Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
Телефон: | (8852)237-68-01 |
E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 42 ученика, 15 воспитанников |
У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"Акчарлак" ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. 02.06.2016
1.06-25.06. Күзкәй урта мәктәбендә ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшләячәк.1 нче класстан алып 8 нче класска кадәр 35 бала белән лагерь башлыгы Карпов В.И., өлкән вожатый Мингалимова Р.Р., Валиева Л.М., Закирова Л.А., Паллыева М.Р. төрле чаралар үткәрәчәкләр. Яр Чаллы шәһәренә ял паркына барачаклар. 2нче июнь көнне балалар отряд газеталары чыгардылар.Исем, девиз, җырлар өйрәнделәр.
-
1 нче июнь - "Балаларны яклау көне" 01.06.2016
1 нче июнь көнне мәктәпнең спорт мәйданчыгы балалар тавышыннан гөрләп торды.Балалар өчен кечкенә сабантуй үткәрелде. Чүлмәк вату, йомырка белән йөгерү, күз бәйләп, әйбер кисү, канат тартышу һәм башка уеннарда укучылар бик актив катнаштылар. Һәр катнашучыга бүләкләр бирелде. Балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Бу көнне "Акчарлак" мәктәп яны лагеры үзенең эшен башлады.35 бала ял итәчәк бу лагерьда.
-
Соңгы кыңгырау чыңлады 25.05.2016
Бу көнне 11 нче сыйныф кызлары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Бераз моңсу да, күңелле дә бәйрәмдә 11 ел бергә укыган классташлар өчен кыңгырау чыңлады. Мәктәпне быел 4 укучы тәмамлый. Укуда да, җәмәгать эшләрендә дә актив кызлар белән саубуллашу мәктәп коллективы өчен дә ямансу. Без кызларны бәйрәм белән котлыйбыз. Имтиханнарны уңышлы гына тапшыруларын телибез.
-
"Балалар. Техника. Иҗат" фестивале үтте
24.05.2016
Борды урта гомумибелем бирү мәктәбендә "Балалар. Техника. Иҗат"фестивале кысаларында "Авиамодельләштерү" номинациясендә Раил Галиев (җитәкчесе Шайхаттаров М.М.), "Ракета модельләштерү" номинациясендә Күзкәй урта мәктәбенең "Самоделкин" түгәрәгенә йөрүче укучылары төркеме беренче урын алды.
-
Алдынгы укучыларны Казанда хөрмәтләделәр 24.05.2016
Казан шәһәрендә республиканың алдынгы укучылары слетка җыелдылар. Олимпиадаларда җиңүчеләргә Мәгариф министры Э.Н.Фаттахов мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырды. Тукай районы делегациясе составында безнең мәктәптән Республика олимпиадасында татар әдәбиятыннан призер әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәзилә Фәннүр кызы, рус әдәбияты һәм татар әдәбиятыннан призер 11 сыйныф укучысы Мусина Диана, рус әдәбиятыннан призер 8 сыйныфтан Гатина Айгөл дә бар иде.
-
19 май - пионерия туган көн 19.05.2016
19 нчы май көнне пионерия туган көнгә багышлап, 4-8 сыйныфлар катнашында чара оешкан төстә үтте. Мәктәп тарихында пионер оешмасы эшчәнлегендә актив катнашкан укучылар, аларның вожатыйлары истщлеклщре белщн таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. "Мин тормышта - актив!" исеме астында флеш-моб үткәрделәр.
-
Обучение по оплате на портале госуслуг
19.05.2016
20.05.2016 в 13.30 в МБОУ "Кузкеевская СОШ" проводится обучение населения по оплате на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан. Приглашаются все желающие.Ссылка для входа в сайт https://uslugi.tatarstan.ru/
Дирекция школы.
-
Бөтендөнья гаилә көне 16.05.2016
Гаилә көненә багышланган районда үткәрелгән "Гаиләләр салават күпере" фестивалендә мәктәп исеменнән Шаеховлар гаиләсе катнашты. Төрле сынауларны уңышлы гына үтеп, гаилә истәлекле бүләкләр, грамота белән бүләкләнде.
-
Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. 09.05.2016
9 Май - Җиңү көне һәр елдагыча зур әзерлек белән, оешкан төстә үтте. Бәйрәмгә укучы балалар, авыл кешеләре, район җитәкчеләре, Казан кунаклары җыелды. Музыкаль композициядә сугыш чорының авырлыклары, тыл ветераннарының фидакарь хезмәте, солдатларның батырлыгы чагылдырылды. "Сугышлар булмасын! Кан коюларны туктатыйк! Һәр чыгыш ясаучының теләге бер иде. Авыл җирлегендә 3 ветеран яши. Аларны зур бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм азагында "Үлемсез полк" төзегән рәтләр арасыннан барып, ветераннар һәйкәлгә веноклар салдылар.
-
Сизов абыйга 90 яшь. 07.05.2016
Күзкәй урта мәктәбендә озак еллар балаларга физик тәрбия биргән Сизов А.П.ка 9 май көнне 90 яшь тула. Бөек Ватан сугышы ветераны 70 яшенә кадәр мәктәптә эшләде. Озак яшәүнең сере - хәрәкәттә, ди ул. Без Александр Прокофьевичны олы юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа озын гомер, сәламәтлек телибез.