Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
E-Mail: | gim2072@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 757 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Бөек Җиңу көненә багышланган митинг 08.05.2019
Дәһшәтле сугышта Җиңү 27 миллион кешенең гомере хакына яулап алынды.
8 нче май иртәсендә гимназиядә Бөек Җиңүнең 74- еллыгы уңаеннан митинг үзды.Бу чарада укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митингта " Үлемсез полк" мәйдан уртасыннан узды, сугыш җырлары яңгырады.
-
" Алиш эзләреннән" исемле VI төбәкара конференциясен йомгаклау тантанасы 30.04.2019
Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исеме халкыбыз теленнән мәңге төшмәс, газиз халкы белән иҗатлары да мәңге яшәр. Моңа дәлил булып безнең гимназиядә узучы “ Алиш варислары” исемле VI төбәкара фәнни -эзләнү конференциясен дә атап була. Бу чарада катнашучы укучылар чын мәгънәдә А.Алишның иҗаты, тормышы белән кызыксыналар, эзләнү эшләре алып баралар, язучының әкиятләре үрнәгендә үзләре дә әкиятләр иҗат итәләр, янәшәдә яшәүче батырларны барлыйлар, туган телебезне саклауга үз өлешләрен кертәләр, ә иң мөһиме Алиш үрнәгендә тәрбияләнәләр, чын шәхес булып үсәләр.
Кайта алмады туган төбәгенә,
Суламады Ватан һавасын...
Алиш исеме бөтен җир шарында
Бер матур җыр булып яңгырасын!
( Фотода: директорыбыз Рәхимә Арсланова Алишның туганнары белән таныштыра)
-
Финанс - грамота дәресе 30.04.2019
30.04 көнне 7 нче сыйныф укучыларына банк хезмәткәре Акинин Иван Павлович финанс грамотасы дәресе үткәрде. Бу тема бүгенге көндә бик актуаль. Балалар лекторны бик кызыксынып тыңладылыр, үзләрен кызыксындырган сорауларга тәфсилле җавапалар алдылар. Дәрес ахырында Иван Павлович белән якыннан аралаштылар.
-
26 нчы апрель - Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2019
26 нчы апрель - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан гимназиядә бик күп чаралар узды. 10 нчы сыйныф укучылары Г.Тукайның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар. 3 нче сыйныф укучылары китапханәчебез Римма Садыйкова белән бергә шагыйрьгә багышланган бик матур әдәби- музыкаль кичә үткәрделәр, 5 нче сыйныфлар Г.Тукайның иҗаты буенча линейкада катнаштылар, башка сыйныф укучылары тематик сыйныф сәгатьләрендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай турында әңгәмә кордылар, аның шигырьәрен укыдылар. Һәрбер чара татар халкының гимнына әверелгән" Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Татар - Дозор 2019 23.04.2019
21 апрельдә Казанда 11 нче тапкыр "Татар-дозор-2019" квест-уены узды. Быел да безнең гимназиядән 10 класс укучылары: Ибатуллина Зилә, Нигмәтҗанова Лилия, Саттарова Дилара катнашып, Казанның Бауман урамы, Кирмән, Ирек мәйданы һәм Татар бистәсендә төрле биремнәрне үтәп, үзләренә кызыклы мәгълүмат тупладылар.
-
Нәҗибә Сафина бездә кунакта 18.04.2019
12.04 төрле чараларга бай булды. Башлангыч һәм урта сыйныфлар Космонавтика көненә багышланган чараларда катнашса, югары сыйныф укучылары шагыйрә, публицист, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә апа Сафина белән бик матур, җылы очрашу үткәрделәр. 2 сәгатьлек чара бик тиз узып китте. Балалар Нәҗибә Сафинаның шигырьләрен укыдылар,үзләрен кызыксындырган сораулар аша, шагыйрәнең бик кызыклы һәм зыялы әңгәмәдәш икәненә төшенделәр,тормышы һәм иҗаты белән тулырак таныштылар. Нәҗибә апалары белән фотога төштеләр. Бу очрашу балаларның күңелләрендә әле бик озак сакланыр.
-
Тормыш иминлеге дәресләре! 10.04.2019
Бүген мәктәптә тормыш иминлеге дәресләре узды. МЧС инспекторы В.Ю. Тюльков 1-4 сыйныф укучыларын норматив документлар белән таныштырды, балалар МЧС хезмәте турында кызыклы фильм карадылар, беренче ярдәм күрсәтүне кабатладылар. Шулай ук кызыклы мультфильмнар аша куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм табышмакларга җаваплар эзләделәр.
-
Котлыйбыз! 03.04.2019
Н.И.Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә ике секция эшендә катнашып, 11 нче сыйныф укучысы Гобәйдуллина Ландыш II һәм III дәрәҗә Дипломнарга ия булды.
Укытучысы: Фәхретдинова Гөлшат Мөхәммәтовна.
-
Бөтендөнья балалар китабы көне! 02.04.2019
02.04 - Бөтендөнья балалар китабы көне. Әлеге көн әкиятче Г.Х.Андерсенның туган көненә туры китереп билгеләнгән. Бу көннәрдә безнең гимназиядә дә Балалар китабы атналыгы уздырыла.Укучыларыбыз китапханәче апалары белән серле китап иленә сәяхәт кылалар.Шулай ук чаралар ахырында "Иң күп китап укучы" билгеләнәчәк.
-
"Моңлы тамчы" фестивале. 01.04.2019
28 мартта Әлмәт шәһәрендә "Моңлы тамчы" фольклор коллективлар фестивале узды.Безнең гимназиядән Галиева Г.Ш. җитәкчелегендә "Энҗе бөртекләре" коллективы катнашты. "Чишмә буе" йоласы белән чыгыш ясадылар. Гала концертта лауреат дипломын яуладылар. Без аларны котлыйбыз!