муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек 16.04.2016

Бүген язгы ГТО фестивале башланды. Мәктәптә нормаларны тапшыруга әзерлек күптән бара инде.
-
Игелекле гамәлләр атнасы башланды
16.04.2016
16 нчы апрельдә язгы игелекле гамәлләр атнасы башланып китте. Мәктәп укучылары сугышта һәлак булганнар батырлыгына салынган һәйкәлне чистартуда катнаштылар.
-
Кәгазь самолетлар конкурсы 13.04.2016

Бүген мәктәптә кәгазь самолетларны очыру конкурсы узды. Конкурста ике төрле ярыш булды: иң ерак арага очыру һәм югары пилотаж. Иң ерак арага очыру конкурсында икенче ел рәттән 4 нче сыйныф укучысы Хөсәенов Алмаз җиңүче булды. Сәйфетдинов Илфрүз югары пилотаж конкурсында беренче урынга чыкты. Аларны котлыйбыз!
-
Поздравляем! 12.04.2016

Сегодня в Учхозской СОШ прошла первая историко-литературная конференция "Научитись любить...", посвященная творчеству поэта Е. А. Боратынского. В номинации "Я возвращуся к вам..." (Литературная "Стихи о родине") 2 место заняла из нашей школы ученица 9 ого класса Файзрахманова Ландыш. Учитель - Хасанова Ильсия Ильдусовна. Поздравляем их !
-
12 нче апрель - Космонавтика көне 12.04.2016

Бүген беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринның беренче тапкыр космоска очуына 55 ел. Шул уңайдан мәктәптә "Космоска беренче адым" дигән чара үткәрелде. Укучылар Гагаринның хезмәт һәм тормыш юлы белән таныштылар. МКСны Он-лайн режимда карадылар.
-
Әлифба бәйрәме 05.04.2016

Бүген берече сыйныфларның Әлифба бәйрәме булды. Алар беренче укытучылары Идрисова Хәлидә апалары белән әлифбаны уңышлы гына тәмамладылар.
-
Ата-аналар җыелышы 01.04.2016

Бүген 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. "Сәламәт яшәү серләре" темасы белән Абдрахманова Гүзәл чыгыш ясады. Шулай ук авыл фельдшеры Шәйхетдинова Миләүшә хәзерге вакытта еш очрый торган авырулар турында сөйләде. Ата-аналарны 3 нче чирек нәтиҗәләре белән завуч Нәҗметдинова Лилия таныштырды.
-
Кошлар көне 01.04.2016

1 нче апрель - Бөтендөнья кошлар көне. Шул уңайдан мәктәптә кошлар көне уздырылды. Биология укытучысы Абдрахманова Гүзәл "Кошлар иленә сәяхәт" дигән конкурс уздырды. Конкурста "Шәүлегән" һәм "Уткойрык" командалары ярышты.
Кичәнең кульминацион моменты булып укучылар алып килгән кош ояларына конкурс булды. "Чулпан" заказнигы инспекторлары Гыймадиев Фәнил һәм Шакиров Рафис абыйлары алып килгән дипломнар һәм китаплар җиңүчеләргә бүләк итеп бирелде. Ахырдан укучылар повар Гөлия һәм Ләлә апалары пешергән карга боткасыннан авыз иттеләр.
-
Укытучылар бердәм формадан йөриләр 30.03.2016

Мәктәп укытучылары бертөрле формадан йөри башладылар.
-
Укучылар язгы каникулга киттеләр 19.03.2016

Дүшәмбедән укучылар язгы каникулга китәләр. Шул уңайдан мәктәптә линейка уздырылды. Шулай ук линейкада Кит һәм Эверест конкурсларында катнашучыларны бүләкләделәр.









