Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
| Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
| E-Mail: | Svkbk.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
Иске ел китеп бара, яңа Ат елы килә. 27.12.2013

Елан елы бик кызыклы гына итеп чыгып бара әле, бер дә кыш димәссең. Шулай да кар сыннарын ясап фотога төшереп өлгердек. Төп тематика - 2014 елда Сочида үтәчәк Олимпиада уеннары символлары. Төп символлар - ак аю, леопард, куян, паралимпия уеннары символлары - снежинка һәм лучик. Барысын да фотогалереядан карарга була.
-
Чыршы бәйрәме 26.12.2013

Бүген мәктәбебездә 1-7 сыйныф укучылары өчен чыршы бәйрәме булып үтте.
-
"Манзара"тапшыруында безнекеләр 20.12.2013

Безнең бер төркем укучылар - Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты каршында оешкан курчак театры (җитәкчесе Миннекаев Ф.М.) членнары "Манзара" тапшыруында катнашып кайттылар.
-
Яңа елга әзерлек 20.12.2013

Мәктәптә яңа елга әзерлек тулы көче белән бара. Кар сыннарын ясап, буяп куябыз, кояш елмаеп кына килеп чыга да, үзенең нурлары белән сыннарыбызның буяуларын юып төшерә. Ә без тагын матурлыйбыз. Шулай итеп мәктәп алдында кар сыннары ясадык, бакчадагы чыршыны бизәдек, чыршы бәйрәмнәренә әзерләнәбез. Ә 9 һәм 11 сыйныф укучыларының үз мәшакәтьләре, алар БДИ һәм ДЙА нә әзерәнәләр.
-
"Чисталык дәресе" акциясе 20.12.2013

2013 ел- экология елы буларак игълан ителде. Шул максаттан мәктәбебездә "Чисталык дәресе" акциясе кысаларында тәрбия сәгатьләре, викторина үткәрелде. Укучыларда табигатькә сакчыл караш , экологик культура тәрбияләү безнең төп бурычыбыз.
-
Максабаш башлангыч мәктәбеннән яңалыклар 19.12.2013

Максабаш башлангыч мәктәбендә укучыларны спортка тарту буенча күп эшләр башкарыла. Көрәш түгәрәге члены Давлетшин Марсель Баландышта булып үткән көрәштә 2 урын алды. Мәктәп ишегалдында төзелгән яңа спорт мәйданчыгында балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. Иң куанычлысы - яңа мәктәп бинасы төзелеп килә.
-
5 сыйныфта онлайн-тест 19.12.2013

Бүген 5 сыйныф укучылары рус теле, математика, окружающий мир фәннәреннән онлайн-тест эшләүдә катнаштылар.
-
4 сыйныфта тест 18.12.2013

4 сыйныф укучылары 10 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр 4 фәннән тест эшләделәр: математика, рус теле, татар теле, окружающий мир.
-
6 сыйныфта онлайн-тест 18.12.2013

Бүген 6 сыйныф укучылары онлайн-тест бирүдә катнаштылар.
-
Кышкы сыннар 17.12.2013

Елдагыча мәктәп янында төрле кар сыннары ясау белән шөгыльләнәбез. Зәнгәр агач ат елы килә быел. Әлбәттә инде төп урынны ат белән беррәттән Кыш бабай һәм Кар кызы алып торачак. Ә калган сыннар турында соңрак яңалыкка куярбыз.














