Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 422083, с. Верхние Кибя-Кози, ул. Ленина д.1А |
| Телефон: | +7(843)-605-65-13 |
| E-Mail: | Svkbk.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Юсупова Сарина Гафуровна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Верхнекибякозинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Төмән кунаклары Максабаш мәктәбендә/Гости из Тюмени 26.10.2015

21 октябрь көнне районыбызга Төмән өлкәсе делегациясе килде. Эшлекле визит белән килгән кунакларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, һәм аның ярдәмчеләре каршылады. Алар район буенча төрле урыннарда булдылар.Төмән муниципаль район башлыгы Светлана Иванова: «Кечкенә генә район, зур шәһәрләрне дә уздыра, шаккатырлык хәл, әйтер сүзләр юк», - диде очрашу барышында. Шулай ук безнең Максабаш башлангыч мәктәбебездә дә булдылар һәм тагын бер кат үзләренең соклануларын җиткерделәр.
21 октября наш район посетила делегация Тюменской области с рабочим визитом. Они побывали и в нашей Максабашской начальной школе и выразили свои восхищения.
-
Подготовка к осеннему балу /Көзге балга әзерлек 24.10.2015

Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары бик тырышып “Көзге бал” кичәсенә әзерләнәләр. Ул бүген, ягъни 24 октябрь көнне булачак. Һәр сыйныф яшелчәләрдән төрледән – төрле уенчык - сувенирлар ясады. Шулай ук бәйрәм кичәсе матур җырлар, шаян биюләр, кызыклы уеннар белән уралып барачак. Көз бизәге- Сөмбелә дә бәйрәмгә кунак булып киләчәк. Укучылар бу бәйрәмне көтеп алалар.
Сегодня , 24 октября 2015 года в Верхнекибякозинской средней общеобразовательной школе Тюлячинского муниципального района проводится праздник «Осенний бал» Учащиеся давно готовятся к этому празднику. Каждый класс подготовил подделки из овощей. Ученики выступят перед гостями концертными номерами. Песни, игры, танцы юмористические сценки - все это в центре праздника.
-
Прошли тестирование/ Тест эшләделәр 23.10.2015

Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 12- 17 яшьлек укучылар арасында психологик тест үткәрелде.Укучылар 142 сорауга җавап бирделәр. Сораулар укучыларны төрле фактор буенча тикшереп, эмоциональ ныклыкларын,үз-үзләрен тотышларындагы узгәрешләрне ,характер билгеләрен ачыкларга ярдәм итәчәк. Укучылар сорауларга теләп җавап бирделәр, актив катнаштылар.
23 октября 2015 года в Верхнекибякозинской средней общеобразовательной школе Тюлячинского муниципального района прошел психологический тест Кеттеля для подростков (12-17 лет).Подростковая 14 факторная методика содержит 142 вопроса с тремя вариантами ответов для выбора наиболее подходящего. Продолжительность тест-опросника 30-40 минут.Учащиеся с удовольствием и активно участвовали в тестировании.
-
Профориентационная работа/ Профориентация эше 22.10.2015

Профориентация эше мәктәптә тәрбия бирүнең төп юнәлешләреннән санала. Ул дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда тормышка ашырыла. Укучыларның һөнәргә карата кызыксынуын, сәләтен, эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру максатыннан бүген ,22 октябрь көнне, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә, 7-8 сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш буенча тест эшләделәр.
Сегодня в Верхнекибякозинской средней школе в 7-8 классах было проведено тестирование по профориентации. Профориентационная работа одна из направлений воспитательного процесса. Вопросы « Какую профессию выбрать?» обсуждаются на уроках и на классных часах. Надеемся учащиеся смогут выбрать в будущем профессию по душе!
-
Единый урок “Культурный дневник”/ “Мәдәни көндәлек” бердәм дәресе 21.10.2015

21 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең һәм Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәни дәрес үткәрелде. Укучыларны китапханәче Альбина Рахматуллина китапханә белән таныштырды. ”Китаплар өе” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Шулай ук укучыларга тантаналы рәвештә ”Мәдәни көндәлек” тапшырды. Бу көндәлек республикабызның тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итәчәк. Ә дәрескә кадәр Татарстанның дәүләт символлары һәм истәлекле урыннарына багышланган презентацияләр белән таныштылар.
21 октября 2015 года в Казакларской сельской библиотеке прошел урок культуры. В данном мероприятии присутствовали ученики начальных классов Малокибякозинской основной школы. Библиотекарь Альбина Рахматуллина ознакомила ребят со своей работой в библиотеке, а также провели обзор выставки «Китаплар өе». Затем торжественно вручили ученикам «культурный дневник». Этот дневник поможет в течении года ознакомиться с основными культурными событиями и объектами РТ. А до урока дети ознакомились с презентацией, которая была посвящена символике Республики Татарстан.
-
Көз бәйрәменә әзерлек/Подготовка к празднику осени 20.10.2015

Көз муллык алып килә. Игенчеләр тырышып-тырышып иген үстерделәр. Без яратып ашый торган берсеннән-берсе тәмле, печенье,вафли, тагын әллә нинди төрле-төрле камыр ризыклары барысы да басуда үскән игеннән әзерләнә. Шулай да бу татлы ризыклар арасыннан иң-иң тәмлесе ипи! Ипи кайдан барлыкка килгәнен өйрәндек бүген. Бүген Олы Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Ипи-бар нәрсәгә баш” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте.
Сегодня в Большекибякозинской средней школе прошёл классный час на тему «Хлеб-всему голова!». Также параллельно идёт подготовка к празднику осени: танцуем, поём.
-
Бадминтон самый любимый кружок/ Иң яраткан “Бадминтон” түгәрәге 19.10.2015

Самый любимый кружок учащихся Максабашской начальной школы «Бадминтон». Ребята посещают кружок 3 раза в неделю. (Понедельник, среда, пятница). Ведет этот кружок Назмутдинов А.Т. Цель кружка: популяризации бадминтона, повышения мастерства, вовлечения воспитанников к систематическим занятиям физической культурой и спортом, развивать дружбу, ответственность за свою команду.
Максабаш башлангыч мәктәбе укучыларының иң яраткан түгәрәкләре “Бадминтон”. Укучылар түгәрәккә бик теләп атнага 3 тапкыр киләләр. Бу түгәрәкне Нәҗметдинов Әсхәт абый үткәрә. Түгәрәкнең максаты: укучыларны бадминтон уйнарга өйрәтү, осталыкларын арттыру, спортка мәхәббәт һәм үзара дуслык тәрбияләү.
-
Чистота - есть лучшая красота/ Чисталык-иң зур матурлык 17.10.2015

17 октября в Верхнекибякозинской школе провели генеральную уборку. Уборку начали после уроков. Все ученики с пониманием отнеслись к работе и старались чтобы их кабинет был самым чистым. В помещениях, где добросовестно убираются сразу виден результат! Нужно периодически проводить генеральные уборки. Ведь нам и самим приятно учиться в чистых кабинетах. А еще, когда сам наводишь порядок, то и ценится он лучше!
17 нче октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә мәктәп күләм җыештыру оештырылды. Һәр укучы үз вазифасын төгәл башкарды, үз кабинетларының иң чиста булуында үзләреннән зур өлеш керттеләр. Тырышлыкның нәтиҗәсе һәрвакыт күренә, барлык кабинетлар да чиста.
-
Тестирование учителей/ Укытучылар тест эшләделәр 16.10.2015

Бүген,16 октябрь көнне Теләче районының математика һәм рус теле укытучылары Казан шәһәрендә РЦМКОда тест эшләделәр. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең математика укытучысы Замалутдинова А.Р. һәм рус теле укытучысы Сафиуллина Г.З. бу тест эшендә катнаштылар.
Сегодня, учителя математики и русского языка Тюлячинского района проходили тестирование в РЦМКО г.Казани. Учителя Верхнекибякозинской средней школы Замалутдинова А.Р. и Сафиуллина Г.З. участвовали в этом тестировании.
-
Хәтер көне/ День памяти 15.10.2015

15 октябрь Хәтер көне. Шул уңайдан бүген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Тарих битләреннән” темасына тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар тарих битләре буйлап кечкенә генә сәяхәт ясадылар, күп гасырлар элек булган вакыйгалар белән таныштылар, Хәтер көнен билгеләп үтүнең сәбәпләре белән таныштылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
15 октября День памяти. В связи с этим в Верхнекибякозинской средней школе были проведены классные часы на тему «Со страниц истории». Учащиеся путешествовали по страницам истории, узнавали много нового об историческом дне, задавали интересовавшие их вопросы.














