муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru, suksu@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 35 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Эвакуация 10.03.2017
Терроризм, экстремизмга каршы декада кысаларында бүген эвакуация оештырылды. Укучылар һәрберсе каян, ничек чыгуны яхшы белделәр. Укучылар һәм укытучылар бик кыска вакыт эчендә бер нинди куркуларсыз мәктәптән чыгып тезелделәр. Һәр сыйныф җитәкчесе мәктәп директоры Марат Радиковичка рапорт тапшырды.
-
Декада дәвам итә 09.03.2017
Террроризм, экстремизм каршы чаралар планы нигезендә 9-11 сыйныфларда "Күпмилләтле дөнья яшьләр күзлегеннән"-дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Әңгәмәне Фирдәвес Әхәтовна оештырды. Укучыларга темага кагылышлы сораулар бирелде, аларның фикерләре тыңланды.
-
Терроризмга юк! 09.03.2017
6-7 сыйныф укучылары терроризм, экстремизм турында видеофильм карадылар. Видео буенча әңгәмә оештырылды.
-
Рушан хәзрәт бездә кунакта 09.03.2017
Мәктәбебезгә бүген Рушан хәзрәт килде. Ул укучыларга үзенең вәгазьләрен җиткерде. Вәгазьләре укучыларның күңеленә үтеп керерлек булды. Ялганламау, тупас булмау, өлкәннәрне хөрмәт итү, кечкенәләргә ярдәм итү, миһербанлы булу , әти-әниләрне ярату һәм башка мөһим сүзләр әйтелде.
-
Бәйрәм белән, гүзәл затлар! 07.03.2017
Егетләребез 8 март-халыкара-хатын -кызлар көненә карата концерт куйдылар. Яңгыраган матур җырлар, дәртле биюләр, скетчлар барысы да гүзәл затларга багышланды.
-
Рәсем күргәзмәсе 07.03.2017
5 -6 сыйныф укучылары тарафыннан "Без терроризмга каршы!"-дип исемләнгән рәсем күргәзмзсе оештырылды.
-
Без-бер планета балалары! 04.03.2017
Бүген башлангыч сыйныфларда "Без бер планета балалары!"-дигән сыйныф сәгате булып узды
-
"Терроризмга юк!"-дибез. 03.03.2017
1 марттан 10 мартка кадәр район күләмендә терроризмга һәм экстремизмга каршы профилактика чаралары буенча декада игълан ителде. Район планына нигезләнеп төзелгән план буенча мәктәп күләмендә дә чаралар үткәрелә башлады.
-
Сау бул, әлифба! 01.03.2017
Бүген башлангыч сыйныф укучылары әлифба бәйрәме үткәрделәр.1 нче сыйныф укучысы Мәхмүтова Эльвинаның укуга, исәп-хисапка осталыгы тикшерелде.Әкият герое -Кызыл шапка рус теленнән белемен тикшерде. Ул сынатмады. Алга таба ул рәхәтләнеп укый алачак. Укучылар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Алар барысы да әлифба китабына рәхмәтле. Соңыннан тәм-томнар белән сыйландылар.
-
ГТО осталары 01.03.2017
Шул ук көнне ГТО да иң оста булган укучыларыбызга тантаналы рәвештә ГТО значоклары тапшырылды. Укучыларны котларга спорт мастеры Нәфис Миннебаев һәм “Тулпар” класстан тыш эшләр үзәге методисты Рушан Билалов килде. . Безнең мәктәптә барлыгы 13 укучы алтын, көмеш, бронза значокларына ия булдылар. Алар безнең горурлыгыбыз! Молодцы !