Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
" Замандаш" балалар үзидарәсе. 04.12.2019

Гимназиядә ел дәвамында бик күп чаралар үткәрелә. Алар барысы да " Замандаш" исемле укучыларның җәмгыяви оешмасы җитәкчелегендә уза. Бу оешма чынлап та актив, креатив балаларны туплый. Алар үз Уставлары, девизлары, эш планы нигезендә эш итәләр.
20 нче ноябрьдә " Замандаш" үзидарәсе район күләмендә узган " Бер адым алга- Шаг вперед" исемле бәйгедә катнашып, III урынга лаек булды.
-
Прокурор урынбасары укучылар белән очрашты. 03.12.2019

03.12 көнне Совет районының прокурор урынбасары Гыйлфанов Рушан Рифкать улы 10 нчы сыйныф укучылары белән тәрбияви темага әңгәмә үткәрде.Рушан Рифкать улы зарарлы матдәләрнең зыянын фәнни яктан ачып, балалар белән аралашып, тормыштан кызыклы мәгълүматлар китерде. Бу очрашу балалар өчен файдалы һәм бик кирәкле булды.
-
Республика семинары узды. 03.12.2019

03.12. көнне гимназиядә " Башлангыч сыйныф укучыларының матапредмет эшчәнлеген проектлау һәм оештыру" темасына республика семинары узды.Мөгаллимнәр ачык дәресләр, мастер-класслар карадылар, гимназиянең дәрестән тыш эшчәнлеге белән таныштылар. Семинарда катнашучылар Валиева И.Я., Миннулллина Г.С.,Бариева А.И., Гизатуллина Л.Ф. , Җаббарова А.Ф., Сәгъдиева И.М., Сафиуллина Л.Р. күрсәткән чараларга югары бәя бирделәр, Ф.Н. Хакимованың гамәли чыгышын бик яратып тыңладылар.
-
Гимназиябездә хәйрия ярминкәсе узды. 29.11.2019

29.11 гимназиябездә хәйрия ярминкәсе узды.Ярминкәдә балаларның үз куллары белән ясалган кул эшләре, төрле татлы ашамлыклар, җиләк-җимешләр тәкъдим ителде. Барлык җыелган акчалар мохтаҗ гаиләләргә биреләчәк.
Мондый чаралар балаларыбызны мөстәкыйль, ярдәмчел булырга һәм материаль кыйммәтләргә сакчыл карарага өйрәтә.
-
Диплом победителя 29.11.2019

Галеева Гульназ Шамилевна, учитель родного языка и литературы приняла участие в конкурсе лучших практик в рамках цикла общероссийских и межрегиональных информационных и практических мероприятий " Языки и культура народов России: сохранение и развитие", который прошел в Москве. Она стала победителем в номинации" Лучшая практика работы отдельной образовательной организации".
-
" Сәйяр" театр бәйгесендә җиңү 28.11.2019

26 нчы ноябрь көнне " Сәйяр" республика театр бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Бу бәйгедә Галиева Гөлназ Шамил кызы җитәкчелеге астында 7 а сыйныф укучыларының театр коллективы да катнашкан иде. Алар удмурт язучысы Егор Загребинның әсәренә нигезләнеп, " Җаныйлар, җанкайлар" спектаклен куйдылар. Сценарийның авторы - Гөлназ Шамилевна үзе. Укучыларыбыз бик матур чыгыш ясап, Лауреат исеменә лаек булдылар.
-
КФУның Рәхмәт хаты. 28.11.2019

Казан ( Идел буе) Федераль Университетының 215-еллыгы уңаеннан гимназия коллективына Ректор И.Гафуров имзасы белән Рәхмәт хаты тапшырылды. Алар күпъеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен коллективны котлыйлар, балаларны укыту һәм тәрбияләүдә гимназиябезнең эшенә югары бәя бирәләр.
КФУ ның 28 нче боерыгы.
-
Әни,әнкәй,әнием шәһәр бәйгесе 27.11.2019

26 ноябрь көнне безнең гимназия базасында Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә Бөтендөнья татар хатын-кызлары"Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге "Әни, әнкәй, әнием" шәһәр бәйгесе уздырды. Бу чарада башкалабыз мәктәпләрендә укучы балаларның әниләре катнашты. Алар барысы да район этапларында узган бәйге җиңүчеләре иде. 8 әни җыр-биюдә генә түгел, кул эшләре белән шөгыльләнүдә, бишек җырларын башкаруда көч сынаштылар.
Бу бәйгедә гимназиябезнең 7 А сыйныфы укучысының әнисе Сираҗиева Зөлфия Шәяхмәт кызы 3 нче урынга лаек булды.
-
" Әни, әнкәй, әнием" 25.11.2019

18.11.2019 " Дәрвишләр" балалар иҗат үзәгендә узган " Әни,әнкәй,әнием" шәһәр бәйгесенең район турында Сираҗеева Зөлфия Шәяхмәт кызы, 7 а сыйныфы укучысының әнисе, Гран-при яулап, шәһәр турына чыкты. Уңышлар телибез!
-
Спортсменнар белән җанлы аралашу 08.11.2019

07.11 көнне гимназиянең 7-8 нче сыйныф укучылары УНИКС ның Баскетбол клубы үткәргән чарада булдылар. Монда балалар мастер-классларда катнаштылар, Баскет-холл буенча экскурсия уздылар, тренажер залларында булдылар, спортсменнар белән аралашып кына калмадылар, алар белән баскетбол да уйнап алдылар. Аралашу рус- инглиз телләрендә барды.Чара балаларның күңелендә бик җылы тәэсирләр калдырды. Укучылар спортның уен гына түгел, көч, тырышлык таләп итә торган җитди һөнәр икәненә һәм кеше тормышында бик әһәмиятле урын алуына тагын бер кат төшенеп кайттылар.










