Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
| Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
| E-Mail: | Svkbk.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Кышкы каникулга йомгак/ Итоги зимних каникул 10.01.2015

Кышкы канукулларның санаулы гына көннәре калып бара. Инде кышкы каникулга да нәтиҗә ясарга вакыт. Укучыларның каникуллары файдалы үтсен өчен барлык шартлар да тудырылды: 9-11 сыйныф укучылары өчен консультацияләр уздырылды, укучылар ялгыз әби һәм бабайларга булыштылар, башлангыч сыйныф укучылары хоккей мәйданчыгына, кышкы табигатькә экскурсияләр ясадылар.Технологя укытучысы белән берлектә 5-7 сыйныф укучылары бездә кышлаучы кошларга җимлекләр ясадылар. Физкультура укытучысы ярдәме белән хоккей мәйданчыгында класслар үзара командаларга бүленеп,ярышлар уздырдылар. Укучылар өчен кышкы каникул бик файдалы үтте.
Вот и заканчиваются зимние каникулы. Во время каникул в школе были созданы все условия, чтобы провести их полезными. Для 9-11 классов проводились консультации. Ученическое самоуправление организовало тимуровскую работу:была оказана помощь ветеранам тыла,войны, одиноким пожилым людям. Ученики начальных классов организовали экскурсии на хоккейную площадку школы, на зимнюю природу.На хоккейной площадке проводились соревнования по хоккею среди учеников 8-11 классов. Ученики провели зимние каникулы с пользой.
-
Турнир по мини футболу/ Мини футбол буенча турнир 08.01.2015

6 января 2015 года в спорткомплексе «Батыр» с целью пропаганды физической культуры и спорта среди детей и подростков, подготовки к сдаче норм ВФКС ГТО проведен районный рождественский турнир по мини-футболу среди юношей 1999-2000 года рождения. В турнире участвовали 88 юношей из 11 школ района. Команды играли в 4 подгруппах по круговой системе. Команда нашей школы заняла 4 место.
6 январь көнне “Батыр” спорткомплексында физик культураны пропогандалау максатыннан 1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында мини футбол буенча раштуа турниры үткәрелде. Турнирда 11 мәктәптән 88 яшүсмер катнашты. Командалар 4 подгруппада түгәрәк системада уйнадылар. Безнең мәктәп укучылары 4 нче урынны алды.
-
Ялгыз әбиләргә булышу/ Помощь пожилым людям 06.01.2015

Укучыларның кышкы каникуллары дәвам итә.Укучылар ялгыз әбиләргә булышырга да онытмыйлар.Бу эш кышкы каникул планы нигезендә 6 һәм 8 январь көннәрендә оештырылды. Укучылар ялгыз әбиләргә булыштылар. Кызлар тузаннар сөрттеләр, өй җыештырдылар,егетләр су ташыды, карлар көрәде. Әбиләр балаларны көтеп алалар һәм рәхмәтләр әйтеп озатып калалар.Мондый чаралар балалар күңелендә олы ихтирам хисен арттыра, ярдәмчел булырга,күмәклеккә өйрәтә, бердәм эшкә өнди.
Продолжаются зимние каникулы. Во время каникул ученики не забывают помогать одиноким пожилым людям. Эта работа была организована 6 и 8 января в рамках плана зимних каникул. Ученики помогали одиноким бабушкам, ветеранам тыла и войны. Девушки убирались в доме, а мальчики таскали воду и чистили дворы от снега. Пожилые люди очень любят, когда им помогают и ждут их с нетерпением. Такие мероприятия учат детей быть благородными, воспитывают уважение к старшим.
-
ЕГЭ һәм ОГЭ га әзерлек / Подготовка к ЕГЭ и ОГЭ 05.01.2015

Кышкы каникуллар булуга карамастан 9 һәм 11 сыныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүләрен дәвам итәләр. Алар рус теле, математика, биология, җәмгыять белеме, физика, инглиз теле фәннәреннән консультацияләргә йөриләр. Консультацияләр кышкы каникул планы нигезендә үткәрелә.
Не смотря на зимние каникулы ученики 9 и 11 классов готовятся к итоговой аттестации. Они посещают консультации по русскому языку, по математике, по биологии, по обществознанию, по физике, по английскому языку. Консультации проводятся согласно плану зимних каникул.
-
Максабаш мәктәбе яңалыклары/ Новости филиала 03.01.2015

Быел бәйрәм өр-яңа мәктәпнең спорт залында үткәрелде. Урманнан җәнлекләр, ап-ак кар бөртекләре, Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел безнең бәйрәмебезгә кунак булып килделәр. Укучыларның Яңа елга багышланган җырлары, шигырьләре дәртле биюләр белән алышынып торды. Кунакка килгән ата-аналар һәр баланың чыгышын көчле алкышларга күмделәр.
В этом году праздник проводился в просторном спортзале новой школы. К нам в гости приехали все лесные жители, снежинки, Дед Мороз, Снегурочка и сам Новый-2015 год. Выступления учеников всем понравился. Гости-наши родители и воспитанники детсада "Тамчы",односельчане бурно аплодировали всем выступавшим.
-
Кышкы каникуллар/ Зимние каникулы 02.01.2015

Менә укучылар көтеп алган кышкы каникуллар да килеп җитте.Авыл табигате шундый матур. Таулар, калын урманнар, саф сулы чишмәләр әйләнделеп алган. Кар явып үткәч, барлык күренеш кар астында кала. Агачлар ак шәл ябынган, авыл йортлары ак эшләпә кигән туташларны хәтерләтә. Аның биек тауларында чана шуу дисеңме, саф һавалы урманында чаңгыда йөрү дисеңме, киң һәм тыныч урамнарында уйнау дисеңме – болар барысы да искиткеч күңелле.Мәктәбебез укучылары да тик ятмыйлар. Алар кышкы табигатькә экскусияләргә йөриләр,чаңгыда, чанада шуалар, хоккей уйныйлар.
Вот и наступило это долгожданное для всех нас время – новогодние зимние каникулы. Зимние каникулы-это волшебное время Нового года, морозных январских дней, когда можно играть в в зимние игры на улице, а вечерами заниматься любимыми делами в уютной домашней обстановке. И, конечно, зимние каникулы, как и любые другие, это много впечатлений и интересных историй. Перед самым Новым годом выпало много снега, что придало зиме, особенно, сказочный вид. В эти дни было здорово гулять на улице и играть в различные зимние игры-забавы. Ребята катаются на санках, лыжах, коньках. Каникулы очень интересные и совсем нескучные. Вот так ученики проводят зимние каникулы.
-
С новым годом! / Яңа ел белән! 01.01.2015

Поздравляем с этим праздником - с Новым годом! Пусть белоснежный снегопад превратится в чистые страницы жизни. Желаем в Новом году ярких дней и полных тайн ночей. Пусть ощущение, что жизнь прекрасна, не покидает, а таинственность приносит только радость и вдохновение. С Новым годом!
Кадерле, дуслар! Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын! Яңа ел яңа уңышлар, бәхетле көннәр һәм матур вакыйгалар алып килсен!
-
ЕГЭ һәм ОГЭ га әзерлек / Подготовка к ЕГЭ и ОГЭ 30.12.2014

Каникул вакыты булуга карамастан мәктәптә эш тынып тормый. Укучыларга республикакүләм фән олимпиадаларына әзерләнү өчен индивидуаль консультацияләр оештырылды. 9нчы һәм 11 сыйныф укучылары план нигезендә дәүләт имтиханына әзерләнә. Бүген аларга математика, физика, җәмгыять белеме, биология, инглиз теле фәннәреннән консультацияләр үтте. Укучыларның ялы файдалы үтсен!
Не смотря на зимние каникулы работа в школе не остановилась. Для учащихся мы организовали индивидуальные консультации для подготовки к республиканскому туру олимпиад. Так же в 9 и 11 классах идут подготовки к государственному экзамену. Сегодня проводились консультации по математике, по физике и по обществознанию, по биологии и английскому языку. Полезных вам каникул!
-
Яңа ел/ Новый год 29.12.2014

27 декабрь көнне мәктәптә 2-7 класс укучыларының “ Хуш киләсең Яңа ел” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм дә җыр , биюләр бергә үрелеп барды. Кунакка Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел килгән иде. Кыш бабай кунакларга, укучыларга , укытучыларга иң изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә әкият геройлары да катнашты.
27 декабря в школе для учащихся 2-7 классов проводилась «Новогодняя елка» . На праздник были приглашены Дед Мороз, Новый год, Снегурочка, Лесные звери . Ученики показали свои концертные номера.
-
Бал маскарад 27.12.2014

26 декабрь көнне 8-11 сыйныф укучылары өчен мәктәбебездә "Бал маскарад" үтте. Бәйрәм җыр, бию, шаян сүз белән үрелеп барды. Һәр класс төрле концерт номерлары әзерләгән иде. Кыш бабай, кар кызы, убырлы, шүрәле, почтальон Печкин бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Укучылар шулай ук төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм ахырында яңа ел дискотекасы уздырылды.
26 декабря в нашей школе прошел "Бал маскарад" для 8-11 классов. Каждый класс подготовил концертный номер. Ученики пели, танцевали, пародировали. Дед Мороз, Снегурочка, почтальон Печкин были гостями праздника. Так же проводились разные игры. В конце праздника была проведена новогодняя дискотека.














