Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
| Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
| E-Mail: | Svkbk.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
Котлыйбыз/ Поздравляем 30.11.2014

29 ноябрь көнне 1997 елгы егетләр арасында РСФСР ның спорт мастеры Ф.З.Шайдуллин призына милли көрәш бәйгесе үтте. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйгедә катнашып командалар беренчелегендә 3 урынны яуладылар! Котлыйбыз, егетләр! Укуыгызда зур уңышлар телибез!
29 ноября среди юношей 1997 года рождения и моложе прошла национальная борьба на призы мастера спорта Ф.З.Шайдуллина. Ученики нашей школы принимали активное участие и заняли 3 место в первенстве команд. Позравляем! Желаем успехов!
-
Дежур тавышы/ Дежурство 29.11.2014

24 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр мәктәп күләмендә Афзалова Г.Җ җитәкчелегендә 7 сыйныф укучылары дежур торды. Яңалыклар: 26 ноябрь көнне 5-7 сыйныфлар арасында "Математик КВН" үткәрелде. Ярыш “Евклид” һәм “Архимед” командалары арасында барды. 27 ноябрь көнне мәктәптә педагог – организаторларның “Балалар оешмасында укучыларга патриотик тәрбия бирү” темасына район семинары булды. Семинарга кунак итеп, сугыш чоры баласы Шарафиева Тәнзилә апа чакырылган иде. 7 сыйныф укучылары белән "Алар даны мәңгелек" темасына сбор үткәрелде, концерт күрсәтелде. 29 ноябрь көнне 8 сыйныф укучылары арасында “Математик мозаика” үткәрелде. Әлеге ярышта “Архимед оныклары” һәм “Пифагор оныклары” командалары көч сынашты. “Архимед оныклары” командасы 400 балл җыеп 1 урын яулады.
С 24 ноября по 29 ноября под руководством Афзаловой Г.Ж дежурил 7 класс. Новости: 26 ноября проводился «Математический КВН» между 5-7 классами. Состязания проходили между командами «Евклид» и «Архимед». 27 ноября в школе был проведен семинар педагог - организаторов на тему: "Патриотическое воспитание в объединении детей". Была приглашена ветеран тыла Шарафиева Т.Ш. В 7 классе был проведен сбор " Их память вечна!", так же был организован концерт. 29 ноября проводилась «Математическая мозаика» среди учеников 8 класса. Состязания проходили между командами «Внуки Пифагора» и «Внуки Архимеда». Команда «Внуки Архимеда» набрала 400 баллов и заняла 1 место.
-
Районыбызга 23 яшь/Району 23 года!! 28.11.2014

Районыбызның тарихын бар кеше дә белергә тиеш. Бүген безнең районның яңадан торгызылуына 23 ел . Шул уңайдан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре, башлангыч сыйныфларда әңгәмәләр үткәрледе. 5-7 сыйныфларда ачык чара (КВН) үткәрелде. Чарада укучылар районыбыз турында презентацияләр карады, аның оешу тарихын искә төшерделәр.
Мы должны знать и помнить нашу историю. Сегодня 23 года, как образовался Тюлячинский район. До 1991 года он входил в состав Сабинского района. В связи с этой знаменательной датой в школе прошли классные часы, в 5 – 7 классах был проведен КВН. Также учащиеся смотрели презентации, узнали об истории герба и флага нашего района.
-
Педагог организаторлар семинары/ Семинар педагог организаторов 27.11.2014

Бүген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә педагог организаторларның район семинары булды. Семинар "Балалар оешмасында укчыларга патриотик тәрбия бирү" темасына үткәрелде. Семинарга кунак итеп сугыш чоры баласы Шарафиева Тәнзилә апа чакырылган иде. 7 сыйныф укучылары белән "Алар даны мәңгелек" темасына сбор үткәрелде, концерт күрсәтелде. “ Балалар оешмасында укучыларга патриотик тәрбия бирү” темасына мәктәбебезнең педагог организаторы Гинатуллина Г.Н. доклад укыды.
Сегодня в Верхнекибякозинской средней школе был проведен семинар педагог организаторов на тему "Патриотическое воспитание в объединении детей". Была приглашена Шарафиева Т.Ш. ветеран тыла. В 7 классе был проведен сбор " Их память вечна! ", так же был организован концерт. Педагог организатор школы Гинатуллина Г.Н. прочитала доклад на тему "Патриотическое воспитание в объединении детей".
-
Математик КВН/ Математический КВН 26.11.2014

Мәктәбебездә математика атналыгы бара. Бүген 5-7 сыйныфлар арасында "Математик КВН" үткәрелде. КВН да укучылар төрле кызыклы мәсәләләр, ребуслар, кроссвордлар чиштеләр. Ярыш Евклид һәм Архимед командалары арасында барды. Евклид командасы җиңүче булып танылды. Укучылар уенда актив катнаштылар. Математик КВН ны математика укытучысы Мифтахова С.Г. үткәрде.
В школе объявлена неделя математики. Сегодня среди учеников 5-7 класса был проведен "Математический КВН". В игре ученики решали разные интересные задачи, разгадывали кроссворды и ребусы. Соревновались команды Евклид и Архимед. Команда Евклид признана победителем. Ученика очень понравилось. КВН провела учитель математики Мифтахова С.Г.
-
Көзге – кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре /Меры безопасности на водоёмах в осенний – зимний период. 25.11.2014

Мәктәптә 25 нче ноябрь көнне укучылар өчен “Көзге – кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына әңгәмә үткәрелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Каримуллина М.М. көзге – кышкы чорда сулыклар янында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Соңыннан инструктаж үткәрде.
25 ноября для обучающихся была проведена беседа “Меры безопасности на водоёмах в осенний –зимний период”. Учительница начальных классов Каримуллина Мавлия.Махмутовна рассказала детям о безопасном поведении вблизи водоёмов и проводила инструктаж.
-
Неделя математики/ Математика атналыгы 24.11.2014

Мәктәбебездә математика атналыгы игълан ителде. Алдан бу атналыкның планы төзелде. Бүген мәктәп күләмендә барлык укучылар бу план белән таныштырылды. Атна дәваында төрле сыйныфтан тыш чаралар үтәчәк. 5-7 сыйныфлар арасында "Иң яхшы кроссворд" конкурсы игълан ителде. 8-11 cыйныф укучылары арасында кызыклы математик викториналар булыр дип күздә тотыла. Әйдәгез укучылар, бу атнаны файдалы итеп үткәрик!
По школе объявлена неделя математики. Заранее был разработан план недели. Сегодня в школьной линейке ученики ознакомились с планом работы. В течении недели пройдут увлекательные внеклассные мероприятия. Среди учеников 5-7 классов был объявлен конкурс "Самый лучший кроссворд". Так же планируется проведение математических викторин среди учеников 8-11 класса. Ученики, давайте проведем неделю математики с пользой!
-
Пробный экзамен/ Үзләренең белемнәрен сынадылар 23.11.2014

Бүген мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары ОГЭ, 11 сыйныф укучылары ЕГЭ тапшырып карады. Әлеге сынау Теләче урта мәктәбендә үтте. Укучыларга белемнәрен сынап карарга бу бик зур мөмкинлек. Бу сынауның нәтиҗәләре укучыларга тагын да ныклап әзерләнергә кирәклегенә төшендерер. Аларга уңышлар телибез!
Сегодня на базе Тюлячинской средней школы прошел пробное тестирование по русскому языку. Ученики 9 класса сдавали ОГЭ, ученики 11 класса сдавали ЕГЭ. Пробное тестирование это огромный шанс ученикам проверить себя, свои знания. Надеемся, что ученики еще больше будут готовятся к итоговым экзаменам. Желаем им удачи!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 22.11.2014

21 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе коллективы Максабаш авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты күрсәтте. Бәйрәмгә тыл һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләренә алдан чакыру таратылды. Концерт программасында Бөек Җиңү, туган як, батырлык, туган илгә мәхәббәт темалары тирән яктыртылды. Укучылар һәм укытучыларның чыгышын авыл халкы бик яратып карады.
21 ноября в Максабашском доме культуры состоялся праздничный концерт коллектива Верхнекибякозинской СОШ, посвященный 70-летию Победы в Великой Отечественной войне. Были приглашены ветераны тыла и труда. Все выступления были посвящены Великой Победе, патриотизму, любви к родному краю, своей Родине.
-
Парламентские уроки/Парламент дәресе 21.11.2014

21 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 20 еллыгы уңаеннан "Законнар монда туа" дигән темага парламент дәресләре үтте. Дәресләрдә Дәүләт Советы эшчәнлеге, Законнар, Конституция турында сөйләнелде. Дәрес барышында компьютер презентацияләре кулланылды.
21 ноября в Верхнекибякозинской СОШ проведены парламентские уроки, посвященные 20-летию Государственного Совета Республики Татарстан, на тему "Здесь рождаются законы". На уроках обучающиеся ознакомлены деятельностью Государственного Совета, о Законах, о Конституции. Были использованы компьютерные презентации.














