МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
| E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Исхакова Лилия Дилбаровна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 16 учителей |
МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Сугыш ветераннарында кунакта 08.05.2013

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә без укучылар белән сугыш ветераннарының өйләрендә булып, алар белән аралашып, хәлләрен белеп, концерт номерлары күрсәтеп кайттык. Бүгенге көндә авылыбызда бары тик 4 сугыш ветераны гына исән: Гатин Солтан, Нуриев Муллахмәт, Хаертдинов Ибраһим, Харисов Халик. Алар гаиләләрендә олы ихтирамлы булып, балаларының, оныкларының кадер - хөрмәтен тоеп яшиләр. Балаларның чыгышын да гаиләләре белән бергә бик яратып кабул иттеләр, үзләре дә сугыш чоры хәтирәләрен балаларга сөйләп, тагын бер кат ул елларның авырлыгын искә алдылар. Мәктәп дирекциясе ветераннарыбызга күчтәнәч пакетлар әзерләгән иде. Алар балаларга һәм мәктәп дирекциясенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Тукай көне 26.04.2013

26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме булды. Бәйрәмне башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Балаларга Тукайның тормыш юлы турында кино күрсәтелде, аның иҗаты буенча викторина үткәрелде. Соңыннан балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Иң матур шигырь сөйләүчеләр дип 1сыйныфтан Рәмзил Габидинов, 2 сыйныфтан Сираҗетдинова Алинә, 3 сыйныфтан Файзуллина Индира билгеләнде. Бәйрәм Тукай әкиятләрен карау белән тәмамланды. Шигърият бәйрәменең икенче өлешен 5 - 8 сыйныф укучылары дәвам итте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Гөлсинә Габдрахмановна укучылар белән бергәләп шагыйрьнең тормыш юлын искә төшерделәр, аның дөнья классик әдәбиятында тоткан урынын билгеләп үттеләр. Бәйрәм укучыларның Тукай шигырьләрен сөйләү белән дәвам итте. Иң матур шигырь сөйләүче укучылар Тукай портреты янында фотога төштеләр. Бәйрәм "Туган тел" җырын күмәкләшеп җырлау белән төгәлләнде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Арсланова Г.Г. һәм Ямалиева Л.Ф. оештырган бәйрәм укучылар өчен бик файдалы, күп мәгълуматлы булды.
-
Фестиваль 25.04.2013

25 апрель көнне "Шәфкать" үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗат фестивале үтте. Безнең мәктәптән әлеге фестивальдә 5 бала катнашты. Аларның кул эшләреннән, ясаган рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Балалар бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. "Иң яхшы рәсем" номинациясендә безнең мәктәптән 7 сыйныф укучысы Шамсиева Динара 1 урынга лаек булды.Аңа грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бәйрәмнән бер генә бала да буш кул белән кайтмады, барлык балаларга да бүләкләр өләштеләр һәм тәмле күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр.
-
Парламент дәрес 25.04.2013

25 апрель көнне мәктәпнең актлар залында 5 - 11 сыйныф укучылары өчен "Россия һәм Татарстан Республикасында закон чыгару. РФ, РТ символлары" дигән темага парламент дәресләре үтте. Аны җәмгыять белеме укытучысы Долорес Мухаматшовна алып барды. Укытучы балаларны Конституция белән таныштырды. Закон чыгару, башкарма комитет, суд органнарының вазыйфалары, аларның Конституция нигезендә эшләүләре аңлатылды. Шулай ук җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге, аларның район, башка дәүләт органнары белән халыкны бәйләү формалары турында да әйтелде.
-
Парламентский урок 24.04.2013

Сегодня для учащихся начальных классов прошел парламент урок на тему "Символика РФ и РТ". Урок проводила учительница начальных классов Шакурова Т.Х. Она отметила, что тема урока очень интересная и важная. Герб, флаг и гимн являются неотъемлимыми атрибутами каждого государства. Именно с этих символов начинается формирование гражданского и патриотического сознания человека. Урок был очень интересным, полезным и познавательным. Учителем было широко использовано интернет - материалы.
-
экологическая конференция школьников 22.04.2013

22 апреля в МБОУ «Муртыш-Тамакской ООШ» Сармановского района прошла II Сармановская региональная и научная экологическая конференция школьников, посвященный Году экологической культуры и охраны окружающей среды в Республике Татарстан.
Поздравляем Шакирову Лилию, которая участвовала в секции «Экология человека, природа и здоровье», награждена грамотой за II место.
Поздравляем Ямалиева Ильназа, который участвовал в секции «Водные объекты, гидроэкология», награжден дипломом за лучший доклад.
Поздравляем руководителей Ризатдинова Г.З. и Муллину Ф.А.
-
XIV Республиканский фестиваль исследовательских работ 20.04.2013

20 апреля в ГАОУ ДОД "Городской дворец творчества детей и молодежи проходил XIV Республиканский фестиваль исследовательских работ учащихся 9-11 классов.
Поздравляем Шайдуллину Илюзу, которая участвовала в секции "Медицина и охрана здоровья", награждена грамотой в номинации "За творческий подход в исследовании".
Поздравляем Шакирову Лилию, которая работала в секции "Медицина и охрана здоровья",награждена грамотой в номинации "За практическую значимость исследования".
Поздравляем руководителя Ризатдинову Г.З.
-
Язгы өмәләр 20.04.2013

20 апрель көнне мәктәбебез укучылары, укытучылары һәм техник хезмәткәрләр өмәдә катнаштылар. Алар тырышлыгы белән мәктәп ишек алды, бакчалар, мәктәп урамы чистартылды. Язгы өмәләр, чистарту эшләре дәресләрдән соң да дәвам итә. Тирә - ягыбыз чиста булса үзебезгә дә күңелле булыр.
-
Тукай дәресләре 15.04.2013

Г.Тукайның вафатына 100 ел тулу уңаеннан әдәбият дәресләрендә Тукай дәресләре узды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерделәр, аудио- видеоязмаларда Тукайның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар белән таныштылар, үзләре белгән шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрь әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияте укытучылары Г.Г.Арсланова һәм Л.Ф.Ямалиевалар интернет материалларын киң файдаланып уздырган шушындый эчтәлекле, күп мәгълуматлы дәресләр укучыларга бик ошады.
-
Общественный зачет по математике 09.04.2013

Общественный зачет по математике





