Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
| Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
| E-Mail: | Svkbk.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
Математик мозаика 05.12.2013

4 декабрь көнне 8-11 сыйныф укучылары арасында дәресләрдән соң "Математик мозаика" уены үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар.
-
Математик викторина "Бөек математик Н.И.Лобачевский" 03.12.2013

Бөек рус математигы Николай Иванович Лобачевскийның туган көненә (1 декабрь) карата математик викторина үткәрелде. Беренче бүлектә 11 сыйныф укучылары Лобачевскийның биографиясе, хезмәтләре, ачышлары турында таныштырдылар, икенче бүлектә калган укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Математик "Могҗизалар кыры" 02.12.2013

Буген мәктәптә 7 нче сыйныф укучылары арасында математик "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Уен 3 этапта үткәрелде. Ярышта җиңүче булып Нурисламова Миләүшә калды.Укучылар төрле типтагы мисаллар чиштелэр, логик фикер йөртү сәләтләрен ныгыттылар
-
Әти-әниләр җыелышы 30.11.2013

29 ноябрь көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы булып үтте. Җыелышта ТИН укытучысы Миннуров А.З. тагын бер тапкыр әти-әниләрне терроризм, экстремизмга каршы торучанлык, аннан саклану буенча инструкцияләр белән таныштырып үтте. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галимова С.М. БДИ һәм ДЙА ләренә әзерлек торышы һәм олимпиадаларга тукталып үтте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мифтахова С.Г. үткәрелгән тәрбия чараларына, хокук бозуларны булдырмау, үткәрелгән айлыклар, акцияләргә тукталды. Балаларга карата хокук бозуларны булдырмау максатыннан 12 яшькә кадәрге балалар әти-әни озатуында булырга тиешлеген тагын бер кат искәртеп үтте.
-
Математик КВН 28.11.2013

27 ноябрь көнне 5-6 сыйныфларда математик КВН үткәрелде. Укучылар "Эрудит" һәм "Пифагор" командаларына бүленеп төрле кызыклы математик ребуслар, биремнәр чиштеләр.
-
Математика укытучыларының I форумы 27.11.2013

26 ноябрь көнне 1 квалификацион категорияле математика укытучысы Мифтахова Сәлимә Габдулловна Казан шәһәрендә үткәрелгән математика укытучыларының I форумында катнашып кайтты.
-
Җыр конкурсы 26.11.2013

25 ноябрь көнне Теләче мәдәният йорты сәхнәсендә “Россия, мин сине яратам!” Бөтенроссия патриотик җырлар конкурсының муниципаль этабында 7 сыйныф укучысы Гыйльметдинов Илдус катнашып 3 урын алды. Котлыйбыз сине Илдус!
-
Участие на Открытой экологической конференции 23.11.2013

22 ноября ученица 11 класса Закирова Алсу участвовала на Открытой экологической конференции, которая проводилась в МБОУ ДОД "Центр внешкольной работы" Кукморского муниципального района, и награждена Грамотой за глубину отражения материала (руководитель Маннанов Р.И.).
-
Өлкәннәргә булышу 22.11.2013

21 ноябрь көнне тимурчылар отряды Гинатуллина Гөлчәчәк Наилевна җитәкчелегендә тыл ветераны Суфия апада булдылар.
-
Сугыш ветераны белән очрашу кичәсе "Безнең гомерләрдә кайтмый калганнарның хакы бар" 22.11.2013

Бүген мәктәбебездә "Безнең гомерләрдә кайтмый калганнарның хакы бар" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә Төрек-Тәмте авылыннан сугыш ветераны Нургали абый Шакирҗанов катнашты.














