Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
E-Mail: | gim2072@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
У нас учат: | 49 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
"Әдәби хәзинә" 16.11.2021
16.11 көнне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы "Татарстан китап нәшрияты" исеменнән Ленар Шәех иҗатына багышланган "Әдәби хәзинә" ТВ тапшыруында катнашкан 2 нче Б сыйныфы укучыларына:
Камилә Шәмсиевага
Илина Мусинага
Аделина Зариповага
Салих Газизовка
Сабина Валиевага
Камилла Габидуллинага
Риана Асриевага
Альмира Сагуновага
Рузилә Якуповага
Диләрә Хәмидуллинага һәм сыйныф җитәкчеләре Җаббаровага Алсу Фоатовнага Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
" Татар егете- Татар кызы- 2021" 30.10.2021
Районда узган "" Татар егете - Татар кызы- 2021" бәйгесендә гимназиябезнең югары сыйныф укучылары Галеев Айназ белән Сәгъдиева Язилә катнаштылар. Алар бу бәйгедә районыбыз мәктәпләрендә укучы иң оста, татар телен, әдәбиятын, гореф- гадәтләрен, тарихын яхшы белүче укучылар белән көч сынаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Галеев Айназ - район" Татар егете" бәйгесе җиңүчесе дип табылды һәм шәһәр этабында катнашу хокукына ия булды.
Сәгъдиева Язилә " Татар кызы" бәйгесендә II урынга лаек булды. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм яңадан -яңа уңышларга ия булуларын теләп калабыз!
-
" Юл йөрү кагыйдәләре" 30.10.2021
28.10.2021 көнне башлангыч сыныфларда " Юл йөрү кагыйдәләре" буенча тематик дәресләр узды.Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен төрле гамәли күнегүләр аша өйрәнделәр, кызыклы биремнәрне үтәп, белемнәрен ныгыттылар. Бу тема һәрвакыт актуаль. Юл йөрү кагыйдәләрен укучылар тапкырлау таблицасын белгән кебек яхшы белергә тиешләр.
"Юл йөрү кагыйдәләре"н
һәркем тиеш белергә,
Юлларда, дуслар,ярамый
Игътибарсыз йөрергә!
-
" Сөмбелә" бәйрәме 30.10.2021
"Сөмбелә" ( " сары башак" дигән сүз)- татар халкының йола бәйрәме. Ул, урып-җыю эшләре беткәч, көн белән төн тигезләшкән көнне үткәрелгән. Халык Сөмбелә бәйрәмен, шатланып, яхшы кәеф белән каршылаган. Һәр өйдә тәмле ризыклар пешергәннәр. Авыл халкы сары чәчле бер матур кызны Сөмбелә итеп киендергән һәм, аны уртага алып, биегән, җырлаган, күңел ачкан.
Октябрь аенда Гимназиябездә, сыйныфларда " Сөмбелә" бәйрәме узды, күргәзмәләр оештырылды.
Укучылар җырлап- биеп кенә түгел, үз кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, һәр сыйныфтан иң уңган, тырыш кызны - Сөмбеләне сайладылар.
-
" Алиш варислары" сафларына кабул итү 30.10.2021
29.10.2021 көнне 1 нче сыйныф укучылары " Алиш варислары" сафларына кабул ителделәр.
Бу чарада укучылар тырышып укырга, Алиш исеменә лаек булырга, язучының иҗатын өйрәнергә сүз бирделәр. Балалар үз осталыкларын да күрсәттеләр: җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, милли уеннарда катнаштылар.
Чара ахырында 11 нче сыйныф укучылары тантаналы төстә 1 нче сыныфларның күкрәкләренә " Алиш варислары" значогын кададылар. һәм барлык катнашучылар зур горурлык белән Гимназия гимнын башкарды. Бу тәрбияви чара балаларның күңелендә балачакның бер матур мизгеле булып озак сакланыр.
-
Самарадан делегация килде. 28.09.2021
Регионара хезмәттәшлек планы нигезендә 25.09.2021 Самараның Гали авылыннан укытучылар һәм тәрбиячеләрдән торган делегация гимназиягә килде.
Абдулла Алиш бюстына чәчәкләр куйганнан соң,кунаклар музейлар белән таныштылар, укытучылар белән аралаштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, гимназиянең дәрестән тыш эшчәнлеге белән таныштылар.
Түгәрәк өстәл артында җылы әңгәмәдә ике як та туган телне үстерүгә юнәлтелгән планнары белән уртаклаштылар, фикер алыштылар.
-
Марат Әхмәтов гимназия эшчәнлеге белән танышты 22.09.2021
21.09.2021 көнне гимназиягә ТР ның Дәүләт Советы депутаты, милли мәсьәләләр буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов килде.Ул Абдулла Алиш бюстына чәчәкләр куйганнан соң, бинаны карап чыкты, сыйныф бүлмәләренә кереп укучылар һәм укытучылар белән аралашты, уңышларыбыз турында сорашты, проблемаларыбыз белән кызыксынды.
21.09.2021 нашу гимназию посетил депутат Государственного Совета РТ, председатель комисии по национальным вопросам Марат Ахметов. После возложения цветов к бюсту А.Алиша, он осмотрел здание, зашел в кабинеты, где пообщался с учениками, учителями, поинтересовался нашими успехами и проблемами.
-
Бездә кунакта Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова 15.09.2021
Бүген 08.09 гимназиягә мәктәпнең эшчәнлеге, уңышлары белән танышу, проблемаларын хәл итү максатында Башкарма комитетынының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова килеп китте.
Ул барлык кабинетлар, спортзал, ашханә һ.б җәмәгать урыннарын карап, балалар, укытучылар белән аралашты, гимназиянең проблемалары белән кызыксынды, мөмкин булганча, ярдәм күрсәтербез, дип тә ышандырды.
Сегодня, 08.09.2021г. с целью ознакомления с деятельностью школы, успехами и ее проблемами, нашу гимназию посетила заместитель руководителя Исполнительного комитета по социальным вопросам Гузель Рамзилевна Сагитова.
Она осмотрел все кабинеты, спортзал, столовую и др. общественные места,пообщалась с детьми, учителями, поинтересовалась проблемами гимназии, заверила, что окажет помощь по мере возможности.
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
"Татарча диктант - 2021" 15.09.2021
10 сентябрь көнне Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә узган "Татарча диктант" @tatarchadiktant @forumtatar акциясендә "Ак калфак" @akkalfak_kazan оешмасының Казан бүлеге белән бергә укучы балалар һәм Казан кооператив институты студентлары да катнашты. Диктант 7 мәйданчыкта узды. Текстны татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары, гимназия директоры," Ак калфак"оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова укыды. Акциядә барлыгы 180 кеше катнашты.
Акциянең максаты – туган телебез белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә, аның тарихы һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәреннән алынган өзек буенча язды.
Диктантны язып бетергәч, барлык катнашучылар"Җидегән чишмә" җырын башкардылар.
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
Хәйрия ярминкәсе - 2021! 15.09.2021
Гимнаәзия укучылары “Хәйрия ярминкәсе - 2021”катнаштылар. Монда алар үз куллары һәм әти- әниләре белән бергә иҗат иткән кул эшләнмәләре тәкъдим иттеләр.
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства