муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
| Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
| E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
| Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Чаңгы ярышы 13.03.2019

Безнең укучыларыбыз- Низамиев Ришат, Зарипов Айрат, Халиуллина Язилә, Хайруллина Ландыш районда үткәрелгән чаңгы буенча эстафетада туп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1 урын яуладылар. Укучыларыбызны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.!
-
Авылларыбыз тарихы турында китап чыкты 13.03.2019

Безнең тамырларыбыз бик тирәнгә, ерак чорларга барып тоташа. Суыксу, Кече Рәс, Зур Рәс, Кондырлы, Чәмәк һәмТашсу авылларының тарихы ихтирамга лаек. Туган авыл - ул безнең туган, үскән җиребез. Безгә монда һәрбер йорт, тыкрык, урам, күпер яхшы таныш һәм якын. Чөнки авылыбызны безнең әби- бабаларыбыз, әти - әниләребез төзегән. Алар тырышып хезмәт иткәннәр, йортлар салганнар, балалар үстергәннәр, аларның бу җирдә тирләре тамган. Кызганыч, күбесе безнең арада юк инде. Кайда гына яшәсәк тә еллар үтү белән туган авыл, туган йорт, күршеләребез, дусларыбыз, укыган мәктәбебез, печән чапкан һәм җиләк җыйган болыннарыбыз ешрак искә төшә. Хәзерге көндә безнең якташларыбыз илебезнең төрле почмакларында туган илгә тугрылыклы хезмәт итә. Ә туган яктан, туган авылдан китмәгән авылдашларыбыз һәр сәгать, һәр көн саен авылыбызның тарихын баета. Авылым халкы бүген яши, эшли, киләчәк буынга тәрбия бирә, алга зур ышаныч белән карый. Авылларыбызның киләчәге якты.
Авылларыбыз тарихын чагылдырган китап белән түбәндәге ссылка буенча кереп таныша аласыз.
-
8 март - халыкара хатын-кызлар көне 07.03.2019

Бүген Клара Бариевна мәктәптә 8 март - халыкара хатын - кызлар көненә карата бик матур эчтәлекле кичә оештырды.. Бәйрәмнең беренче өлешендә концерт булса, икенче өлешендә Г. Гыйлмановның "Көмеш тарак" спектакльеннән өзек куелды Укучыларыбызның чыгышларын барыбыз да бик яратып карадык. 5-6 сыйны укучылары рольльләрне шундый оста башкардылар, аларны тын да алмыйча тыңладык. Молодцы , укучылар!
-
Урок цифры 04.03.2019

с 25 февраля наша школа присоединилась к Всероссийской акции «Урок Цифры», направленной на повышение интереса молодежи к информационным технологиям — в продолжение ежегодной акции «Час Кода».В начале «Урока цифры» учитель информатики Гатауллина Л. Х. рассказала о цели проведения акции, познакомила учащихся с официальным сайтом «Урока цифры», затем школьники посмотрели учебный видеоролик и ответили на вопросы к нему.Завершающая, практическая часть урока прошла в форме игры на онлайн-тренажере. Дети побывали в «подводном мире», где помогали ученым восстановить работу исследовательской лаборатории после произошедшего землетрясения, программируя действия робота и прописывая код для каждого его шага на пути к цели.Ребята, которые прошли все уровни игры, получили сертификаты участников.Урок был незабываемым!
-
Аҗаган 27.02.2019

Ватанны саклаучылар айлыгы кысаларында мәктәптә "Аҗаган" булды. Укучылар ике командага бүленеп төрле ярышларда көч сынаштылар. “Мина” эзләү, граната ыргыту, 1 км арага йөгерү кебек ярышлар үткәрелде.
-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2019

22 февраль көнне мәктәптә Ватанны саклучылар көне билгеләп үтелде. кунакка укучыларыбызның әтиләре, дәү әтиләре кунакка килде.. Укучыларыбыз алар каршында концерт куйдылар,"Ил терәге сез, ир-егетләр"-дип исемләнгән кичә бик җылы үтте. Армиядә булган әтиләр, ир укытучылар турында презентация күрсәтелде. Бәйрәмнең икенче өлешендә әтиләр балалары белән көч сынаштылар. Килгән кунаклар да, балалар да рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Хоккей! 20.02.2019

Бүген мәктәптә хәрби - патриотик айлыгы кысаларында Муса Җәлил истәлегенә багышланган хоккей матчы булып узды. Матчта "Восход" һәм "Юпитер" командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә 15 кә 10 хисабына "Восход" командасы җиңү яулады.
-
Уроки Универсиады 13.02.2019

13 декабря в школе прошли уроки Универсиады. Школьники узнали о значимости споривных игр.
-
12 декабрь-Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн. 12.02.2019

Бүген мәктәптә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгарган көн. Шул уңайдан мәктәбебездә "Әфганстан-йөрәк ярасы"-дип исемләнгән чара үткәрелде.
-
Район музеенда кунакта 11.02.2019

Башлангыч сыйныф укучылары бүген районның туган якны өйрәнү музеенда булып кайттылар. Укучыларыбыз экспонатларны бик кызыксынып карадылар.











