Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
E-Mail: | vkibiakozi@mail.ru,Svkbk.Tuli@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 69 (66 учащихся, 3 воспитанника) |
У нас учат: | 31 педагог (29 учителей, 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
Дәүләт йомгаклау аттестациясе
13.06.2013
9 сыйныф укучылары математика, рус теле, җәмыять белеме, биологиядән сынау үттеләр инде. Математика , җәмгыять белеме нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларыбыз сынатмадылар. Җәмгыять белеменнән Миннекаева Алия, Саетгараева Гөлияләр икеседә 92 шәр балл җыеп 5 ле билгесенә тапшырдылар. Математикадан шулай ук 100 % сыйфат. Укучыларның татар теленнән имтихан тотасылары калды.
-
Лагерь
10.06.2013
Мәктәбебез укучылары мәктәп яны лагерында күңелле генә ял итәләр. "Каенкай " мәктәп яны лагерында барлыгы 25 укучы ял итә.
-
Математикадан ГИА
29.05.2013
Кичә 9 нчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар башланып китте. Беренче булып алар, математика фәненнән имтихан тоттылар. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Рус теленнән БДИ
27.05.2013
11 нче сыйныфлар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары башланып китте. Алар бүген рус теле фәненнән имтихан тапшыралар.Укучылар, уңышлар сезгә!
-
Соңгы кыңгырау 2013
26.05.2013
25 - май көнне мәктәбебездә 11 сыйныф укучылары өчен (ә алар 5 кыз бездә) соңгы кыңгырау бәйрәме булып үтте. Бәйрәмебезгә кунаклар да килде: Фән һәм мәгариф министрлыгыннан Гайсаров Илсур Галиевич, район мәгариф бүлеге начальнигы Гарипов Рөстәм Хамитович, Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Махмутов Фәрит Равилевич, "Тукаш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Давлетшин Марат Тимерханович, "Чулпан" бүлекчәсе җитәкчесе Исмагилов Ралиф Хөсәенович, Теләче мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Туктамышева Әнисә Хамитовна һәм әлбәттә чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче укытучылары, әти-әниләре.
-
"Сэламэтлеккэ юл"
22.05.2013
Узган атнада "Батыр" спорт комплексында "Путь к успеху" программасы кысаларында, укучылар арасында спорт ярышлары булып узды.Бу чарада безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. 1 нче сыйныф укучысы Мубаракзянов Илдар 3 урынны алып кайтты.Аны котлыйбыз, укуында зур унышлар телибез.
-
Онлайн тестирование
16.05.2013
Десятиклассники участвовали в интернет тестировании по русскому языку, завтра состоится интернет тестирование по математике.
-
Навстречу Универсиаде
15.05.2013
Сегодня в школе провели единый Урок Универсиады, после уроков все учащиеся участвовали на школьной спартакиаде, посвященной Универсиаде 2013. На нашем празднике также участвовал и Юни.
-
Җиңү көне
09.05.2013
8 май көнне мәктәбебез коллективы һәм авыл җирлеге белән берлектә Җиңү бәйрәме билгеләп үтелде. Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары да чакырылды.Мәктәбебез укучылары чакырылган кунакларга концерт күрсәтте, бәйрәм белән котлады.Бәйрәм ахырында укучылар, Ватан азатлыгы өчен көрәштә һәлак булучыларның һәйкәлләренә венок куйдылар.
Ветераннар, ветераннар
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,
Сез булганда матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
Сугышта булып арыслан,
Ватанга җиңү яулаган,
Тыныч хезмәттә дан алган,
Һәр ветеран – чын каһарман.
-
Курчак театры
04.05.2013
30 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында безең мәктәп укучылары тарафыннан "Тапкыр Кәҗә турында әкият" дип исемләнгән курчак театры булып узды. Укучылар бу театрга бик тырышып әзерләнгәннәр һәм үзләренең рольләрен бик оста башкардылар. Молодцы! Зур уңышлар сезгә!