Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
E-Mail: | gim2072@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
У нас учат: | 49 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Волейбол ярышлары 23.04.2022
Физкультура укытучысы Тимерханов Рөстәм Хәниф улы җитәкчелегендәге егетләр Волейбол командасы зона, район турында күпсанлы көндәшләрен җиңеп, шәһәр ярышларында катнашу хокукына ия булдылар. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
Олимпиада нәтиҗәләре 23.04.2022
Олимпиада- ул көчлеләр ярышы. Шуңа күрә аңа берөзлексез әзерләнергә, зур тырышлык, сабырлык күрсәтеп, бик күп өстәмә материал тупларга, белемне үстерергә кирәк. Укучыларыбыз бу уку елы дәвамында да төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында катнаштылар. Узган елга карагандә быел уңышларыбыз яхшырак булды. Барлыгы 20 нәтиҗәле урыныбыз бар( исемлек беркетелде).
-
" Әйдә, ШаяРТ!" бәйгесе
12.04.2022
11.04 көнне Казан лигасының " Әйдә, ШаяРТ!" бәйгесендә гимназиянең " Түбәтәй" командасы ( җитәкчесе - Гайнуллина Разилә Фәнусовна) катнашып, " Уен ачылышы" номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Прием документов в 1 класс- 1 нче сыйныфка кабул итү 31.03.2022
-
21 март -Нәүрүз бәйрәме һәм Бөтендөнья Шигърият көне 21.03.2022
21 март- Нәүрүз бәйрәме һәм Бөтендөнья Шигърият көне. Бүген балалар Нәүрүз бәйрәменең йолалары, үзенчәлекләре турында сөйләштеләр, Бөтендөнья Шигърият көне уңаеннан һәр дәрестә шигырьләр укыдылар.
-
Язучы белән очрашу 19.03.2022
16.03 көнне гимназия укучылары шагыйрә, С.Сөләйманова, А.Алиш премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе Эльмира Шщрифуллина белән очраштылар. Әдәби- музыкаль кичәдә укучылар гына түгел, язучы үзе дә шигырьләрен укыды, балаларның сорауларына җавап бирде.Чара җыр- биюләр белән үрелеп барды. Курайчылар ансамбленең чыгышы да Э.Шәрифуллинаның күңеленә хуш килде.
-
Җыр фестивале 12.03.2022
11.03.2022 көнне гимназиядә Мәдәни мирасны саклау елы кысаларында традицион " Җыр фестивале" узды. Ул быел VII тапкыр уздырылды, чара татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына багышланды. Бу чарада укучыларыбыз бөек җырчы репертуарыннан җырлар, шулак ук татар халык җырларын башкардылар. Һәр сыйныф зур әзерлек күрсәтте. Балалар халык җырларын биюләр белән җанландырып бик матур итеп башкардылар. Бу фестиваль генә түгел, чын бәйрәм булды. Һәр сыйныф Дипломнар гына түгел, ә баллы күчтәнәчләр дә алды.
-
" Алиш эзләреннән" IX Бөтенроссия фәнни- эзләнү конференциясе 26.02.2022
26.02 .2022 Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты белән берлектә “ Алиш эзләреннән” исемле IX Бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе узды.
Халыкара Туган тел атналыгында zoom аша узган конференциядә 70 артык кеше катнашты. Ә барлыгы конференциягә 400 дән артык эш кабул ителде. Укучылар үзләренең эзләнү эшләрен, әкиятләрен, шигырьләрен тәкъдим итсә, мөгаллимнәр мәгариф, тел, тәрбия темасына кагылышлы мәкаләләре, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Конференциядә КФУ ның Психология һәм мәгариф институты кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Нуриәхмәтович Хуҗиәхмәтов,Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының кафедра мөдире, филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы,шул ук институтның доценты Фаттахова Рузилә Фердавес кызы һәм өлкән мөгаллиме Һәдиева Гөлнара Васил кызы, А.Алиш премиясе лауреаты Йолдыз Шәрәпова, А.Алишның туганнары, мөгаллимнәр, укучылар катнашты.
-
"Халыклар дуслыгы" фестивале 24.02.2022
18. һәм 22.02. көнне гимназиядә Халыкара туган тел көненә багышланган "Халыклар дуслыгы" фестивале узды.Бу чарада гимназиябезнең барлык сыйныфлары да актив катнашты. Һәр сыйныф үз кабинетында берәр ил мөхитен булдырды. Укучылар үзләре күрсәтәсе илнең тарихы,гореф-гадәтләре,милли ашлары,мәдәнияте белән таныштырдылар. Бу чарада балалар гына түгел,әти-әниләр дә актив булды." Халыклар дуслыгы" фестивален ТНВ каналы төшереп китте.
-
Колыйбыз! 21.02.2022
1 нче В сыйныф укчысы Шакурова Җәмилә "Юлбарыс - ел символы" Халыкара иҗади конкурсында I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз! Иҗади уңышлар телибез.
Ученица 1В класса Шакурова Джамиля стала лауреатом I степени в Международном творческом конкурсе "Тигр - символ года". Поздравляем! Желаем творческих успехов.