Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | +7(855)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 42 ученика, 15 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
"Туган тел" мастер-класс бәйгесенең интернет этабы төгәлләнде
09.03.2016
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм тарату максатыннан, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең интернет ресурс этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурста 18 мәктәптән 19 татар теле укытучысы катнашты. Тукай районыны мәгариф идарәсенең 2 нче дәрәҗәле дипломы белән бәйгедә призлы урын алган Күзкәй гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Авзалова Нәзилә Фәнүр кызы бүләкләнде.
-
Л.Толстой исемендәге фәнни-практик конференциянең муниципаль этабы узды.
03.03.2016
Л.Н.Толстой исемендәге 14 нче республика фәнни-практик конференциясенең район этабында 9 нчы сыйныф укучысы Галеева И. нең В.Крупинин иҗатында балачак темасына "Балалар кебек булыйк" эзләнү эше 2 нче урын алды. Укытучысы Паллыева М.Р. җитәкчелегендәге эш тикшерүчеләр тарафыннан уңай бәяләнде.
-
Рус әдәбиятыннан Республика олимпиадасы узды. 01.03.2016

28 нче февральдә Казан янындагы "Регина" санаториясендә рус әдәбиятыннан олимпиаданың республика туры узды.8 нче сыйныфтан Гатина А. һәм 11 нче сыйныфтан Мусина Д. бу бәйгедә призлы урын яуладылар. Безнең укучылар тагын бер тапкыр үзләренең белемле булуларын расладылар. Мәктәп укучылары Республикада 3 призлы урын яуладылар. Укучыларга һәм аларның укытучылары Валиева Л.М. га дирекция исеменнән рәхмәт белдерәбез.
-
"Аҗаган" уены узды. 27.02.2016

Хәрби-патриотик айлыкны йомгаклап, мәктәптә "Аҗаган" уены узды. Укучылардан җыелма команда куст ярышларында икенче урынны яулады. Мәктәптә 5-10 сыйныф укучылары көч сынашты. 8, 6 нчы сыйныфлар әзерлекләре һәм оешканлыклары белән аерылып тордылар. Барлык сыйныф укучылары да ярышка җаваплы караганнар. Нәтиҗәләр буенча мәктәп дирекциясенеңмактау грамоталары тапшырылды.
-
Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында призлы урын алучыбыз бар
15.02.2016
11 нче сыйныф укучысы Мусина Д. үзенең белемле булуын тагын бер тапкыр раслады. 13 февральдә татар әдәбиятыннан олимпиаданың республика этабы узды.Диана җиңүчеләр рәтендә. Укучыбызны һәм аның укытучысы Авзалова Нәзилә Фәннүр кызын бу зур җиңү белән котлыйбыз!
-
Батырлар мәңге онытылмый! 15.02.2016

Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга һәм "Әфганчылар көне" уңаеннан 6 - 7 нче сыйныф укучылары арасында белемнәр бәйгесе узды.Бу ярышта "Җәлилчеләр" командасы җиңү яулады.
-
"Чаңгы юлы - 2016". 13.02.2016

Бу елны "Чаңгы юлы - 2016" чарасы шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап үткәрелде. Балалар, укытучылар бердәм булып чаңгыга бастылар. Мылтыктан төз ату буенча ярыш үткәрелде. Һәркем көченнән килгәнчә тырышты.
-
"Парламент дәресе" үтте 12.02.2016

12.02.2016. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Габдуллина А.Р. җитәкчелегендә мәктәптә "Парламент дәресе" узды. Презентация барышында укучылар "Законнар кайда кабул ителә?" дигән сорауга җавап эзләделәр. Викторина ярдәмендә белемнәрен тикшерделәр.
-
Районның башлангыч сыйныф укытучыларының семинары булды. 11.02.2016

Семинарда башлангыч сыйныф укытучылары Шайхаттарова И.М., Галиева Р.Р., Вәҗиева И.М. ачык дәресләр үткәрделәр. Бөек язучыбыбыз Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр.
-
Математикадан көч сынаштылар 02.02.2016

1.01.2016. 5-8 нче класс укучыларының җыелма командасы "Математик бой" уенынында читтән торып катнашты. Мәсьәләләр бик авыр тоелса да, команда вәкилләре зур тырышлык куеп, бердәм булып эшләделәр.
















