Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Укытучылар көне белән! 07.10.2019

5 нче октябрь көнне Укытучылар көне уңаеннан зур бәйрәм концерты узды. Балалар җыр, биюләре, театраль күренешләре, мәзәкләре белән мөгаллимнәрне сөендерделәр, гимназиябезгә чын бәйрәм рухы керттеләр.
Сезне бәйрәм белән котлап,
Теләкләрнең телик изгесен!
Укытучы - бөек кеше бит ул -
Шуны дөнья, барлык җиһан белсен!
Хөрмәтле укытучылар!
Сез барыгыз да ихтирамга, игътибарлга лаек искиткеч кешеләр.
Бәйрәм белән Сезне!
-
Көзге кросс. 07.10.2019

6 нчы октябрь көнне "Казан- Арена" янында "Милләтләр кроссы - Кросс нации - 2019" узды. Безнең укучылар һәм укытучылар актив катнашып кына калмадылар, ә рәхәтләнеп саф һавада сәләмәтлекләрен ныгыттылар. Көн бик матур,ә кәефләр күтәренке иде. Рәхмәт оештыручыларга!
-
Өлкәннәр көненә Бәйрәм чарасы 02.10.2019

2 нче октябрь көнне гимназиядә Өлкәннәр көненә багышланган " Яшьлегем чишмәләре" исемле Бәйрәм чарасы узды.Бу чарада әби- бабайларыбыз, абый- апаларыбыз зур кызыксыну белән концерт карадылар, биеделәр, җырладылар, уеннарда катнаштылар, бер-берсе белән аралаштылар . Алар чәй табыны артында да хәтирәләре белән уртаклаштылар һәм бик канәгать булып кайтып киттеләр.
Күңелләрдә яшьлек хәтирәсе,
Йөрәкләрдә яшьлек чаткысы,
Күзләрегез шулай очкын булып,
Сүрелмичә янып, балкысын!
-
«Цифровой прорыв» в Казани вошел в Книгу рекордов Гиннесса 30.09.2019

Финальный хакатон всероссийского конкурса «Цифровой прорыв» вошел в Книгу рекордов Гиннесса как самое масштабное соревнование ИТ-специалистов в мире.
В рамках конкурса более 3 тысяч специалистов из 77 регионов России работали на одной площадке одновременно. Финал проходил 27—29 сентября в МВЦ «Казань Экспо».
В этом конкурсе приняли участие и учащиеся нашей гимназии. Ученик 10 класса Файзуллин Талгат, показав прекрасные знания в области IT , занял 1 место и получил право на бесплатное обучение на 1 модуле любого курса IC:
Клуба программистов.
-
Юл йөрү кагыйдәләре! 20.09.2019

ГБУ "БДД" белгече Мөдәрисова Лилия Мәсгут кызы 1 нче сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде , укучыларга бик кызыклы мультфильмнар күрсәтте. Балалар апаларын бик кызыксынып тыңладылар, үзләренең белемнәрен ныгыттылар.Чара бик файдалы һәм кызыклы узды.
-
17.09 Абдулла Алишның туган көненә багышланган чаралар буенча линейка узды, бәйгеләрдә җиңүче балалар бүләкләнде. 17.09.2019

17.09 Абдулла Алишның туган көненә багышланган чаралар буенча линейка узды, бәйгеләрдә җиңүче балалар бүләкләнде.
-
"Игътибар-балалар!" 17.09.2019

Бүгенге көндә һәрбер бала, аеруча зур шәһәрләрдә яшәүче, юл йөрү кагыйдәләрен тапкырлау таблицасын белгән кебек яхшы белергә тиеш. Шул уңайдан, гимназиядә бик күп чаралар уза. Менә яңа гына "Игътибар-балалар! " акциясе кысаларында ЮХИДИ белгече 5-6 сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгатьләре уздырды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, бик кызыклы әңгәмәдә катнаштылар.
-
15 нче сентябрь Абдулла Алишның туган көне 16.09.2019

15 нче сентябрь Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан гимназиядә "Алиш укулары", сыйныф сәгатьләре, төрле чаралар узды, ә 1 нче сыйныф укучылары иҗади бәйгедә катнаштылар, Абдулла Алишның биографиясен өйрәнделәр, аның әкиятләре буенча рәсемнәр ясадылар. Тиздән бит алар "Алиш варислары" сафларына басачаклар.
-
Яңа уку елы белән! 09.09.2019

Хөрмәтле укучылар! Сезне яңа уку елы белән котлыйбыз!
2019-2020 нче елда сезгә тик уңышлар гына юлдаш булсын, " 4" кә "5" кә генә укыгыз, барлык чараларда, гимназия тормышында актив катнашыгыз! Әти-әниләрегезне, үзегезнең укытучыларыгызны укуыгыз һәм яхшы тәртибегез белән сөендереп торыгыз!
-
Общешкольное родительское собрание-Гомуммәктәп ата -аналар җыелышы! 06.09.2019

Хөрмәтле әти-әниләр!
7 нче сентябрь көнне гимназиядә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узачак. 2018-2019 нчы уку елына нәтиҗәләр ясалачак, яңа уку елына укыту планы, программалар, локаль актлар белән таныштыру булачак. Бу мәгълүматлар белән гимназиябезнең сайтында " Белем бирү учреждениесе турында мәгълүмат - Сведения об образовательной организации" бүлегендә менә бу ссылка буенча: https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2414.htm/page13379.htm танышып килүегез сорала.
Увжаемые родители!
7 сентября состоится общешкольное родительское собрание, где будут подведены итоги за 2018-2019 учебный год, вас познакомят с Уставом гимназии, нормативно- правовыми документами, локальными актами и предстоящими задачами на новый учебный год. Предварительно, для учета вашего мнения, с документами так же можно ознакомиться на сайте гимназии в разделе " Сведения об образовательной организации" ( Документы. Образовательные стандарты)










