Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | +7(855)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 42 ученика, 15 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Обучение по оплате на портале госуслуг
19.05.2016
20.05.2016 в 13.30 в МБОУ "Кузкеевская СОШ" проводится обучение населения по оплате на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан. Приглашаются все желающие.Ссылка для входа в сайт https://uslugi.tatarstan.ru/
Дирекция школы.
-
Бөтендөнья гаилә көне 16.05.2016

Гаилә көненә багышланган районда үткәрелгән "Гаиләләр салават күпере" фестивалендә мәктәп исеменнән Шаеховлар гаиләсе катнашты. Төрле сынауларны уңышлы гына үтеп, гаилә истәлекле бүләкләр, грамота белән бүләкләнде.
-
Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. 09.05.2016

9 Май - Җиңү көне һәр елдагыча зур әзерлек белән, оешкан төстә үтте. Бәйрәмгә укучы балалар, авыл кешеләре, район җитәкчеләре, Казан кунаклары җыелды. Музыкаль композициядә сугыш чорының авырлыклары, тыл ветераннарының фидакарь хезмәте, солдатларның батырлыгы чагылдырылды. "Сугышлар булмасын! Кан коюларны туктатыйк! Һәр чыгыш ясаучының теләге бер иде. Авыл җирлегендә 3 ветеран яши. Аларны зур бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм азагында "Үлемсез полк" төзегән рәтләр арасыннан барып, ветераннар һәйкәлгә веноклар салдылар.
-
Сизов абыйга 90 яшь. 07.05.2016

Күзкәй урта мәктәбендә озак еллар балаларга физик тәрбия биргән Сизов А.П.ка 9 май көнне 90 яшь тула. Бөек Ватан сугышы ветераны 70 яшенә кадәр мәктәптә эшләде. Озак яшәүнең сере - хәрәкәттә, ди ул. Без Александр Прокофьевичны олы юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа озын гомер, сәламәтлек телибез.
-
"Үлемсез полк" бөтенроссия акциясенә әзерлек 04.05.2016

"Үлемсез полк" акциясе Россиядә 4 нче ел бара. Узган ел бу акциягә Татарстан Республикасы да катнашты. Шул исәптән безнең укучылар да Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары-әбиләренең фотоларын рамкага куеп, урамга күтәреп чыктылар. "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!" Быел да бу чара оештырылачак. Фотолар тагын да күбәйде, музейда материал баетылды.
-
Профессияләр парадының финал ярышлары булды. 27.04.2016

27.04.2016. Бу көнне Борды урта мәктәбендә"Профессияләр парады" ның финал ярышлары узды.Күзкәй урта мәктәбе командасы (җитәкчеләре Мингалимова Р.Р, Валиева Л.М.) укытучы һөнәрен сәхнәләштереп, кызыклы формада тәкъдип итеп, карап утыручыларда яхшы кәеф, бу профессиягә карата соклану тудырды. Команда район мәгариф идарәсенең мактау грамотасына һәм тәрбия эшләре үзәгенең истәлекле бүләгенә лаек булды.
-
Клара Булатованың шигырьләренә рәсем конкурсы узды.
25.04.2016
Шигърият сөючеләр өчен бәйгеләр бик күп уздырыла. Ә менә Клара Булатованың шигырьләренә рәсемнәр бәйгесендә катнашып 8 нче сыйныфтан Галеев Р., 1 нче сыйныфтан Гыйлманов Л. истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Җитәкчеләре Кашапова Э.М., Галеева Р.Р.
-
"Тарих эзләреннән" рәсемнәр конкурсы уздырылды. 23.04.2016

"Идел" яшьләр үзәге тарафыннан уздырылган "Тарих эзләреннән" исемле татар халкының тарихына багышланган Бөтенроссия рәсем конкурсында укучыларыбыз актив катнашты. 3 нче сыйныфтан Акмалов Р., Шәмсиев Д., Габдуллин Д., Фарваев Э., 6 нчы сыйныфтан Шәмсиев Р. рәсемнәре үзәкнең сертификатына лаек булдылар.Җитәкчеләре Шайхаттарова И.М., Кашапова Э.М.укучыларның тарих белән кызыксынуларын арттыруга зур өлеш кертә.
-
Габдулла Тукай тууына 130 ел. 21.04.2016

Мәктәптә Г.Тукай айлыгы зур әзерлек белән бара.Укучылар шагыйрьнең шигырьләренә рәсемнәр ясадылар. Бик күп шигырьләрен яттан өйрәнделәр.20 нче апрель көнне Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган кичә узды. "Су анасы", "Эшкә өндәү" һәм башка шигырьләр яңгырады.Аның тормыш һәм иҗат юлын тагын бер кат искә төшерделәр. Кичәне әзерләүгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәзилә Фәннүр кызы зур өлеш кертте.Кичә татарларның гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
"Укучы+студент"фәнни конференциясендә катнаштык. 16.04.2016

16.04.2016. Алабуга педагогия институтының математика факультеты "Укучы+студент" исемле фәнни конференция үткәрде. Бу конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Хафизов Данияр институтның 3 нче курс студенты белән берлектә "Формула Пика" исемле проект яклады. Җитәкчеләре мәктәпнең югары категорияле укытучысы Мингалимова Р.Р. һәм математика фәннәре профессоры, доцент Гильмуллин М.Ф. укучыларның фәнгә омтылышын үстерүгә зур өлеш кертте.
















