Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
Телефон: | (8852)237-68-01 |
E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 52 ученика, 8 воспитанников |
У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Туган як" музее эшен җанландырып җибәрде. 01.04.2016
Мәктәп музее бик күптәннән эшли. Ул авыл тарихын чагылдырган экспонатларга бай. Быел музейның "Борынгы авыл өе" бүлекчәсе яңартылды. "Моңлы тамчы"фестиваленә Республиканың төрле районнарыннан килгән кунакларны музей экскурсоводлары яхшы хуҗаларча каршы алды. Тарих укытучысы Габдуллина А.Р. тырышлыгы белән музей эше җанланып китте.Мәктәп музеена рәхим итегез!
-
"Моңлы тамчы"Респулика фестивале Күзкәйдә узды 30.03.2016
29 нчы мартта Күзкәй авылы мәдәният йортында "Моңлы тамчы" исемле Республика иҗат фестивале фестивале узды. Анда төрле районнардан килгән укучылар чыгыш ясады. Кунакларны Күзкәй урта мәктәбе коллективы оешкан төстә каршы алды. Мәктәп музеена экскурсия оештырылды.Әлки, Алексеевск, Менделевск, Саба, Тукай районы укучылары төрле милләт вәкилләренең фольклор чыгышларын күрсәттеләр. Бәйрәмнең йомгаклау өлеше Чаллы шәһәренең "Энергетик" сараенда узды.
-
"Балкыш " балалар фестивале сәләтле балаларны җыйды. 28.03.2016
28 нче мартта "Энергетик"мәдәният сараенда район мәктәп укучыларының"Балкыш"иҗат фестиваленең йомгаклау концерты булды. Безнең мәктәптән Гайнетдинов Булат концертта шигырь сөйләде. Фольклор ансамбль һәм биючеләр ансамбльләре чыгышы көчле алкышларга күмелде.Җитәкчеләре Эльмира Кашапова, Айзирә Габдуллина, Гөлфия Ахметзянова чыгышларны әзерләүгә бик күп тырышлык куйды. Каникул көннәрендә укучылар репетицияләрне калдырмыйча, концертка әзерләнделәр.
-
Открытый Республиканский творческий конкурс "Пушкинские чтения" 23.03.2016
Ученики нашей школы 23 марта приняли участие в Республиканском творческом конкурсе "Пушкинские чтения". Коллектив учащихся 5-6 классов в номинации сценическое искусство по теме "Музыкально-драматическая фантазия по сказкам А.С.Пушкина"награждена дипломом 2 степени. Муллахметова Э. (ученица 9 класса) выступила с научно-исследовательской работой на тему "Место драматургии в творчестве А.С.Пушкина". Ученик 6 класса Гайнутдинов Б. в секции стихи и проза прочитал отрывок из стихотворения А.С.Пушкина "К морю". Ученики совместно с учительницей Паллыевой М.Р. подготовили декорации, костюмы. Выступление коллектива школы отличался артистизмом и творческим подходом.
-
Биатлон ярышлары узды
19.03.2016
19.03.2016. Районда биатлон ярышлары узды. Безнең мәктәптән ике команда катнашты. Күзкәй-2 командасы ярышларда 3 урын алды. Салихова Э. 5, Гиниятуллин И. 5, Салихов И. 4 урын яулады. Тренерлары Карпов В.И. укучыларның ярышка нык әзерлек белән баруларын билгеләп үттә. Укучыларга һәм аларның тренерларына алдагы ярышларда уңышлар телибез.
-
Бәйгеләрдә безнең укучылар беренчелекне бирми.
15.03.2016
Яр Чаллы педагогия көллиятте укучыларның компьютер технологияләр белән кызыксынуын арттыру максатыннан "Минем гаиләмнең профессияләре" исемле рәсем һәм фотоколлаж бәйгесе уздырды. 8 нче сыйныф укучысы Шайхаттарова А. бик эчтәлекле фотоколлаж ясап, бу региональ конкурста 1 урын яулады.(Житәкчесе Шайхаттарова И.М.)
-
"Живая классика" бәйгесе узды.
12.03.2016
6 нчы сыйныф укучылары арасында һәр елны үткәрелә торган "Живая классика" бәйгесендә Гайнетдинов Булат (укытучысы Паллыева М.) призлы урын яулады. Ул "Бедный Ваня" хикәясендәге Ваня ролен бик оста башкарды.
-
"Туган тел" мастер-класс бәйгесенең интернет этабы төгәлләнде
09.03.2016
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм тарату максатыннан, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең интернет ресурс этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурста 18 мәктәптән 19 татар теле укытучысы катнашты. Тукай районыны мәгариф идарәсенең 2 нче дәрәҗәле дипломы белән бәйгедә призлы урын алган Күзкәй гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Авзалова Нәзилә Фәнүр кызы бүләкләнде.
-
Л.Толстой исемендәге фәнни-практик конференциянең муниципаль этабы узды.
03.03.2016
Л.Н.Толстой исемендәге 14 нче республика фәнни-практик конференциясенең район этабында 9 нчы сыйныф укучысы Галеева И. нең В.Крупинин иҗатында балачак темасына "Балалар кебек булыйк" эзләнү эше 2 нче урын алды. Укытучысы Паллыева М.Р. җитәкчелегендәге эш тикшерүчеләр тарафыннан уңай бәяләнде.
-
Рус әдәбиятыннан Республика олимпиадасы узды. 01.03.2016
28 нче февральдә Казан янындагы "Регина" санаториясендә рус әдәбиятыннан олимпиаданың республика туры узды.8 нче сыйныфтан Гатина А. һәм 11 нче сыйныфтан Мусина Д. бу бәйгедә призлы урын яуладылар. Безнең укучылар тагын бер тапкыр үзләренең белемле булуларын расладылар. Мәктәп укучылары Республикада 3 призлы урын яуладылар. Укучыларга һәм аларның укытучылары Валиева Л.М. га дирекция исеменнән рәхмәт белдерәбез.