Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
E-Mail: | gim2072@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 757 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара 22.02.2020
Каһарман - язучы Абдулла Алиш исемен йөртүче гимназия буларак, бездә патриотик рухта бик күп чаралар, бәйрәм, фестивальләр уза.
22.02. көнне гимназиядә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды. Балалар төз сафларда йөрү, хәрби күнегүләр эшләү, патриотик җырлар җырлауда көч сынаштылар. Чарада УФСИН ның эчке эшләр подполковнигы Шишкин Станислав Иосифовичның катнашуы да балалар өчен зур горурлык булды.
Тантаналы бәйрәм чарасында 2 нче сыйныф укучылары " Яшь армия" сафларына кабул ителделәр.
-
21 февраль- Халыкара Туган тел көне! 21.02.2020
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
21 нче февраль - ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне буларак игълан ителде. Бу көнне гимназиядә бик күп чаралар узды. Бәйрәм барлык гимназия укучыларының зур залда җыелып, Г.Тукай сүзләренә язылган " Туган тел" җырын башкаруы белән тәмамланды.
-
"Тамчы- шоу" 12.02.2020
Безнең гимназия укучылары" Тамчы - шоу" интеллектуаль уенын яратып кына карамыйлар, үзләре дә да еш катнашалар. Әле яңа гына 6а сыйныф укучылары "Тамчы- шоу" тапшыруында катнашып, уңышлы гына чыгыш ясадылар. Алар белемнәре буенча 175 нче мәктәп укучылары белән көч сынаштылар. Җитәкчеләре - Гөлшат Мөхәммәт кызы Фәрхетдинова. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Встреча студентами! 10.02.2020
7 февраля состоялась долгожданная встреча выпускников нашей гимназии. Встреча прошла в концертно-игровой форме.Студенты активно участвовали в конкурсах, интересно рассказывали о себе и студенческой жизни. Вместе с учениками танцевали флешмоб. Мы все были рады, видеть наших выпускников.
-
"Лыжня России-2020" 08.02.2020
Ученики 8а и 11 класса приняли участие во Всероссийской акции "Лыжня России- 2020". Молодцы ребята! Каждый год наша гимназия выезжает на данное мероприятие. Спорт-это ЗОЖ! Спорт-это круто!
-
«SCHOOL PERFORMANCE» 04.02.2020
В целях повышения качества иноязычного образования, уровня владения иностранными языками, создания условий для развития иноязычной коммуникативной компетентности обучающихся 30 января 2020г. состоялся муниципальный этап конкурса"Schoolperformances».
В этом конкурсе приняли участие учащиеся 5 а класса ( кл.руководитель-Ахметгареева З.М.) и заняли III место.Приказ РОО 377 от 04.02.2020 г. Поздравляем!
-
"Милли мирас" бәйгесе. 31.01.2020
31.01.көнне гимназиядә танылган дизайнер Флера апа Калмурзинаның 91 - еллыгына багышланган " Милли мирас" бәйгесен йомгаклау кичәсе узды. Бу бәйгегә укучылар кул эшләнмәләре, рәсемнәр тәкъдим иткән иделәр. Флера апаның туганнарыннан, дусларыннан торган комиссия бу эшләнмәләргә үз бәяләрен бирделәр, җиңүчеләргә бүләкләр, Флера Калмурзина премиясен тапшырдылар.Чара Ф.Калмурзина исемен йөрткән 7 А сыйныфы укучыларының
( җитәкчесе - Галеева Гөлназ Шамил кызы) фольклор чыгышы, җыр- биюләре белән үрелеп барды, бик матур һәм оешкан төстә узды.
-
" Школа героев" . 31.01.2020
Гимназиябез 2015 нче елдан язучы, җәлилче Абдулла Алиш исемен йөртә. Шул уңайдан инде берничә ел " Школа героев" республика фәнни- гамәли конференциясендә катнашабыз. Быел да укучыларыбыз нәтиҗәле чыгыш ясадылар: Сәгъдиев Сәед - 3 нче урын, Сәгъдиева Язилә - 2 нче урынга лаек булдылар. Укытучыларыбыз да бу чарадан читтә калмады: Фәрхетдинов Илназ Мансурович- 2 нче урын яулап кайтты.
-
Әдәби - квест уены. 30.01.2020
Гимназия укучылары мәктәптә уза торган чараларда гына түгел, ә шәһәр күләмендә уздырыла торган чаралардан да читтә калмыйлар.
29.01 көнне 9 нчы Б сыйныфы укучылары "Татар китабы йорты" үткәргән " Әбүгалисина" әдәби квестында катнаштылар. Чарадан соң Ш.Камал музеенда булдылар.
-
" Без туган илдә яшибез!" 29.01.2020
Бүгенге көндә экология проблемасы җир йөзендә иң актуаль проблемаларның берсе булып кала. Шуңа күрә гимназиябездә экологик темага зур игътибар бирелә, төрле чаралар, бәйгеләр уза.
Менә 28.01 көнне " Без туган илдә яшибез" дигән экологик конференциядә 2- 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Балаларның экологик катастрофаны булдырмауга үз карашлары,фикерләре, кызыклы тәкъдимнәре бар.Алар табигатьнең чисталыгына гына түгел, ә кешеләрнең битарафлыгына да борчуларын белдерәләр,проблеманы чишү юлларын күрсәтәләр.
Конференция 4 секциядә оешкан төстә узды.