Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Кечкенәдән белеп үсик! 20.02.2020

23 нче февраль көнне бөтен ил Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Менә без дә 20 нче февраль көнне 2-3 яшьлек балалар белән бу бәйрәмне үткәрдек. Бәйрәмгә ай баыннан ук әзерлекне башлап, балалар белән солдат рәсемнәре карап әңгәмәләр үткәрдек, армия сафларында булган бабай, әти, абый фотосурәтләрен җыеп күргәзмә ясадык һәм “Бу кемнең бабасы (әтисе) солдат булган?” дигән сорауга уйнап җавап таптык. Ә бәйрәмебезгә кунак булып Аязның дәү әтисе – Айдар абый килде. Ул балаларны батыр солдат булып үсәр өчен олыларның сүзләрен тыңларга, кыю, дус-тату булырга кирәклеген әйтте. Балалар исә килгән кунакка үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: комлы капчыкларны ераклыкка ыргыттылар, елга аша сикереп һәм атлап чыктылар. Солдат киемен карап, кызыксынган сорауларына җавап алдылар. Чара вакытында “Гаилә” бармак һәм “Очучылар” музыкаль хәрәкәтле уеннары уйналды.
Бәйрәмгә балаларны Ватанны саклаучылар көне белән таныштыру, балаларның сөйләмнәрен үстерү, баету, авазларны ачык-аңлаешлы итеп әйтергә өйрәнүне дәвам итү, туган илгә мәхәббәт, бабайларга, әтиләргә хөрмәт, көчле, кыю булырга омтылыш тәрбияләү максат итеп куелды.
Килгән кунагыбыз – Яруллин Айдар Эльбрус улына чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Нужно знать с малых лет!
20 го февраля мы с детьми 2-3 лет отпраздновали праздник “День защитников Отечества”. К празднику готовились весь месяц: провели беседы по картинам, где изображены солдаты, собрали в группе фотографии дедушек, пап и братьев, которые служили в армии, и сделали выставку. На праздник к нам пришел дудушка Аяза – Яруллин Айдар абый. Он рассказал детям, чтобы стать солдатом - нужно слушаться старших, быть отважными и дружелюбными. В ходе праздника дети играли и в пальчиклвые, и в музыкально-подвижные игры. Целью праздника стало – воспитывать в детях чувства патриотизма, развитие речи, уважение к дедушкам и папам.
-
Семинар музыкальных руководителей 14.02.2020

14 февраль көнне Ямаширмә « Йолдыз» балалар бакчасында семинар булып узды. Семинарның темысы “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эстетик усеше һәм иҗат чарасы буларак театральәштерелгән эшчәнлеге” диеп аталды. Узләренең тәҗрибәләре белән уртаклашырга Биектау районы балалар бакчаларыннан музыка җитәчеләр килде. 1 нче кечкенәләр төркемендә ”Зайка - проказник” диеп аталган белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде. Уртанчылар төркеме балалары “Друзья познаются в беде» диеп аталган курчак театры күрсәттеләр. Зурлар катнаш төркеме балалары “Эт белән песи”, “Кем эшләми, шул ашамый” диеп аталган театрлар сәхнәләштерделәр. Тәрбиячеләр Мифтахова Алсу Әдһәм кызы һәм Асылгәрәева Альбина Альфред кызы үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
14 февраля в Ямашурминском детском саду прошёл семинар-практикум для музыкальных руководителей дошкольных образовательных учреждений Высокогорского района РТ: по теме «Театрализованная деятельность в ДОУ как средство эстетического развития и творчества дошкольников”. На семинаре выступили музыкальные руководители Высокогорского района. Воспитанники первой младшей группы показали образовательную деятельность «Зайка – проказник». Воспитанники средней группы показали кукольный театр «Друзья познаются в беде». Старше-подготовительная группа показала театрализованную деятельность «Эт белән Песи», “Кем эшләми, шул ашамый”. Воспитатели Мифтахова А.А. и Асылгариева А.А. поделились своими мастер классами.
-
Янгыннан сак булыйк! 31.01.2020

Статистика буенча Россиядә һәр 4-5 минут саен янгын чыгып тора. Сәгать саен утта кеше һәлак була һәм егермегә якын кеше пешә һәм җәрәхәтләнә. Ел саен ил буенча утта 12 меңнән артык кеше янып үлә.
Янгыннарның төп сәбәпләре – бу, барыннан да элек, ут белән саксыз эш итү ( шул исәптән тәмәке тарту һәм балаларның ут белән шаяруы), электр җиһазларының төзексезлеге, мичләр һәм көнкүреш электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
Без дә “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме белән 27.01.2020- 31.01.2020 аралыгында янгын куркынычсызлыгы турында төрле әңгәмәләр үткәреп, рәсемнәр ясап, мультфильмнар карадык. Янгыннар балаларның ут белән уйнаулары аркасында алар караучысыз үзләре генә калдырылганда чыга. Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатырга, шырпы, кабызгычлар, фейерверклар, шәмнәр, бенгаль утлары белән уйнауның янгынга китерүе, өйдә генә түгел, бәлки ишегалдында, басуда һәм урманда да ут белән сак эш җитәргә кирәклеген аңлатырга тырыштык.
По статистике в России каждые 4-5 минут случаются пожары. Каждый час в огне гибли и около двадцати человек получили ранения. Ежегодно в огне по всей стране гибнут более 12 тысяч человек.
Основные причины пожаров - это, прежде всего, неосторожное обращение с огнем, неисправность электрооборудования, нарушение правил пожарной безопасности при эксплуатации печей и бытовых электроприборов.
Мы с второй младшей группой МБДОУ “Ямашурминский детский сад” Йолдыз " в период с 27.01.2020 по 31.01.2020 провели различные беседы о пожарной безопасности, посмотрели рисунки, мультфильмы. Пожары возникают, когда дети остаются без присмотра из-за того, что играют с огнем. Ребятам постарались разъяснить правила пожарной безопасности, разъяснить, что игра со спичками, зажигалками, фейерверками, свечами, бенгальским огнем должна быть доведена до пожароопасности не только дома, но и во дворе, на поле и в лесу.
-
“Бу кагыйдәләрне онытма”/ «Запомни эти правила». 31.01.2020

Бала белән янгын чыгу сәбәпләрен, аның куркынычсызлыгы, нәтиҗәләре турында һәм ут белән сак эш итәргә кирәклеген кечкенәдән өйрәтергә, аңлатырга кирәк. Шуларны истә тотып уртанчылар һәм зурлар катнаш төркемендә “Бу кагыйдәләрне онытма” дигән темага атналык эш алып барылды. Балалар "Янгын чыгу сәбәпләре" дигән видеоролик, “Аркадий Паравозов спешит на помощь” ,”Рой и пожарная безопасность”сериясеннән мультфильм карадылар. Ут сүндергеч, янгын сүндерүче машина турында белемнәрен ныгыттылар, янгын чыкса “01” номерына шалтыратырга кирәклеген белделәр. Әти-әниләргә белешмәлекләр таратылды.
В целях формирования у детей и взрослых осознанного и ответственного отношения к мерам пожарной безопасности в средне разновозрастной группе была организована неделя на тему «Запомни эти правила». Где дети освоили эти правила с помощью видеоролика «Причины возникновения пожара», мультфильмов “Аркадий Паравозов спешит на помощь” ,”Рой и пожарная безопасность”, познакомились с уголком противопожарной безопасности, средствами тушения пожара (огнетушитель, проливной шланг). Была проведена консультация с родителями на тему «Балаларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бергәләп өйрәтик”.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнәбез. 31.01.2020

Ямаширмә “Йолдыз”балалар бакчасының зурлар катнаш төркемендә янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган атналык булып узды. Шушы атна дәверендә балалар янгын чыгуның ничек куркыныч булуы, янгын чыкса, нишләргә кирәклеге турындагы кагыйдәләрне өйрәнделәр.
Шушы темага карата презентация, мультфильмнар карадылар. Кисеп ябыштыру шөгелендә янгын сүндерүче машинаны ясадылар, аның нинди өлешләрдән торганлыгын өйрәнделәр; һәм янгын сүндерүчене дә ясап, үзләре янгын сүндерүче ролендә уйнап карадылар. Шулай ук әти –әниләр белән берлектә янгын куркынычсызлыгы темасына рәсемнәр ясап алып килделәр.
В старше подготовительной группе Ямашурминского детского сада «Йолдыз» прошла неделя посвящённая пожарной безопасности. На этой неделе дети узнали как вести себя если случился пожар. Они с помощью презентации познакомились с правилами пожарной безопасности.
На занятии аппликация они смастерили пожарника и пожарную машину. И узнали из каких частей состоит пожарная машина.
-
"Карны күзәтү" 22.01.2020

Икенче кечкенәләр төркем балалары белән саф һавада кар яуганын күзәттек. Балалар җепшек кардан кар бабай ясадылар,таучыктан шудылар,яуган карны көрәк белән керәделәр һәм карның үзлекләре турында әңгәмә алып барылды. Кар нинди? соравына тулы җавап бирү, табигатьнең матурлыгына соклану сыйфатлары ныгытылды.
Тема: "Наблюдение за снегом"
Сегодня на прогулке с второй младшей группой наблюдали за снегом. Дети лепили снеговика,катались из горки,работали с лопатами,и беседовали о свойствах снега. Находили ответы на вопрос "снег какой?" ,а так же любовались красотой природы зимой. -
«Балачак этнографиясе» дип исемләнгән воркшоп/ воркшоп «Этнография детства» 22.01.2020

2020 елның 22 гыйнварында тәрбияче Мифтахова Алсу Әдхәм кызы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Балачак этнографиясе» дип исемләнгән воркшопта катнашты.
Воркшопта катнашучылар тарафыннан белем бирү эшчәнлегендә традицион мәдәният формаларын куллану тәҗрибәсе турында дискуссия оештырылды, күчмә уеннар һәм көнкүреш биюләре үзләштерелде, шулай ук текстиль уен курчагы әзерләнде.
Укуларны традицион мәдәният һәм этномәдәни белем бирү өлкәсендә белгечләр Н.Б. Кондратьев, К.М. Сәитова, А.В. Самойлова һәм Ю.В. Әхмәтҗанова үткәрделәр.
Воркшоп нәтиҗәләре буенча катнашучыларга сертификатлар тапшырылган.
22 января 2020 года воспитательница Мифтахова Алсу Адхамовна приняла участие в воркшопе «Этнография детства» на базе Института развития образования Республики Татарстан
-
18 нче гыйнвар - Дөньякүләм Кар бабайның туган көне. 17.01.2020

18 нче гыйнвар - Дөньякүләм Кар бабайның туган көне. Аны Германиянең бер коллекционеры уйлап тапкан, чөнки 18 саны аңа себерке тотып торган Кар бабайны хәтерләткән. Кар бабайны бөтен кеше: олысы да, кече дә бик ярата һәм ул кышның үзенә бер билгесе булып тора.
Шул уңайдан, 17 нче гыйнвар көнне икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары Кар бабайның туган көнен уздырдык. Бу көнне без балалар белән Кар бабайны пластилиннан әвәләдек, “Ак калач” җырын җырладык, “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик комплектына кергән “Кар бабайны төзе” дидактик уенын уйнадык, “Кар бабайлардагы аерманы тап” уены аша төсләрне ныгыттык, сөйләм телен, кул чукларын үстердек. Ахырдан Кар бабайга тәмле торт “пешердек”.
18 января - Всемирный День Снеговика. Отмечается во всем мире потому, что один коллекционер из Германии решил, что в середине января во многих странах есть снег и число 18 похоже на снеговика, который держит в руках метлу. Кроме того, Снеговиков любят все - и взрослые и дети. Снеговика знают даже там, где снега нет! Снеговик стал обязательным символом зимы, каникул у детворы и новогодних праздников у взрослых.
В связи с этим, 17 января мы с детьми второй группы раннего возраста отметили День Снеговика. Мы слепили его из пластилина, играли дидактические игры, водили хоровод «Каравай» и “испекли” торт для Снеговика.
-
Икенче кече яшьтәгеләр төркеменең “Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре” атналыгы 14.01.2020

Балалар бакчасының төп һәм мөһим бурычларының берсе булып балалар тормышының куркынычсызлыгы, аларның сәламәтлеген саклау тора.
Иң беренче суыклар башлану белән, елга-сулыкларөстен боз каплый башлый. Ә боз, кар балалар өчен үзе бер кызыклык дөньсы булып тора. Һәм бу ничек кенә кызык булмасын, ә бик куркыныч та икәнлеген балаларга аңлату зур эш булып тора.
9 нчы гыйнвардан 14 нче гыйнварга кадәр икенче кече яшьтәгеләр төркемендә “Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре” атналыгы уздырылды. Бу атналыкта балалар белән төрле мультфильмнар каралды: “Смешарики. Азбука безопасности “На тонком льду”, “Три кота. Времена года”, “Боз өстендә сак бул!” презентациясе ярдәмендә әңгәмә үткәрелде, буягычлар буялды, сюжетлы рәсемнәр белән “Сорау-җавап” уены уйналды, карның үзлекләре өйрәнелде.
Әти-әниләр белән “Кышкы чорда сулыкларда, боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән консультация үткәрелде, белешмәлекләр таратылды.
Неделя “Безопасность на водоемах” во второй группе раннего возраста
Одним из основных приоритетов работы детского сада является охрана жизни и здоровья детей, организация их безопасной жизнедеятельности.
С наступлением первых заморозков вода в водоёмах покрывается льдом. А лед и снег всегда очень интересовало детей. Но нельзя забывать о серьёзной опасности, которую таят в себе только что замёрзшие водоёмы.
С 9 го января по 14 января у нас прошла неделя “Безопасность на водоемах”. В течении недели смотрели с детьми различные мультфильмы на эту тематику: “Смешарики. Азбука безопасности “На тонком льду”, “Три кота. Времена года”, с помощью презентации провели бесседу, разматривая сюжетные картинки играли в игру “Вопрос-ответ”, изучили свойства снега.
С родителями провели консультацию “Кышкы чорда сулыкларда, боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре” и раздали буклеты.
-
Әкияттә кунакта В гостях у сказки 13.01.2020

Бүген, безнең "Йолдыз" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Ямаширмә мәдәният йортында С. Маршакның "Мәче йорты" әкиятен карап кайттылар. Әкият бик күңелле булды. "Яшь йолдызчыклар" театр коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сегодня, воспитанники нашего детского сада "Йолдыз" в Ямашурминском СДК посмотрели сказку С.Маршака " Кошкин дом". Сказка была очень интересная. Коллективу "Молодые звездочки" желаем успехов и дальнейшего процветания! Спасибо Вам!





