муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru, suksu@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 35 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Страуслар янында кунакта 27.06.2016
Укучыларыбыз бүген Ямаширмә авылында урнашкан страуслар яши торган фермага бардылар. Алар андагы матур кошларга сокланып кайттылар.
-
Ура! Спорт мәйданчыгы ачылды! 25.06.2016
Бүген иң шатлыклы вакыйга булды. Балалар өчен рәсми рәвештә спорт мәйданчыгы ачылды. Мәйданчыкны ачарга районыбыз башлыгы Кәлимуллин Р. Г. килде. Ул балаларга көчле, сәламәт булып үсүләрен теләде. Ә без үз чиратыбызда мондый иркен уңайлы мәйданчыкны булдырган өчен барысына рәхмәт белдерәбез.
-
Чыгарылыш кичәсе 24.06.2016
Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе булды. Мәктәбебезнең иң тырыш, иң акыллы, иң якты йолдызлары мәктәбебездән чыгып китәләр. Аларга ак юллар телибез! Барлык теләкләре дә тормышка ашсын!
-
Тукай эзләре буйлап 23.06.2016
Бүген лагерьда ял итүче укучыларыбыз Тукай-Кырлай музеенда булдылар. Сәгъди абзый йортын яратып карадылар.
-
22 июнь - Сугыш башланган көн 22.06.2016
Бүген лагерьда ял итүче укучыларыбыз сугыш башлануга 75 ел буларак, һәйкәл янына барып сугышта һәлак булган каһарманнарыбыз истәлегенә чәчәкләр куйдылар, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Илебезне тетрәткән иң куркыныч Бөек Ватан сугышында башларын салган батырларны онытырга ярамый.
-
Лагерь көннәре дәвам итә. 21.06.2016
Балаларыбыз бүген ял иткән арада компьютерда интеллектуаль уеннар уйнадылар.
-
Лагерь көненең 8 көне. 20.06.2016
Лагерь көннәре дәвам итә. Бүген яңгыр яуды. Яңгыр яуса да балаларга эчке якта да эш табылды. Чәчәк савытлары юдылар.
-
Лагерь көннәре дәвам итә. 13.06.2016
Эшләп аргач, балаларыбыз спорт мәйданында ял итәләр+
-
Хезмәт һәм ял лагеры 11.06.2016
11 июнь көнне мәктәптә хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады. Лагерьга10укучы йөри. Укучыларыбыз эшли - ял итәләр. Бүген спорт мәйданчыгы тирәсенә чәчәкләр утырттылар. Тиздән яңа спорт мәйданчыгы эшли башлаячак.
-
Авыл җыены 07.06.2016
Бүген мәктәпне оптимизацияләү мәсьәләсе буенча авыл җыены булып узды. Җыенда район хакимияте башлыгы урынбасары- Гәләутдинова Ләйсән Илгизовна, район башкарма комтеты урынбасары- мәгариф бүлеге җитәкчесе- Ахметзянов Нияз Камилевич , Суыксу авылы җирлеге башлыгы Низамиев Рамил Сәлимович катнашты. Ата-аналар үзләрен борчыган сорауларын җиткерделәр. Мәктәпне бер елга булса да урта мәктәп итеп калдыруларын сорадылар.