МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
| E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Исхакова Лилия Дилбаровна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 16 учителей |
МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Лето-2013. 9.07. «Каенкай». Поездка в парк развлечений (г.Набережные Челны). 09.07.2013

-
Пришкольный лагерь «Каенкай». День IV. 08.07.2013

-
Пришкольный лагерь «Каенкай». День III. 06.07.2013

-
Пришкольный лагерь «Каенкай». День II. 05.07.2013

-
День I. Открытие II лагерной смены. 04.07.2013

-
Укытучылар - өмәдә 28.06.2013

Бүген безнең Теләнче - Тамак урта мәктәп коллективында яфрак - азык әзерләү өмәсе булып үтте. Барлык укытучылар, техник хезмәткәрләр зур хезмәт дәрте белән бу эштә актив катнаштылар. Алар тырышлыгы белән малларга кыш буена җитәрлек витаминлы азык әзерләнде. Әлеге яшел яфраклар, киптерелеп, Сәйдәшев хуҗалыгына җибәреләчәк.
-
"Каенкайда" "Яшел аптека" көне 24.06.2013

"Каенкай" лагеренда ял итүче балалар бүгенге көннәрен дару үләннәре җыюга багышладылар. Вожатыйлар Зилә Гайнетдинова һәм Рәсилә Шарафутдинова башта балалар белән дару үләннәре төрләре, аларны җыю, киптерү тәртибе, бу эшнең әһәмияте турында әңгәмә үткәрделәр. Соңыннан алма бакчасына барып сукыр кычыткан, әрем, ромашка, кычыткан кебек үләннәр җыйдылар. Бу үләннәр күләгә урынга киптерелергә куелды.
-
Чыгарылыш кичәсе
24.06.2013
Бүген мәктәбебезнең 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына өлгергәнлек аттестатлары тапшырылды. 11 нче сыйныфны ике укучы - Илзидә Мингазова алтын медальгә һәм Рәзил Губаев яхшы билгеләренә тәмамлады. 9 нчы сыйныфны 12 укучы тәмамлады. Бу укучыларның барысына да алга таба да уңышлар телибез!
-
Хәтер көне 22.06.2013

22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Әлеге көн уңаеннан безнең "Каенкай" лагеренда төрле чаралар үтте. Бу иртәне сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызны шәм яндырып , бер минутлык тынлык белән искә алудан башладык . Мәктәбебез Советлар Союзы Герое Нурми Хәләф улы Шарипов исемен йөртә. Мәктәп ишегалдында аның истәлегенә куелган һәйкәлгә , соңыннан аның туган авылы Казаклар мәдәният йорты каршындагы сугыш батырлары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр куйдык. Мәктәп музеена кереп, сугыш чорыннан калган экспонатлар карадык.
-
Россия Конституциясе көне 11.06.2013

12 июнь - Россия Дәүләте Конституциясе көне уңаеннан безнең "Каенкай" лагеренда "Россия буйлап сәяхәт" дигән бик матур дәрес - экскурсия оештырылды. Лагерь җитәкчесе Э.Гимазетдинова балаларны Россия Дәүләтенең флагы, гербы, гимны белән тагын бер кат таныштырып үтте, Конституция турында аңлатты, президент һәм аның эш төрләре турында әңгәмә үткәрде. Үз иленең лаеклы гражданины булу өчен кеше үзенең үткәнен, бүгенгесен, тарихын белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш. Шуны күздә тотып тәрбиячеләр Т.Шакурова Һәм Ә.Гилязова слайд - презентация рәвешендә блиц - турнир үткәрделәр. Соңыннан балалар Россия Дәүләтенең истәлекле урыннары буйлап "сәяхәт" иттеләр. Бәйрәм истәлеге итеп балаларга Россия флагы төсендәге ленталар таратылды.





