МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423874, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Тлянче-Тамак, ул. Татарстан, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-279-72-79 |
| E-Mail: | Sttam.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тлянче-Тамакская СОШ" Тукаевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Исхакова Лилия Дилбаровна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 16 учителей |
МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Н.Х.Шарипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем биру мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
День Русского языка 06.06.2013

6 июня 2013 года в школе был проведен «День русского языка» с целью формирования коммуникативных навыков, активизации познавательной деятельности учащихся, повышения уровня познавательной мотивации, формирования навыков работы в коллективе, развития творческих способностей детей.
В первой части праздника учащиеся 1-4 классов познакомились с устным журналом «Люби, цени и знай великий русский язык», а ученики 5-7 классов участвовали в игре «Знатоки русского языка».
Для всех учащихся была организована игра-путешествие по биографии и творчеству А.С. Пушкина.
-
Болгар шәһәренә экскурсия 05.06.2013

5 июнь көнне мәктәп коллективы лагерьга йөрүче балалар белән борынгы Болгар шәһәренә экскурсиягә бардык. Бу балалар өчен дә, укытучылар өчен дә мавыктыргыч сәяхәт булды. Урта гасыр башларында Көнчыгыш Европада беренче дәүләтләрдән саналган Идел буе Болгар шәһәреннән хәрабәләр генә сакланып калган. Аның башкаласы булган Бөек Болгар шәһәренең тарихи урыннарын, һәйкәлләрне бүгенге көндә яңарту эшләре алып барыла. Бу урынннар бөтен мөселманнар өчен дә изге урын. Татар халкының меңъеллык мәдәни мирасын өр - яңадан халыкка кайтарулары, яңартулары, туган төбәгебезне күркәм төскә кертүләре белән без чын күңелебездән горурланып кайттык. Мондый изге эшләр алга таба да дәвам итсен иде.
-
Балаларның җәйге ялы башланды. 04.06.2013

Бүген, 4 июнь көнне мәктәпнең "Каенкай" лагере үз эшен башлап җибәрде. Ул быел 2 сменада эшләячәк. 1 сменага барлыгы 45 бала йөри. Ачылу тантанасында балалар концерт номерлары күрсәттеләр, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Лагерь программасында балалар өчен экскурсияләр, дин сабакларына өйрәнү дәресләре, туган якны өйрәнү , табигатьне саклау , физик чыныгу күнекмәләре алу чаралары каралган.
-
1 июнь - Балаларны Халыкара яклау көне 01.06.2013

1 июнь - Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Мәктәп ишек алды бәйрәмчә бизәлде, матур - дәртле көйләр әллә кайдан балаларны да, өлкәннәрне дә мәктәпкә чакырып торды. Бәйрәмнең тантаналы өлешен 8 сыйныф укучылары Илүзә Шайдуллина һәм Нурфат Валиев алып барды. Мәктәп директоры Лилия Дилбаровна уку елы дәвамында уңышларга ирешкән укучыларга грамоталар тапшырды. Бәйрәм милли уеннар белән дәвам итте. Сабантуй мәйданы балаларның шат авазларыннан гөжләп торды. Соңыннан балалар тәмле коймак белән чәй эчтеләр.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2013

Бүген мәктәбебездә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Тантаналы бәйрәмне мәктәп директоры Лилия Дилбаровна җылы тәбрикләү сүзләре белән башлап җибәрде. Бәйрәм кунаклары -район социаль яклау бүлеге башлыгы Г. Ханова , район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Г.Гиниятуллина, әти - әниләр балаларга изге теләкләрен җиткерделәр. Күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да булган әлеге бәйрәм укучылар әзерләгән эчтәлекле монтаж белән үрелеп барды. Алга таба укучыларыбызга уңышлар, хәерле имин юллар теләп калабыз.
-
Пионер туган көнгә багышланган сбор. 18.05.2013

18 май көнне мәктәптә пионер туган көнгә багышлап сбор үткәрелде. Сборның тантаналы өлешендә педагог - организатор Э.С.Гимазетдинова укучыларны варисларның кем , нинди булырга тиешлеге белән таныштырып үтте, 3 сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителде. Бәйрәмнең 2 өлешендә 5 - 8 сыйныф укучылары белән табигатькә экскурсия оештырылды.
-
Родительское собрание 17.05.2013

17 мая в школе проводилось родительское собрание по теме "Психолого- педагогическая и социально - правовая помощь родителям в воспитании и обеспечении безопасности детей". На тему, как защитить детей от преступных посягательств, выступила Ч.А.Ахметшина. Также были рассмотрены вопросы подготовки к ЕГЭ и ГИА, вопросы летней практики на пришкольном участке, организации летнего отдыха детей и вопросы организации праздничных мероприятии выпускных классов.
-
Универсиада дәресе 15.05.2013

15 май көнне мәктәптә Универсиада дәресе үтте. Аны физкультура укытучысы Роза Исхакова оештырды. Дәрестә интернет материаллары киң кулланылды, интерактив такта ярдәмендә видеороликлар күрсәтелде. Соңыннан укучылар һәм укытучылар өчен спорт уеннары оештырылды. Уеннарга Унивекрсиадада булачак уен төрләре алынды. Дәрес мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.
-
Итоги работы кружков 10.05.2013

10 мая 2013г. для младших классов нашей школы была осуществлена постановка сказки на английском языке «Три поросенка». В постановке участвовали ребята, занимающиеся в кружке «Английский с удовольствием» под руководством Бургановой Гульнары Миннебаевны. Это было их заключительным обобщающе-показательным занятием в этом году.
-
Бөек Җиңү көне белән! 09.05.2013

9 май көнне авылыбызның мәдәният йорты каршындагы Һәйкәл янында Җиңү бәйрәме уңаеннан зур митинг оештырылды. Анда сугышның бөтен авырлыгын , аның газап - михнәтләрен кичергән, иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән сугыш ветераннары, тыл - хезмәт батырлары,оешма җитәкчеләре, мәктәп коллективы, авыл халкы җыелган иде. Илебез күгенең 68 ел буена аяз булуы өчен без сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә зур рәхмәтле. Бу Җиңү зур корбаннар аша килде. Безнең авылдан 310 кеше сугышка китә. Шуларның бары тик 172 се генә туган якларына әйләнеп кайта. Бүгенге көндә бары тик 4 сугыш ветераны гына исән. 4 ел дәвамында барган сугыш михнәтләре , зур газаплар гасырлар үтсә дә онытырлык түгел. Безгә тынычлык яулап биргән батырлар даны мәңгелек.





