муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Кар ява тора, трактор чистарта тора.Чишмә юллары суга килүчеләргә һәрвакыт уңайлы. 20.01.2016

Чишмә тирәсен чистарту саваплы эш.
-
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә 18.01.2016

6 нчы сыйныф укучылары мәктәп фондына узләреннән өлеш керттеләр. Алар Татмелиорация-Агро идарәсе әйләнәсен кардан арындырдылар. Моның өчен идарә җитәкчесе аларга акчалата бүләк биргән. 6 нчы сыйныф укучылары ул акчаны мәктәп фондына тапшырдылар.Рәхмәт аларга!
Яхшы эш югары бәяләнде.Молодцы!Башкалар да алардан үрнәк алсыннар иде.
-
Ялгыз яшәүче Фәридә апага укучылар ярдәме бик вакытлы булды. 18.01.2016

Олы юл янында яшәгәнлектән Фәридә апанын капка төбенә эттереп киткәннән соң да кар өелеп кала.Укучылар аңа бик теләп булышалар.
-
Фестиваль ГТО 16.01.2016

Бүген мәктәптә ГТО нормаларын тапшыру буенча фестиваль булып узды. Бу фестивальдә 35 укучы катнашты. Турникта тартылу, отжимание, чаңгыда йөгерү кебек спорт төрләре буенча укучылар һәм мәктәп коллективы үзләрен сынадылар
-
Укучылар авыл уртасындагы һәйкәлне ел әйләнәсе карап торалар 15.01.2016

Бөек Ватан сугышында һаләк булганнар истәлегенә куелган обелиск-һәйкәл әйләнәсен безнең мәктәп укучылары ел әйләнәсе даими чүп-чардан, кардан чистартып торалар.
-
Мәктәп тракторы үз эшен эшли. 15.01.2016

Мәктәп тракторы тик тормый. Мәктәп ишек алдын, капка төбен, каток әйләнәсен кардан чистарту эшен трактор бик җиңел башкара. Чишмә юлын, клуб, кибет, идарә тирәләрен дә ялт иттереп эттереп куя.
Кар күп яуган вакытта урамнарны да чистарта. Авыл халкы мәктәп директоры Зәбиров Нәгыйм Абдулхак улына бик РӘХМӘТле.Чөнки штурвал артында ул үзе.
-
Укучылар "Чишмәкәй" балалар бакчасына ярдәм итәргә дә өлгерәләр 15.01.2016

"Чишмәкәй" балалар бакчасы капка төбен һәм керү юлларын укучылар "Эһ!" дигәнче кардан чистартып алалар. Алар моның өчен бакча хезмәткәрләреннән "РӘХМӘТ" сүзләре ишетәләр.
-
Сугыш ветераны Җиһаншин Әдһәм абыйга ярдәм 14.01.2016

Укучылар сугыш ветераны Җиһаншин Әдһәм абыйнын капка төбен һәм ишек алдын кардан чистартырттылар.
-
Иске Яна ел каршылау 12.01.2016

Укучылар иске Яна елны каршы алу көнен бик күңелле билгеләп үттеләр.
-
Каток гөрләп эшли 08.01.2016

Кышкы каникул көннәрендә мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре катокны шома , тигез итеп катырдылар. Көндез кечкенә балалар тимераякта шусалар, кич белән авыл яшьләре шау-гөр килеп хоккей уйнадылар. 4 баганадагы прожектордандан төшкән яктылык астында бик күңелле итеп уйныйлар.
Мәктәп дирекциясе авыл яшьләренә зур рәхмәтен белдерә!









