Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422091, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 2А |
Телефон: | 89050218238 |
E-Mail: | zyri.sad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-Старозюринский детский сад |
Руководитель: | Нигъматуллина Лейсан Илгизаровна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Новогодний утренник 29.12.2022
Яңа ел - һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Бүген Иске Җөри балалар бакчасына да ераклардан Кыш бабай ,Кар кызы, Ак аю,Карлосон килде. Балалар да,әти-әниләр дә әлеге бәйрәмдә күңелле ял иттеләр.
Новый год-один из самых любимых и долгожданных праздников каждого. Сегодня в Старозюринский детский сад издалека пришли Дед Мороз ,Снегурочка, Белый медведь,Карлосон. И дети, и родители с удовольствием отдохнули на этом празднике.
-
Итоги конкурса "Лучшая елочная игрушка 27.12.2022
Район күләмендә, балалар һәм ата-аналар арасында, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча, иң яхшы яңа ел чыршысы уенчыгы "Постта ел символы" дип исемләнгән конкурс оештырылды. Әлеге конкурста, безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Каримуллина Алия Ильнуровна 2 урынга лаек булды.
-
Наша победа 22.12.2022
Наша воспитанница Назклычева Самира заняла 1 место на соревнованиях по всестороннему каратэ в Пестричинском районе. Молодец Самира,желаем успехов и много побед.
-
Яна елга әзерлек/ Подготовка к новому году 20.12.2022
Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан бәйрәм рухы тудыру максатыннан, бакчада эшләүче хезмәткәрләр,шулай ук безгә ярдәмгә килгән әти- әниләр белән берлектә территориябезне матурладык.
Бар Җиһан акка төренгән,
Җем-җем килеп кар көлә!
Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,
Җиргә Яңа ел килә!
Теләгебез бары шул, изгелекле булсын,
Яңа аяк баскан Яңа ел!
Бәхет-шатлык алып килсен,
Һәр яңа көн булсын яңа җыр!
Аяз күкләр һаман тыныч булсын.
Шат көлүгә дөнья күмелсен
Яңа елның алсу таңы сезгә
Иксез- чиксез бәхет китерсен!
-
Модель китапханәдә кунакта 15.12.2022
Бүген авылыбызда урнашкан модель китапханәдә,бакчада тәрбияләнүче балалар
" Укыйбыз,уйныйбыз ял итәбез-вакытны файдалы үткәрәбез"-дигән уен программасында катнаштылар. Китапханәче Нурия һәм Рузалия апалар балаларга кыш фасылы турында,китаплар күрсәттеләр. Балалар өстәл һәм интерактив уенар уйнадылар һәм "Әкият ,мин сине беләм" викторинасында активлык күрсәттеләр.Шулай ук "Әкиятләр дөньясында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныштырдылар.
-
Памятки родителям. 13.12.2022
Коррупциягә каршы айлыгы кысаларында әти-әниләргә белешмәлекләр тапшырылды.
В рамках антикоррупционного месячника родителям вручены памятки.
-
"Минем хокукларым" 09.12.2022
Ришвәтчелек-кешенең акылын, намусын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла булып тора . Шулай ук кеше хокукын һәм иреген бозуда ришвәтчелек белән бәйле.
Безнең бакчабызда "Минем хокукларым" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чарада ата-аналар ярдәмендә,балалар зур активлык күрсәттеләр.
-
Беседа " Что хорошо , что плохо" 06.12.2022
Ел саен декабрь башында без традицион рәвештә коррупциягә каршы көрәш дигән темага балалар белән әңгәмә үткәрәбез. Тик менә коррупция һәм ришвәтчелек кебек төшенчәләрнең мәгънәсен балаларга аңлату бик кыен әмма әкиятләр һәм андагы геройлар - бу эштә безгә бик яхшы ярдәмчеләр. Бүген дә нәниләргә мультфильм,видео материаллар,презентация ярдәмендә әңгәмә үткәрдек. Нәрсәнең яхшы,нәрсәнең начар икәнен балаларга төшендерергә тырыштык.
Хәзер инде балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларыбыз да коррупциянең тискәре күренеш икәнен беләләр.
-
Профилактика гриппа // Грипп профилактикасы 02.12.2022
-
Всемирный день домашних животных 01.12.2022
Ел саен 30 ноябрь күп илләрдә Бөтендөнья хайваннар көне (World Pets Day) итеп билгеләп үтелә. Әлеге көн барлык йортлаштырылган хайваннарга багышланган. Без балалар белән "Минем яраткан хайваным"-дип исемләнгән масстер класс итеп үткәрдек. Киләсе елыбыз куян елы булганлыктан,йорт куяны рәвешендә булган башмаклар әзерләдек. Әлеге башмакларны балалар белән театрлар сәхнәләштергән вакытта ,шөгыльләр вакытында да актив кулланачакбыз.
Ежегодно 30 ноября во многих странах отмечается Всемирный день домашних животных (World Pets Day). Этот день посвящен всем одомашненным животным. Мы с детьми провели как мастер-класс "мое любимое животное". Так как наш следующий год-Год кролика,мы изготовили башмаки в виде кролика. Эти башмаки использовались детьми во время театральных постановок ,во время занятий.