Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
E-Mail: | yoldyz.yamash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 84 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 0 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
7 нче апрель көнне балалар бакчасында “ Укыту методик комплектларын кулланып балалар бакчасында ике дәүләт теленә өйрәтү ” дигән темага семинар узды
12.04.2017
Бу семинарда районның һәм Арча районының 8 нче номерлы балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.Бу очрашу күп кенә сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итте дип белдерде педагоглар.
-
Кошлар көне
04.04.2017
31 нче март көнне безнең балалар бакчасында “Кошлар көне”нә багышланган физик ял сәгате булып узды
-
Якын дустым – китап!
30.03.2017
Беркайчан да китапның
Үткән юлын онытма
Рәнҗетмә син китапны
Аның битләрен ертма!
2 нче апрель – Халыкара балалар китабы көне уңаеннан зурлар катнаш төркем балалары Ямаширмә мәдәнияты йортында урнашкан китапханәгә экскурсияга барды.
-
Халык уен кораллары остасы Солтан Фидаис улы Шиһапов белән очрашу
30.03.2017
Бүген балалар бакчасында традицион кыйммәтләр белән кызыксындыруны тагын да камилләштерү, туган телгә мәхәббәтне фольклор, тарихи ядкарьләр, этник сәнгать аша үстерү максатында педагог, музыкант, фольклорчы Шигапов Солтан Фидаис улы белән очрашу узды. Солтан Фидаис улы Шиһапов үзенең "Халык көййләрендә халыкның язмышы чагыла” (“Народная музыка как зеркало отражения судьбы народов”)” программасы белән балалар күңелендә онытылмас эз калдырды.
-
Котлыйбыз! Поздравляем!
26.03.2017
Биектау Мәдәният йортында уздырылган "Кораблик детства" фестиваленең гала-концертында безнең бакчадан зурлар катнаш төркеме балалары феерлар белән бию башкарып, район балалар бакчалары бию коллективлары арасында икенче урын алдылар. Музыка җитәкчесе Лилия Альберт кызына сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп калабыз. Балаларга һәм музыка җитәкчесенә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Бишек туе" күңел ачу чарасы
23.03.2017
Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам – багалмам, үсәсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем,
Күземнең нуры, күчәрсеңме син?
Бәхет гөлемнең чәчәге булып,
Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син?
Әнием диеп, кадерлем диеп,
Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?
Туфан Миңнуллин шигыре, Рәшит Абдуллин көе
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын.
22.03.2017
Әйдә, кояш. Сип нурыңны,
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә.
-
Без спортны яратабыз
17.03.2017
16 нчы март көнне зурлар катнаш төркем балалары белән “Мини Олимпиада Главы” бәйгесе үтте.
-
Суган утырту
14.03.2017
Зурлар төркеме балалары тәрбияче Гыйлаҗиева Энҗе Рәшит кызы белән белән бергәләп. суган утырттылар, суган утырту тәртибен сөйләмдә ныгыттылар.
-
Беренче кечкенәләр төркеме балалары әниләрне җырлы-биюләр белән котладылар
11.03.2017
8 нче Март – үзенә күрә бер үзенчәлекле матур бәйрәм. Бу көнне һәркем үз әнисен бәйрәм белән котлый. Ә менә 6 март көнне беренче кечкенәләр төркеме балалары әниләрне җырлы-биюләр белән котладылар. Бәйрәм барышында балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, “Ачуланыштык-дуслаштык”, “Без яулыклар юабыз” һәм “Без матрешкалар” җырларын бүләк иттеләр. Кечкенәләр янына кунакка песи баласы – Шукбай, Акбай һәм җылы Кояш килде. Аларның һәркайсы балаларга үзләренең әниләрен ничек котлауларын күрсәттеләр. Соңыннан кояш балаларга уен уйнатып балаларның күңелләрен тагын да күтәрде. Балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.