары өчен рәхмәт белдерәбез һәм аларга спортта уңышлар телибез!
-
ОБЖ буенча Бөтенроссия ачык дәресе 05.10.2020

Бүген, 5 нче октябрь көнне, безнең гимназиядә халык күп җыела торган урыннарда табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзен тотышына багышланган ачык дәресләр үткәрелде. Биредә бу темага багышланган презентацияләр каралды, лекцияләр укылды. Әңгәмәләр вакытында янгын куркынычсызлык мәсьәләләренә һәм ашыгыч хезмәтләрне бердәм “112” чакыру номерын куллануына аерым игътибар ителде.
-
ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ! 05.10.2020

Ел саен октябрь башында илебез матур бәйрәм – Россия укытучылары көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә бу көнне безнең кадерле педагогларыбызга рәхмәт сүзләре әйтәләр, чәчәкләр һәм бүләкләр бүләк итәләр, концертлар оештыралар.
-
Барыбыз да өмәгә - гимназиябезне матурларга! 30.09.2020

Бу атна – гимназиябездә җыештыру өмәсе атнасы дип игълан ителде. Гадәттәгечә бу чара территорияне чистарту һәм аны яшелләндерү буенча сентябрьнең соңгы атнасында үткәрелә. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә көнкүреш чүп-чарны, коры үләнне җыештырдылар. Өмә – ул җыештыру гына түгел, ул хезмәт һәм гражданлык-патриотик тәрбия дә. Безнең укучыларыбыз моны бик яхшы аңлыйлар һәм чисталык буенча үткәрелгән бу чараны хуплыйлар.
-
Гриппка каршы вакцинопрофилактика турында 25.09.2020

Гриппка каршы ел саен вакцинация ясау-гриппка каршы профилактиканың иң нәтиҗәле чарасы. 2020 елның 21-29 сентябрендә видеороликларны сылтама буенча карарга була:
https://www.youtube.com/watch?v=1YO_jXuNM8k
https://www.youtube.com/watch?v=i4USooD-plM
-
Татарча диктант 22.09.2020

26 октябрь көнне сәгать 11.00. гимназия бинасында (Казан шәһәре, Н.Назарбаев ур., 48) "ТАТАРЧА ДИКТАНТ” Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Барлык теләүчеләрне әлеге чарада катнашырга чакырабыз.




