Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422091, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 2А |
| Телефон: | 89050218238 |
| E-Mail: | Detskiy.Starozyurins@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Старозюринский детский сад |
| Руководитель: | Нигъматуллина Лейсан Илгизаровна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Мы любим играть! 10.10.2023

Игра- это искра, зажигающая огонек, пытливости и любознательности.
Ребята младшей группы с большим удовольствием проводят время за дидактическими играми. Во время игры дети закрепляют цвета и формы, продолжают развивать мелкую моторику рук.
Так же в течения дня играем в веселые игры с заводными и сюжетными игрушками, которые поднимают настроение.
Мы играем целый день, нам играть совсем не лень. -
Котлыйбыз!- Поздравляем! 05.10.2023

3 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара булып узды. Тамаша залында педагогик хезмәт ветераннары, хәзерге вакытта мәктәпләрдә эшләүче укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре җыелды. . Педагогларга авыр хезмәтләре, иҗади карашлары, профессионализмнары һәм балалар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр. Каримуллина Г.С. теләче мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды. Хезмәттэшебезне чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!
3 октября в районном Доме прошла церемония награждения педагогов Тюлячинского района, а так же праздничный концерт, посвященный Дню учителя. В зрительном зале собрались ветераны педагогического труда, ныне работающие в школах преподаватели, воспитатели детских садов, руководители образовательных учреждений. Педагогов поблагодарили за нелегкий труд, творческий подход, профессионализм и заботу о детях. Каримуллина Г.С. была награждена Почетной грамотой отдела образования Тюлячинского района. Сердечно поздравляем нашу коллегу желаем успехов!
-
Олкэннэр коне! 03.10.2023

Илебез буенча 1октябрь Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Безнең Иске Җөри балалар бакчасында да әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан "Яшәгез сез көлеп кенә,дөньядан ямь табып кына!"-дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Әлеге чараның максаты: өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү; халкыбызның гореф -гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә куллану; гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу; олыларга булышу-шатлык икәненә инандыру. Бәйрәмгә бакчабызда тәрбияләнүче балаларның кадерле кешеләре белән беррәттән,
бакчабызның үсешенә үз көчләрен түккән, бүгенгесе көндә лаеклы ялда гомер итүче өлкәннәребез дә чакырулы иде.
Әлеге бәйрәм өчен махсус әзерләгән концерт программасы, татар моңнарын яңгыратучы малай – кызларыбызның җыр- биюләре, ихлас теләкләре бирегә килгән һәр кеше күңеленә хуш килгәндер диясе килә. Монда яңгыраган һәр изге теләк тормышка ашсын, өлкәннәребез исән-сау булсын, тагын бик күп еллар шушылай бергәләшеп җыелып утырырга язсын. Бер күрешү – үзе бер гомер шул! Бер – беребезнең кадерен белеп, өлкәннәргә бер көндә, бер айда гына түгел, гомер буена игътибар биреп яшәргә язсын. Безне гамәлләрне күреп үскән яшь буын күңелендә өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләнсен. -
Поздраевляем- Котлыйбыз! 28.09.2023

27 сентября-День воспитателей и всех работников дошкольных учреждений. В связи с этим сегодня на базе МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 глава Тюлячинского муниципального района Хазипов Н.Н. поздравил с профессиональным праздником, наградил передовиков труда. Среди награжденных была и из нашего МБДОУ-Старозюринского детского сада Гарифуллина Г.Ф. - сторож. Иискренне поздравляем нашу коллегу. Желаем дальнейших успехов.
-
Собираем семена!
26.09.2023
Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык. Һава торышлары матур булганнан файдаланып,без дә зурлар төркеменә йөрүче балалар белән территориябезне киләсе елда да матур,шау чәчәкле итеп тоту өчен чәчәк орлыкларын җыйдык. Орлык җыю барышында әйләнә-тирә дөнья белән танышу шөгылләрен дә алган белемнәрне ныгытып,искә тешереп үттек. Күп еллык һәм береллык чәчәкләр турында,аларны карау,үстерү күнекмәләрен барладык.
-
Куркынычсызлык атнасы! 21.09.2023

Куркынычсызлык атналыгы 2023 акциясе үтү уңаеннан,балалар бакчасына йөрүче балалар белән ЮИДлар,махсус видео материал күрсәтте. Яктылык кайтарткыч элементлар белән таныштырды.
Тәрбиячеләр үз чиратында ,балалар бакчасы янында урнаштырылган юл билгеләренең нәрсә аңлатканын,бакчага килгәндә,кайтканда тротуардан килергә кирәклеген,машинада йөргәндә махсус утыргычларга утырып кына йөрүне кабаттан кисәтеп үттеләр. Балалар белән хәрдаим юлдагы куркынычсызлыклар турында әңгәмәләр алып бару бары тик,кече яшьтән алынган белемнәрнең үсә төшкәч уңай нәтиҗә бирүенә китерә. -
Родительское собрание! 14.09.2023

13.09.2023 балалар бакчабызда әти-әниләр җыелышы булып узды.Җыелышта Саба районы "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., .Теләче районы буенча,вакытлыча ЮХИДИ җитәкчесе вазифасын алып баручы Каюмов Салават Тәбрисович чыгыш ясады. Юллардагы иминлек, балаларның машинада махсус утыргычларда гына утырып йөрүе,электросамокатларның балалар өчен куркыныч хәрәкәт итү техникасы булуы турында әңгәмә уздырылды.
Балалар бакчасы мөдире Сабирзянова Лилия Рашитовна эчке кагыйдәләрне искә төшереп,гомуми сорауларга җавап бирде. Шөгыльләр эшчәнлеге һәм тәрбия буенча,тәрбияче Каримуллина Гөлчәчәк Сөләймановна чыгыш ясады.
Балаларның туклануы һәм шулай ук менюның төрлелеге белән пешекче Иргалиева Люция Рифкатовна әти-әниләрне таныштырып,сорауларга җавап бирде.
Җыелыш ахырында ЮИДлар әти-әниләргә брошюралар таратты. -
Лепка - это интересно! 12.09.2023

Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән әвәләү шөгылендә кәнфитләр ясадык. Бармаклар ,куллар өчен әвәләү шөгыле вак моторикага зур этәргеч булып тора. Вак моторика вакытында кан йөреше тизләшә,уйлау,фикерләү яхшыра. Балалар бик теләп һәм сөенеч белән кәнфитләрне ясап чыктылар.
-
Внимание- дети! 08.09.2023

Район күләмендә "Игътибар-балалар!" акциясенең соңгы көннәре үтә. Әлеге акция кысаларында безнең Иске Җөри балалар бакчасының ,махсус Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү өчен ясалган мәйданчыкта, "Серле ачкыч"-дип исемләнгән квест-уен уздырылды. Квест уенны тәрбиячеләр Галиулина Ә.Н. һәм Каримуллина Г.С. җитәкләде. Чарага Теләче районы юл хәрәкәте иминлеге инспекторы, полиция лейтенанты Киямов Ленар Тәлгат улы,Саба районы "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы да килде. Балалар , ЮИД отрядлары белән берлектә,катлаулы сынауларны,бердәм булып чишеп, "Серле" ачкычны эзләп таба алдылар.
Полиция инспекторы үз чиратында балалар белән әңгәмә дә үткәрде,күпкырлы сораулар биреп белемнәрен тикшерде.
Чара ЮИД отрядлары әзерләгән флеш-моб белән төгәлләнде. -
Саф Һавада физик тәрбия 05.09.2023

Балалар бакчасында башка шөгыльләр белән беррәттән физик тәрбиягә дә зур ихтибар бирелә. Саф һавада хәрәкәтле уеннарны балалар аеручада яратып уйныйлар. Урамдагы мәйдәнчыкта,балалар өчен,уңайлыклар тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Баскетбол,волейбол,бадминтон,футбол уйнау өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылды.











