Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
| Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
| E-Mail: | Svkbk.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Күңелле каникуллар 05.01.2014

Кышкы каникул вакыты спорт белән шөгыльләнү өчен иң уңайлы вакыт: чаңгыда йөрү, конькида шуу, ә иң күңеллесе әлбәттә хоккей уйнау. Хоккей һәм чаңгы ярышлары түгәрәге җитәкчесе Низамов И.Ф. җитәкчелегендә укучылар хоккей мәйданчыгында ярышлар үткәрәләр.
-
Каникул вакытында имтиханнарга әзерлек 03.01.2014

Каникул вакыты булуга карамастан мәктәбебез гөрләп тора. 9 һәм 11 сыйныф укучылары БДИ һәм ДЙА нә әзерлек буенча консультацияләргә йөриләр. 2 январь көнне рус теленнән, ә бүген математикадан консультация үткәрелә.
-
Хоккей мәйданчыгында 02.01.2014

Каникул вакытында укучыларыбыз хоккей мәйданчыгында шөгыльләнәләр. Шулай ук чаңгы ярышларына да әзерләнәләр.
-
Яңа ел бәйрәмнәре 01.01.2014

Мәктәбебездә яңа ел бәйрәмнәре үтеп тә китте. Укучыларыбыз чыршы бәйрәмендә дә, бал-маскарадта да актив катнаштылар. (Чаралар турында тулырак алдагы яңалыкларда әйтелде)
Бәйрәмнәребез барышы турында фотогалереяда танышырга була.
-
С новым годом! 31.12.2013

Всех своих коллег, родителей, учащихся поздравляем с новым годом! Пусть год лошади с собой принесет много удач, счастья, любви, здоровья, богатства.
-
Хоккей коробкасы ачылышы 30.12.2013

29 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа һәм Максабаш авылларындагы хоккей коробкасының кышкы сезонга ачылышы булды.
-
Хоккей ярышлары 30.12.2013

Кышкы сезонга керүгә, бигрәк тә кышкы каникул чорында укучыларыбыз хоккей мәйданчыгыннан кайтып та кермиләр. Кызлар конькида йөриләр, ә егетләр хоккей уйныйлар. Максабаш һәм Югары Кибәхуҗа авылыннан укучыларыбыз ике команда булып үзара да ярышлар оештыралар, районыбызның башка авылларына да ярышларга йөриләр.
-
Максабаш башлангыч мәктәбеннән яңалыклар 28.12.2013

Максабаш башлангыч мәктәбендә дә гөрләтеп яңа ел бәйрәмнәре булып үтте. Яшел чыршы әйләнәсендә укучылар матур җырлары, биюләре, Кыш бабайга карата шигырьләре белән чыгыш ясадылар.
-
Яңа елга карата стена газеталары 28.12.2013

Елдагыча һәр класс яңа елга карата стена газеталары ясадылар. Стенгазеталар белән фотогалереяда танышырга була.
-
Бал-маскарад 27.12.2013

26 декабрь көнне чыршы бәйрәменнән соң 8-11 сыйныф укучылары өчен бал-маскарад үткәрелде. Кичәгә Хоттабыч карт, Убырлы, Ялганбикә белән Ертлачбай да килеп киттеләр. Ә иң күңелле мизгеле әлбәттә Кыш бабай белән Кар кызы килүе.














