Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Кечкенәләр янына Көз кызы кунакка килде 28.10.2019

25 октябрь көнне икенче кечкенәләр төркеме балалары өчен “Көз” бәйрәме үтте. Нәниләрнең беренче тапкыр зурлап үткәргән бәйрәмнәре булса да, балалар уеннарын, җырларын бик матур башкардылар. Бәйрәмгә Көз кызы кунак булып килде. Балалар Көз кызынының, әбинең сорауларына җавап бирделәр, шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, биеделәр һәм инде уеннар да уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
14.10.2019

16 октябрь – бөтендөнья икмәк көне. Шул көн үңаеннан балалар бакчасының зурлар катнаш төркеме балалары белән авылыбызның ипи пешерү цехына сәяхәт ясадык. Пешекче апалар балаларга ипи пешерүнең алымнарын сөйләде һәм табынга нинди юл аша килүен күрсәтте. Соңыннан бакчага кайткач, тәрбияче “Ипидән зур нәрсә юк” дигән темага әңгәмә уздырды, ипигә хөрмәт тәрбияләде.Ипинең кибет киштәләренә килгәнче нинди катлаулы юл үтүен зурлар төркеме балалары үз күзләре белән күрделәр. Экскурсия вакытында ипи пешерү цехы эшчеләре балаларны кекс белән сыйладылар. Зур рәхмәт аларга!
16 октября — Всемирный день хлеба. В преддверии этого праздника дети старшей разновозрастной группы совершили экскурсию в хлебопекарню родного села. Ознакомление детей с многообразием профессий относится к важным задачам дошкольного образования. В пекарне кроме хлеба выпускают и другую вкусную продукцию: кексы, булочки, пирожки, пироги.... Экскурсия помогла нам увидеть последовательность работы по выпечке хлеба и хлебобулочных изделий, познакомила с необходимыми трудовыми действиями пекарей. Воспитанники закрепили знания о том,что этот продукт является самым главным на нашем столе. В конце экскурсии пекари угостили детей тёплыми кексами, дети благодарили за вкусные кексы и за экскурсию.
-
Чыршы, нарат тубырчыклары белән уйныйбыз/ Игры с шишками 14.10.2019

В.А.Сухомлинский болай дигән: “Баланың зиһене аның бармак очларында” . Бармак уеннары баланың сөйләмен актив үстерергә ярдәм итә. Бу күнегүләр вак моториканы, кул чуклары хәрәкәте координациясен үстерә, димәк, сөйләм һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итә; игътибарлылык, уйлап чыгару осталыгы һәм хәтерне үстерә, сабыйда үзенең гамәлләрен сөйләү тойгысы тудыра.
Беренче кече яшьтәгеләр төркеме чыршы тубырчыклары белән уч төпләрендә уйныйлар.
Тубырчык, тубырчык,
Чәнечкеле тубырчык!
Алга, артка, алга, артка,
Тәгәрә син, тубырчык!
-
Әлмәт курчак театры бездә кунакта/ Кукольный театр Алина у нас в гостях 29.09.2019

23 сентябрь көнне безнең балалар бакчасына Әлмәт курчак театры “Кәҗә бәтиләре һәм дуңгыз баласы Фунтикның яңа маҗаралары” дигән әсәр белән кунакка килде. Әсәрнең эчтәлеге балалар өчен бик тә анлаешлы һәм кызыклы иде: тормыш иминлеге нигезләрен искәртеп киттеләр. Шундый мавыктыргыч әсәрләре белән Әлмәт курчак театры безне тагын да сөендерсен иде. Аларга эшләрендә зурдан-зур уңышлар телибез! Әти-әниләргә балаларга курчак театры карауны оештырулары өчен рәхмәт белдерәбез!
-
“Бездә бүген кабак көне”/“День тыквы” 27.09.2019

25 нче сентябрь көнне “Йолдыз” балалар бакчасында көз бәйрәме уңаеннан “Бездә бүген кабак көне” исеме астында кичә булып узды. Кичә балаларның матур җыр- биюләре, көз турында шигырьләре белән үрелеп барды. Бәйрәмгә кунак булып килгән Акбай һәм яшелчәләр “патшабикәсе” Кабак балаларның күңелләрен тагында күтәреп, сөендереп җибәрде.. Алар балалар белән “Карачкы”, “Кояш һәм яңгыр”, “Безнең бакча”җырлы-биюле уеннарын уйнадылар , “Кем тизрәк”, “Идәнгә төшермә” ,“Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аер ” һ.б. ярышларда катнашып көч сынаштылар, табышмаклар чиштеләр. Ә балалар үз чиратында кабакның бик файдалы, витаминнарга бай яшелчә икәнен, бу яшелчәдән бик күп ризыклар пешереп булганын белделәр һәм үзләре дә кабак боткасы пешерү серләренә төшенделәр. Бәйрәм ахырында Акбай һәм Кабак балаларга үзләренең күчтәнәчләрен тараттылар, ба лалар бик тәмле кабак пәрәмәче һәм алмалардан авыз иттеләр.
В нашем детском саду прошел осенний праздник посвященной ко “Дню тыквы”, дети познакомились с историей появления тыквы, выделили её характерные особенности: величину, форму, цвет, вкус. Узнали о пользе блюд из тыквы и о ее роли в жизнедеятельности организма И вместе с гостями дети участвовали в играх-соревнованиях, пели и танцевали.
-
Әти- әниләр игътибарына!!!/ Родителям!!! 25.09.2019

Оформить компенсацию за детские сады можно, не выходя из дома. Электронная услуга доступна на портале госуслуг Татарстана. Для подачи электронного заявления необходимо зарегистрировать личный кабинет на портале госуслуг РТ uslugi.tatarstan.ru . Затем нужно зарегистрировать личный кабинет и сохранить персональные данные на портале госуслуг Российской Федерации gosuslugi.ru для авторизации через Единую систему идентификации и аутентификации. После СМС от портала госуслуг РФ об успешном подтверждении введенных персональных данных нужно подать заявление на портале госуслуг Республики Татарстан.
-
Икенче кече яшьтәгеләр төркеме көзге табигатьне күзәтә 20.09.2019

-
Икенче кече яшьтәгеләр төркеме сенсор бүлмәсендә 19.09.2019

Тәрбиячеләр адаптация чорында сенсор бүлмәсен үз эшләрендә актив кулланалар.
-
Нәниләр комда рәсем ясарга өйрәнә / Малыши рисуют на песке 12.09.2019

Бүген беренче кечкенәләр төркемендә ком белән төрле тәҗрибәләр уздырылды. Әлеге шөгыль вакытында нәниләр коры комга рәсем төшереп булуын, өрсәң,аның юкка чыгуын күреп сөенде. Көзнең матур көнендә ком белән уйнау бик күңелле һәм файдалы булды.
-
02.09.2019

Эче тулы балалар
Парталар һәм такталар.
Бик тырышып белем бирә
Абыйлар һәм апалар. (мәктәп)
Шушы табышмакның җавабын табудан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының мәктәпкә экскурсиясе башланып китте. Балаларның 1 сентябрьнең белем бәйрәме икәнлеген; балаларга белемне кем бирә; укучы сумкасында ниләр бар; беренче сыйныф укучысы нинди булырга тиеш; кыңгырау ни өчен кирәк кебек сорауларның барысына да татар теле һәм әдәбият укытучысы Галлямова Чулпан апа җавап бирде. Балалар өлкән сыйныф укучылары белән таныштылар, парта артларында утырып карадылар, рус теле, татар теле, информатика кабинетларында булдылар. Бу экскурсия балаларда мәктәпкә бару теләге уятты
Сегодня воспитанники подготовительной к школе группы совместно с воспитателем посетили школу. Там дети узнали что, 1 сентября – день знаний; кто учит школьников; каким должен быть первоклассник; что должно быть в сумке школьника; зачем школе звонок. На все эти вопросы ответила учитель татарского языка и литературы Галлямова Чулпан. Так же дети познакомились со старшеклассниками, посетили кабинеты татарского, русского языка, кабинет информатики. От такой насыщенной экскурсии у детей появилось желание идти в школу.





